Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Низаг дәвам итә: Фирдүс Тямаев судта җиңсә, Элвин Грейга ике елга кадәр төрмә яный

«Интертат» агентлыгына Фирдүс Тямаевның Элвин Грейны үзенә яла ягуда гаепләве һәм аны җинаять җаваплыгына тартырга җыенуы билгеле булды.

news_top_970_100
Низаг дәвам итә: Фирдүс Тямаев судта  җиңсә, Элвин Грейга ике елга кадәр төрмә яный
"Татар-информ" архивы

Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасындагы яз көне чыккан низаг яңа борылыш алган. «Интертат» агентлыгына Фирдүс Тямаевның Элвин Грейны үзенә яла ягуда гаепләве һәм аны җинаять җаваплыгына тартырга җыенуы билгеле булды. 

Искә төшерәбез, әлеге низагның башы яз көне Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Миякә районындагы концерты өзелүдән башланды. Башта ничәмә километр юл узып килгән җырчыга концертның өзелү сәбәбен подвалны су басканга ут булмау белән аңлаттылар. Аннары җырчының маршрут кәгазе булмавы, концертның шул сәбәпле куя алмавын әйттеләр. 

Фирдүс исә, үзе подвалны шәхси тикшерүен, анда барысы да тәртиптә булуны сөйләде. Бу ялган концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган булу турында әйтте. 

Концерты өзелүен Куштауны яклап чыгуы белән аңлатты. Әмма татар җәмәгатьчелеге моның төп сәбәбен җанисәп якынлашуда күрде. «Мин — татар» дип җырлау сәбәпле, Тямаевны Башкортстанга кертергә теләмиләр, дип белдерде алар. 

Әлеге хәлләрдән соң Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе Радик Юльякшин — җырчы Элвин Грей инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте. Ул үзенең постында Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан вәзгыятькә аңлатма бирде һәм аны милләтара низаг оештыруда, Татарстандагы халыкларны бер-берсенә каршы котыртканнан соң шушы ук риторика белән Башкортстанга да үтеп керүдә гаепләде.

Бу хәлләрдән соң Фирдүс Тямаев Элвин Грейның әлеге постын үзенә яла ягу дип кабул иткән һәм Башкортстан Башлыгы ярдәмчесен гаепләп, полициягә гариза язган. Бу хакта безгә Тямаевның хокукларын яклаучы адвокат Рөстәм Гобәйдуллин сөйләде. 

«Без иң башта Элвин Грейны Фирдүс Тямаевка яла яккан өчен җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап, «Вишневский» полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Радик Юльякшинның Тямаевка атап язган постында яла ягу характерындагы җөмләләр очрый. Без аерым шуларга басым ясадык. Мәсәлән, язмасының бер өлешендә ул Фирдүснең мәдәният йорты директорына ришвәт бирүен әйтә. Ришвәт бирү — җинаять. Яки Элвин Грей Фирдүсне җинаять кылуда гаепли.  

Ләкин полиция бүлекчәсе җинаять эше кузгатудан баш тартты. Моны дәлилләрнең җитәрлек булмавы һәм сорау алу өчен Элвин Грей белән элемтәгә керә алмау белән аңлатты. 

Мин әлеге карарны судка шикаять иттем. Суд прокурор һәм бу карарны чыгарган тикшерүче катнашында узарга тиеш иде. Тикшерүче үзе судка килмәде. Прокурор әлеге карар фактлар өйрәнелмәгән килеш, законсыз рәвештә чыгарылган дигән фикергә килде һәм тикшерү өчен, яңа күрсәтмәләр өстәп, барлык материалларны полиция бүлекчәсенә кире кайтарды. Аларга ике яктан да сорау алырга кирәк булуы әйтелде. Яңа дәлилләр эзләргә куштылар. Бу эш хәзер полция бүлекчәсендә өр-яңадан тикшерелә башлаячак», — ди Рөстәм Гобәйдуллин. 

Рөстәм Гобәйдуллин әйтүенчә, Фирдүс Тямаев Элвин Грейның гаепле булуын дәлилли алган очракта, җырчыга зур күләмдәге штраф, мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный. 

Адвокаты Фирдүс Тямаевның судны оту шансы бар дип саный. «Суд процессы озакка сузылачак. Нәтиҗәсе уңай булыр дип тулы ышаныч белән әйтә алмыйм, ләкин җиңү шансы һәрвакыт бар. Шәхсән үзем бу постта җинаять составы күрәм», — диде адвокат. 

Бу ситуацияне ачыкларга теләп, Элвин Грейның администраторы Вероника белән элемтәгә кердек. Ул җырчының бернинди комментарий да бирмәчәген белдерде. 

Фирүс Тямаевка да чыга алмадык. Җырчының Германиягә, операция ясатырга китүе билгеле. Әлегә сәламәтлеге белән мәшгуль, күрәсең. 

«Интертат» әлеге теманы күзәтүен дәвам итәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100