«Аның үткәне дә, бүгенгесе дә ачы иде» — юморист Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар | intertat.tatar

«Аның үткәне дә, бүгенгесе дә ачы иде» — юморист Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар

Бүген иртән Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат булган, дигән хәбәр таралды. Күпләрнең бу яңалыкка ышанасы килмәде. Әмма юмор остасының арабыздан китүе турындагы сүз дөрес булып чыкты. Аның белән хушлашырга дип, көн үзәгендә Казандагы фатиры янына туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды.

Хәбәрне ишетүгә Рәшит абыйның Чуйков урамында урнашкан фатирына юл тоттым. Берара «хушлашу иртәгә генә була икән» дигән сүзләр таралса да, мин барып җиткәндә инде Рәшит абыйның тугры дуслары өе янында җыелыша башлаган иде. Хәбәр, күрәсең, хакимияткә барып җитмәгән яки инде барып җиткәндә соң булган — рәсми органнардан кеше күренмәде.

Шуны әйтик, Рәшит абый быел 26 майда 81 яшен тутырды. Рәшит абыйны тамашачы яратып, Шамкай дип кенә йөртә иде. Шамкай татар халкына үткен юморы һәм, әлбәттә, куе кашлары белән якын булды.

Рәшит абыйны якыннан күргән-белгән кешеләр аның турында истәлекләре белән уртаклашты.

«Әнине эзләп йөри иде»

Рәшит Шамкайның кызы Гөлнара ханым башта әңгәмәгә карышса да, соңыннан сөйләргә теләген белдерде. Әтисенең үлеме көтмәгәндә булуын әйтте ул:

— Әтине соңгы вакытта чиратлашып, Айдар (Рәшит Шамкайның улы — авт.) белән карадык. Әтинең ашарына пешереп, өен җыештырып китә идем. Айдар якында гына тора — көн дә янына кереп чыга. Кунарга ялгызы гына кала иде әти. Күрәсең, бәдрәфкә барырга дип, төнлә караватыннан торган һәм егылып төшкән. Айдар әти янына иртән килгәндә ул инде җан биргән.

Әтинең кәефе яхшы иде. Һаман театр турында уйлады. «Кайчан театрга барабыз?» — дип сораша иде. Әни ике ел ярым элек арабыздан китте. Шуннан соң әти сүлпәнәйде, борчыла башлады. Үз акылында иде, ләкин онытып җибәрә торган гадәте булды. Суфия, Суфия дип, эзләп йөри иде әнине. Әтигә башта инфаркт, аннары аритмия булды», — диде Гөлнара ханым.

Гөлнара апа белән сөйләшеп торган арада сүзгә Рәшит абыйның кодагые Наилә апа кушылды:

— Килгәч елмаеп: «И-и, килдегезмени», — дип каршы ала, якты йөз белән озатып кала иде. Кунакчыл булды. Үзе дә артист, тормышта да артист. Мәзәк сөйләмичә өйгә кайтарып җибәрми иде.

Беркайчан да сүзгә килмәдек, тату тордык. Беркайчан да тормышыннан зарланмады. Рәхмәт аңа, балалар дип тырышты — аларга фатир алып калдырды, — диде Наилә апа.

«Туганнар кебек яшәдек»

Рәшит абыйны озатырга дип күрше-күләннәре дә төшкән иде. Аларның берсе — Асия апа Абдуллина Шамкаевлар гаиләсе белән 1987 елда ук шушы йортка бергә күченгәне турында сөйләде:

— Бер подъездда тордык. Бүтән подъездлар талашып, сугышып бетә иде, ә без дус-тату булдык. Безнең подъездда гайбәт сатмадылар. Рәшит җиденче катта тора иде. Янында күршесе — Хәлим Җәләй. Урыннары җәннәттә булсын.

Суфия, мәрхүмкәем, шундый кешелекле иде. Бер-беребез белән туган кебек яшәдек, Аллага шөкер. Рәшитне балалары бик яхшы карадылар, рәхмәт аларга. Улы Айдарга: «Әтиегезне игътибардан калдырмыйсыз», — дип әйтә идем. Ул миңа: «Әти бит ул! Әтине ничек карамыйсың?» — дип җаваплады. Бик тәртипле балалар үстерделәр, — диде Асия апа.

«Аның үткәне дә, бүгенгесе дә ачы иде»

Рәшит Шамкай янына беренчеләрдән булып аның дусты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин дә килгән иде.

— «Саз» ансамблендә җырлап йөргән чакта аның җитәкчесе Рәфкать Гомәров белән Горький клубына кергән идек. Рәшит анда рәссам булып эшли. Җиңел генә итеп шаржлар ясый, кино белдерүләре яза — талантына сокландым! Шуннан соң дуслашып киттек.

Миңа «Биш татар» (Рәшит Шамкай, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Алмаз Хәмзин, Рәшит Сабиров) төркемен җитәкләргә туры килде. Мине җитәкче итеп куйдылар, чөнки артистлар арттырыбрак уйный, ә концертларны алып баручы тәртипкә салып сөйли, шуңа күрә бу рольне миңа тапшырдылар.

