Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар Куштау шиханын яклаучыларга кушылдылар

«Башкортстан, рухи яктан булса да, без сезнең белән», - ди алар.

news_top_970_100
Җырчылар Куштау шиханын яклаучыларга кушылдылар
Гөлназ Асаеваның инстаграм сәхифәсеннән

Җырчылар Башкортстанның Куштау шиханын яклаучыларга кушылдылар.

Иң беренчеләрдән булып, үзенең инстабитенә Айдар Галимов шиханнар турындагы «Не взрывай» клибын куйган иде.

Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Асаева, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Әбри Хәбриевлар да инстаграм сәхифәләрендә #Куштауяшә хештэгы белән махсус постлар урнаштырганнар.

Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән тау фонындагы фотоларын куеп: «Куштау, яшә! Башкортстан, без бергә! Киләчәк буыныбызга, балаларыбызга калдырырлык Аллаһы Тәгалә биргән бу табигать байлыгын бергәләп саклыйк, дуслар!» — дип язган. 



 Илсөя Бәдретдинова үзенең сәяәсәткә артык катышмаска тырышуы, ләкин бу очракта әйтмичә кала алмавы турында белдерә. «Бу очрак күңелгә тиде. Һәр иртәне директка башкорт туганнардан ярдәм сораган йөзләгән хат килә. Без бик сабыр халык. Ахырга кадәр сабыр итәргә өйрәнгән. Ләкин һәр нәрсәнең азагы була. Үзебез адым саен: „Экология начар, суларга һава калмады“, — дип зарланабыз. Ярар бүген… Ә киләчәктә балаларыбызга ни калыр? Тынычланып уйланыйк әле, зинһар!» — ди ул. 

Фирдүс Тямаев та табигать һәйкәлен саклап калу яклы. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Башкортостан-без сезнен белэн! Куштау-яшэргэ тиеш! Гадэттэ мин бик эйтэсем килгэндэ дэ сэясэткэ кысылмаска тырышам! Лэкин бу очрак кунелгэ тиде. Хэр иртэ директка, башкорт туганнардан, йозлэгэн, ярдэм сораган хатлар килэ. Без бик сабыр халык! Ахырга кадэр сабыр итэргэ ойрэнгэн! Лэкин хэр нэрсэнен азагы була! Узебез адым саен , "экология начар, суларга хава да калмады,-дип зарланабыз. Ярар буген...Э килэчэктэ балаларыбызга ни калыр? Тынычланып уйлыйк эле , зинхар!

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

«Башкортстан, без сезнең белән. Яшә, Куштау. Хөрмәтле дуслар! Ничә көннәр бу хәлләргә йөрәгем әрни. Мин ышанам, Аллаһы Тәгалә биргән бу Куштау байлыгына тимәсләр. Бу тауда күпме тарихи байлык, күпме сер, Башкортстанның йөрәге. Без — яшь буын, безнең кулда — киләчәк», — дип яза җырчы. 

Әбри Хәбриев табигатьнең үзенә зыян салганны яратмавы, иртәме-соңмы җавап кайтарачагы турында кисәтә. 

«Мин дә бу вакыйгадан читтә кала алмадым. Йөрәк әрни. Нинди заманда яшибез! Башкортстан, без бергә! Без бирешә торганнардан түгел! Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз! Халык, рәхмэт сезгә! Артистлар, сез кайда барыгыз да?» — дип башка җырчыларны да үзләренә кушылырга өнди Гөлназ Асаева.  

Әлеге постлар астында, кыюлыкларын җыеп берләшкән җырчыларга карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган, күп санлы комментарийлар күрергә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100