Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәлилә продюсер Рифат Фәттаховка 500 мең түләргә тиеш, чиратта - 1 млн сумлык дәгъва

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховның Зәлилә тәхәллүсе белән танылган яшь җырчы Рузилә Бәдретдинованы судка биргәнлеге билгеле булды. Ләкин Рузилә Бәдретдинова суд буласын белмәве, суд турында хат-хәбәр алмавын әйтә. «Интертат» Рифат Фәттахов һәм Рузилә Бәдретдинова белән аралашты.

news_top_970_100
Зәлилә продюсер Рифат Фәттаховка 500 мең түләргә тиеш, чиратта - 1 млн сумлык дәгъва
Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин/архив

Рузилә Бәдретдинова җиде ай элек «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә (2 апрель, 2021 ел) продюсеры Рифат Фәттаховка дәгъвалары хакында әйткән иде. Шул вакытта ук Рифат Фәттаховның судка бирү ихтималы турында да билгеле булган иде.

Яшь җырчы Ваһапов фондында эшлиме әле? Килешү үз көчендәме? Суд нинди карар чыгарган һәм ул булганмы? Болар хакында Рифат Фәттахов һәм Рузилә Бәдретдинованың үзләреннән сораштык.

Рифат Фәттахов: «Ул суд карарларын, суд утырышларын санга сукмаска маташа бугай»

«Татар-информ» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина продюсер Рифат Фәттаховка комментарий сорап шалтыраткач, ул «Шәһри Казан» газетасына биргән шәрехләмәсеннән кала өстәп сүз әйтмәде. Продюсер журналистка «Шәһри Казан»га комментарий бирдем. Сезгә шул сөйләгәннәргә өстәп берни дә әйтә алмыйм. Хушыгыз», — диде. Продюсерның «Шәһри Казан» газетасына биргән шәрехләмәсен тәкъдим итәбез:

— Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгъвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу — килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш.

Дөрес, ул суд карарларын, суд утырышларын санга сукмаска маташа бугай. Хәер, бу инде безнең проблема түгел. Суд карары булды, ул үз көченә керде. Хәзер бу эш белән суд приставлары шөгыльләнәчәк.

Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме — 1 млн. сум. Юристларыбыз бу эшне дә җиңәрбез дип ышандыра», — дип сөйләгән Рифат Фәттахов.

Рузилә Бәдретдинованың ни өчен судка килмәвен, низагка ноктаның кую-куелмавын һәм аның иҗади планнары белән кызыксындык.

«Продюсер минем кайда яшәгәнне белә торып, хатны ике җиргә дә җибәрергә тиеш иде»

— Рузилә, Рифат Фәттахов сине судка биргәне турында «Шәһри Казан» газетасына биргән шәрехләмәсендә әйткән. Син суд булачагы турында кайчан, ничек белдең?

— Иртән институтка укырга барырга чыгар алдыннан таныш булмаган бер номер шалтыратты. Журналист кыз үзен «Интертат»тан, Гөлназ Хәбибуллина дип таныштырды. Ул миңа «Шәһри Казан»да чыккан язманы укыганын әйтте. Нинди язма икән дип аптырап калдым. Анда Рифат Фәттахов исеменнән: «Суд карары буенча Зәлилә продюсерлык килешүен бозган өчен 500 мең сум штраф түләргә тиеш», — диелгән һәм тагын бер миллион сумга судка бирелгәне турында язылган, имеш…

Мин бу штраф, суд турында шул журналист сүзләреннән генә белдем. Шундыйрак хәл булырга мөмкинлеген чамалаган идем, әмма суд миннән башка гына узар дип күз алдына да китермәдем. Шул материал чыкканнан соң да миннән «син белгәнсеңдер» дип сораша башладылар. Юк, мин бөтенләй бер нәрсә дә белмәдем, судка чакырулар алмадым. Мөгаен, Рифат Әхмәт улына минем ул  судта булуым кирәкмәгәндер, югыйсә хәбәр итәр иде…

— Син хәзер Казанда укыгач, бәлки хат синең рәсми теркәлгән адресыңа — Сарманга килгәндер. Берәрсеннән сорамадыңмы?