Затлы юмор, сатира концертлары куеп йөрдек. Халык килерме, юкмы — анысын уйламадык. Советлар Союзын иңләп-буйлап йөреп чыктык. Алар һәрвакыт: «Театрда эшләп без зур артистлар булдык, әмма безне белүчеләр күп түгел», — дип әйтәләр иде.

«Биш татар» төркеме белән телевидениегә чыктык. Шуннан безне читтә дә белә башладылар. Рәшитнең тормышын уйлаган вакытта аның тамашачы белән генә мөнәсәбәте турында түгел, ничек җәфалар чигеп үсүе турында да зур әсәр язарга була.

Шамкай турында мин бәян иҗат иттем. Әзһәр абый Шакиров аны: «Алмаз, син Рәшиткә һәйкәл куйгансың. Без бит аның кем икәнен белмәгәнбез», — дип бәяләде. Шамкай һәрчак ышанычлы кеше булды. Шамил Зиннурович (Закиров — Камал театрының элекке директоры) миңа шалтыратып, Шәрәфи белән Шамкай кайда, дип сорый иде. «Спектакль була, алар кайда икән? Халык аларны сорый!» — дип аларны алып китмәвемне үтенеп, рөхсәт сорый иде. Алар дублер калдырып, китеп баралар икән…

Алар яшьләр һәм халкыбыз өчен үзләренең гамәлләре белән зур мирас калдырдылар. Шамкайның бүгенгесе дә, үткәне дә ачы иде. Аның нәрсәгәдер үпкәсе дә булды. Минтимер Шәрипович та: «Шамкаев булмаса, Шамкай да булмас иде», — дип аның турында бик дөрес итеп әйткән.

Шамкайның мәзәкләре артында һәрвакыт сәясәт бар. Ә ул сәясәт безнең тормышны төп-төгәл чагылдырды.

«Рәшит абыйның Суфия апа артыннан китәсе килгәндер…»

Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов Рәшит Шамкайның гадәти булмаган үзенчәлекләре турында сөйләде:

— Рәшит абый белән Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда таныштым. Акыллы кешеләрне яратты. Рәшит абый татар һәм рус әдәбиятына гашыйк, бик күп китаплар укыды. Үзе ябык кеше, сүзен әйтеп бетерми иде. Эчендә нәрсә булганын беркем белмәде. Тыштан шат-көләч булса, эчендә давыллар тузарга мөмкин.

Рәшит абый зур монологлар сөйләгән кеше түгел. Ул гел кыска мәзәкләр сөйләде, татар юморында яңалыгы да шунда. Икенче үзенчәлеге — гастрольләрдә беркайчан да үз акчасына ашамады. Үзе белән сөт, ипи ала иде.

Хатыны Суфия апаның үлемен авыр кичерде, хәтта трубкасын алмый башлады. Минемчә, Рәшит абыйның Суфия апа артыннан китәсе килгәндер…

Әңгәмәләрендә ундүрт фатир алуы турында сөйли иде, чөнки Камал театрыннан дәүләт тарафыннан аңа бер фатир да бирмәгәннәр. Шуңа рәнҗеп, бөтен җыйган акчасына фатирлар алган.

Читтән килгән күпчелек студент шул фатирларында яшәп, укып бетерделәр.

«Ул халыкны яртышар сәгать үзенә каратып тота белде»

Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина Рәшит Шамкай белән бер төркемдә театр училищесында дүрт ел укыганын әйтте:

— Ул бездән алты яшькә өлкәнрәк иде. Студент булганда ук безне көлдерде, дүрт ел буе Рәшиткә карап, аның сөйләгәннәренә мөкиббән китеп йөрдек. Группабыздан дүртәү генә исән.

Талант аңа табигатьтән бирелгән. Бергә этюдлар эшләдек. Камал театры сәхнәсендә дә ул тамашачы күңелендә истә кала торган рольләр башкарды. Ул, гомумән, тамашачының яраткан артистына әверелде. Халыкны яртышар сәгать тота иде.

Кашларың калын, дип шаярта идек. «Юк, мин аларга тимим, кашлар өчен махсус тарагым бар минем», — дия иде. Рәшитне һәрчак кызыклы хәлләр белән искә төшерәбез. Урыны җәннәттә булсын.

Кичә генә кызым Айсылуның киткәненә дә ун ел булды. Айсылуны искә алмаган бер көнем дә юк. Баштарак төшкә керә иде, хәзер юк. Зиратка еш йөрим, догалар укыйм, — диде ул.

«Театрдан үзе теләп китте»

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров сүзләренчә, Рәшит Шамкай һәрвакыт үзенчә киенеп йөргән, чөнки рәссам да булган:

— Бүген безнең өчен бик зур югалту. Рәшит турында бик күп сөйләп булыр иде. Аллаһка шөкер, ул бик хөрмәтле, кадерле артист булды. Без барыбыз да аның белән горурланабыз, сөенәбез. Рольләренә рәсемнәр ясап, үзе шул кыяфәттә чыга иде. Гастрольгә чыккач, токмач баса, аш пешерә, пилмән ясый. Аш-суга шулкадәр оста! Безне чакырып сыйлый иде.

