Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов: «Рәшит Шамкайны авыл халкы, туганнары гына озатты»

Кичә Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат булды.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов: «Рәшит Шамкайны авыл халкы, туганнары гына озатты»
Илфат Фәйзрахманов фотолары

Рәшит Шамкай хатынының туган авылы — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнде. Аны соңгы юлга озатканда булган «Безнең гәҗит» баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән сөйләштек.

«Әле иртән генә зиратка менеп төштем. Рәшит абыйлардан ерак түгел минем әти-әни, абыйлар ята. Яшь аралаш дигәндәй, кичә зур бәйрәм булгандыр инде алар өчен, Шамкай килде, дип уйладым», — дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов. - Рәшит Шамкайны җирләргә утызлап кеше килгән иде.

Авыл халкы һәм туганнары гына озатты. Көндез, төштән соң зур булмаган авылда икәнен исәпкә алганда, кешеләр шактый иде. Нишләптер безнең авылны яратты ул. Рәшит абый авылга гел кайтып йөри торган булган. Әнием үрнәгендә әйтә алам — авыл аны үз кешесе дип уйлый иде. Телевизордан ул чыккан саен әни дә: «Ул безнең авылныкы», - дип әйтә иде.

Аны җирләргә килгән кешеләр аның турында якты хатирәләрен сөйләделәр. «Мәзәкләр сөйли-сөйли казыгыз каберне», — дип әйттем мин дә. Шамкайны алыштырырлык кеше юк дип уйлыйм. Ул чыгып кашын тарый башлауга халык көлә иде. Авылда да искә алдылар — хәсрәт вакытында да кеше көлдерә белгән ул. Баҗасы җирләнгән вакытта да хәсрәтле кешеләрнең кәефләрен күтәрә алган дип сөйләделәр. «Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел, син дә киттеңмени?» — дип сөйләнеп йөргәнен искә алдылар. Андый шәхеснең безнең авылны сайлавы горурлык та ул. Аны белмәгән кеше юк, бөтенесе дә бик яхшы итеп искә ала. Бик шәп кеше дип беләләр аны, — ди Илфат Фәйзрахманов.

Рәшит Шамкайның вафаты хакында киң җәмәгатьчелеккә, мәгълүмат чараларына Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Андый кеше шыпырт кына китәргә тиеш түгел дип уйлыйм, халык аның белән хушлашырга тиеш. Хакимият дәрәҗәсендә игътибарга алынды. Район мөхтәсибе белән район мәдәният бүлеге мөдире килде. Кызганыч, театр җитәкчелегеннән кеше юк иде, авылга театрдан бер кеше дә кайтмады. Татар эстрадасыннан аның белән эшләгән кешеләрне дә күрмәдем. Бәлки белми дә калганнардыр инде, — дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100