Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Карамиева: «Мәхшәр башланды, халык билетларны кире тапшыра»

«Япсагыз, ябыгыз бөтен өлкәне дә. Ачсагыз, ачыгыз барыбызны да», — дигән Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры.

news_top_970_100
Гүзәл Карамиева: «Мәхшәр башланды, халык билетларны кире тапшыра»
https://www.instagram.com/guzelkaramieva/

Илсөя Бәдретдинованың Сарман һәм Җәлилдә октябрь аенда буласы концертлары ноябрьгә, Азнакайның ноябрь концертлары декабрьгә, Түбән Кама һәм Чаллының ноябрь концертлары бөтенләй март аена күчерелгән. Бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева хәбәр итә. Шулай ук коронавируска бәйле чикләүләрнең көн саен үзгәреп торуы сәбәпле, артистларның һәм тамашачының нинди кыенлыкларга дучар булуы турында язган.

«Бу закон чыгаручыларның артыннан гел җитешеп булмый. Билетларны сатуга чыгарганда залга 70% халыкны кертергә ярый иде. Инде билетлар сатылып бетте дигәндә, яңа закон — залга 50% кына кеше кертергә ярый, 70% утыртасың килсә, QR- код белән генә кертергә куштылар. Менә китте мәхшәр, халык билетларны кире тапшыра башлады. Кассирлар ул көннәрдә нишләп беткәннәрдер. Тамашачы турында сүз дә юк, билет алырга дип бер килә һәм концерт карый алмыйча билетын алып кайтып китәргә мәҗбүр.

Инде ярар, монысына да риза булып, 70% тан заллар 50% калды. Хәзер тагын яңалык. Логдаун дигән нәрсә чыгарып, концертларны күчерергә мәҗбүрбез. 4000 мең тамашачыга билет сатылган, кай тарафлардан гына килмиләр. Кеше бит билетны көнен җайлап, ял көненә туры китереп ала. Аңлар идем мин бу чикләүләр берәр файда китерсә? Концертлар тыелган вакытта да авыручылар саны кимемәде. Чөнки барлык сәүдә үзәкләре, метролар, автобуслар, аэропортлар эшләвен дәвам итте. Халык ничек авырды, шулай авырды. Бүгенге көндә дә аэропортлар эшләп тора. Бу әкият кебек билләһи, почтада өч хезмәткәр утыра, коридорда өелгән халык, ә эчкә берәр генә кеше кертәләр. Метро, автобусларда кеше өстендә кеше.

Моның белән генә бетмәде, хәзер тагын яңалык. 15 ноябрьдән залларга тамашачы QR-код белән генә керергә тиеш. Аңлыйм мин, чире дә бар, югалтулар да күп. Тик бер генә теләк — япсагыз, ябыгыз бөтен өлкәне дә. Ачсагыз, ачыгыз барыбызны да. Яки утыртып аңлатыгыз, нигә ул вирус концертларда гына күчә дип уйлыйсыз?» — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100