Минзәлә театрында эшләгәннән соң, ул безгә — Камал театрына сәхнә эшчесе булып эшкә керде. Декорацияләр ташый иде. Ярты ел хезмәт куйганнан соң, театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов: «Ярар, син үзеңнең кем икәнеңне күрсәттең. Актер булып эшли башла», — диде.

Рәшит театр училищесын тәмамлап, гап-гади эшче булып йөрде. Артист кешегә моннан да уңайсыз, авыр эш бармы соң?!

Ул үзенең иң матур эшләрен академия театрында (Камал театры — авт.) калдырды. Ул бәхетле артист! Тамашачы аны шулкадәр яратты, һәрчак зурлап алкышлый иде. Халыкның артистны һәрчак кызык итеп күрәсе килә, йә озын гәүдәле, йә тәбәнәк, йә үзенчәлекле йөзе булса, ул аны үзе белән тиң күрә. Рәшит — нәкъ шундый.

Шамкай «дөньяны үзгәртәм», «дөньяда ничек яшәргә кирәк» дигән фикер сөргән рольләр башкармады. Аның рольләре кыска һәм шул ук вакытта тамашачыны көлдерә, күңелен күтәрә торган иде. Шамкай матур гына эшләп, ахыр чиктә үзенең кем икәнен исбат иткәннән соң, 60 яше тулганнан соң, үзе теләп китте. Аны чыгармадылар, «сиңа китәргә кирәк», — дип әйтүче булмады.

Академия театрында һәр артистның үз язмышы. Ул шулай корылган.

Рәшитнең хатыны — Суфия дә Камал театрында эшләде. Шундый тырыш, ипле булды. Аның хатынына шакката идем. Бакчаларыбыз якында гына — Суфия иртән бакчасына килә, кичкә кадәр бертуктамый эшли иде. Ә Шамкай бер мәртәбә дә килеп карамады. «Мин б..тан көрәк булдым. Көрәк күтәреп, яңадан б.. казырга кайтасым юк», — дип әйтә иде Шамкай. Менә шундый кеше.

Кеше көлсен дип, билдән түбән юморга да төшә иде. Кашлары, йөзе, кыяфәте һәм үзенең эстетикасы да бар иде. Ул хәтта шигырьләр дә язды. Алай да, аның кире театрга кайтасы килде. Нишләтәсең, язмыш инде… Ләкин ул үз юлын тапты. Мин моңа бик сөенәм.

Кеше сиксән яшен тутырып вафат булган икән — бу зур фаҗига түгел. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, бу дөньядан матур итеп киткән дигән сүз. Әгәр дә 25-30 яки 50-60 яшь булса, күңелдә авыр йөк калыр иде. Кеше 80 яшькә җитеп, кеше төсле вафат булган икән, моннан да зур бәхет юк. Йа Рабби, урыннары оҗмахта булсын!

«Елап утырырга кирәк түгел, без бу дөньяда кунак кына»

Татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй Рәшит Шамкай белән сигез ел эшләвен әйтте:

— Рәшит абый ерак юлларга чыга алмавы турында әйтә иде. Шулай да, банкетларга, Казандагы концертларга чакыргалый идем аны. Элемтәне өзмәдек. Рәшит абыйга шалтыратмыйча торсам, миңа шигырь яздым дип, үзе шалтырата һәм: «Эшләрең каты ахры, күзәтеп торам», — дип мактый иде.

Аның янына кунакка килеп йөрдек. Кызларыма тәмле итеп коймаклар пешереп бирә, коктейльләр ясап, безне сыйлый иде. Пандемия вакытында телефоннан гына аралаштык. Шушы көннәрдә генә күрешергә кирәк дип сөйләшеп куйдык, тик булмады. Сузып йөрисе калмаган икән…

Гастрольләрдә йөргән вакытта берәр кешенең үлемен ишетеп, Рәшит абыйга сүз катам: «Якын кешене югалту барыбер авыр инде», — дим. «Юк, иртәме-соңмы, безгә барыбызга да шунда барасы. Аның өчен кайгырып, елап утырырга кирәк түгел. Без бу дөньяда кунак кына», — дип сүзне юморга бора иде.

Соңгы елларда үзен карап, дарулар эчеп торды. «Шушы даруымны эчәм дә рәтләнеп китәм», — дип әйтә иде.

Рәшит Шамкай Арча районы Түбән Оры авылында җирләнде

Рәшит Шамкай хатынының туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнде. Рәшит Шамкайны җеназасында журналист Илфат Фәйзрахманов та катнашкан. Ул безгә Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин белән әңгәмәсен җибәрде:

— Рәшит абыйны соңгы юлга озаттык. Без аны карап үстек. Рәшит аганы белмәүче кеше юктыр. Ул үзенең нечкә юморы аша халыкка дөреслекне җиткерергә теләгәндер. Аның җеназасында катнашу безнең өчен дә дәрәҗә, — диде хәзрәт.

Рәшит Шамкайның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.