— Беләсезме, кеше пропискада Краснодарда торырга, ә хәзер Казанда яшәргә мөмкин. Бу очракта хатны рәсми теркәлү урынына һәм хәзерге яшәү урынына җибәрәләр. Рифат Әхмәтович минем Мәдәният институтында укыганны, институтның тулай торагында яшәгәнне белә. Репетицияләргә, концертларга чакырганда шунда мөрәҗәгать итә иде бит. Ник бу юлы шулай эшләмәгән? Аннан соң, бу дөньяда телефон ише нәрсә дә бар — үзе минем белән аралашырга теләмәсә, сәркатибенә шалтыратырга да була иде.

— Төрле очрак була ала бит. Ул судка бирдем дип әйтә икән, димәк, ул хат каядыр килгән булырга тиеш. Хатлар арасында югалып калмады микән соң?

— Мин пропискада Сарманда теркәлгән. Минем машинам да, ай саен кайтып йөрерлек акчам да юк — үз көнемне үзем күреп, очын-очка ялгап укыйм һәм яшим, ярдәм итәр кешем юк. Әни — укытучы һәм энем белән мине ялгызы үстерде, әтидән бер ярдәм күрмәдек тә, күрмибез дә. Шуңа күрә, Сарманга, минем исемгә ниндидер заказлы хатлар килсә дә, аларны мин белмим, әнием дә, энем дә почтадан ала алмый — үземнең булуым кирәк. Әлегә алар бу хәлләрне белмәде, мин әнине борчырга теләмичә хатлар хакында сорашмадым.

— Хәзергә кадәр дә сорашмадыңмы, хат килмәгәнме?

— Рифат Әхмәтович шәрехләмәсендә хәзер бу эш белән суд приставлары шөгыльләнәчәге турында әйткән. Димәк, якын арада Сармандагы адресым буенча килерләр һәм әнием белер. Аңа авыр булмасын өчен бүген үзем аңлатырмын инде. Әлегә нинди сүзләр белән әйтә алачагымны гына уйлап бетермәдем. Чөнки ярты миллион сум акча безнең гаилә өчен күз алдына да китерә алмаслык зур сумма…

— Суд буласын белгән булсаң, судка барыр идеңме?

— Барыр идем. Кем белә, бәлки суд бөтенләй башкача хәл иткән булыр иде. Судта ике кеше дә тигез хокукта булырга тиеш. Бер яклы гына узган судны мин аңламыйм. Әлбәттә, үзем булмагач, Рифат Әхмәтович миңа карата булган бар ачуын чыгарып, судьяны ышандыра ала. Китүемнең сәбәпләрен аңлатып дәлилләр китерергә мин үзем юк бит…

— Синең белән әңгәмә «Интертат»та быел икенче апрельдә чыккан булган. Шул вакыт аралыгында Рифат Фәттахов белән аралашканыгыз булдымы? Элемтәгә кермәдегезме?

— Рифат Әхмәтович Гөлсирин Абдуллина аша мине берничә тапкыр репетициягә чакырды. Мин, бара алмавымның сәбәпләрен аңлатып, хатлар юлладым. Миңа шәхсән үзенең язганы да, шалтыратканы да булмады. Аннан соң, мин бүгенге көнгә кадәр Рифат Фәттаховта да, кызы Айбикәдә дә ватсаппта «кара исемлек»тә торам…

Рифат Әхмәтович күптән түгел үзен кеше аркылы белдертте. Быел Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальдә «Галигә барам әле» җырымны башкарган идем — лауреат булдым. Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзаловага Ваһапов фондының аранжировкасын кулланганмын дип шалтыратканнар. Әйе, ул элекке аранжировкага охшаш, чөнки мин аны Илмир Әзһәмов белән бергәләп үзем эшләдем.

Яңасын да аның белән ясадык, тик анда бик күп үзгәрешләр бар. Баян яңадан яздырылды, ритм башка, җыр ахырында тагын бер куплет өстәттердем, акчасын үзем түләдем — 18 мең сумга төште. Барлык чекларны күрсәтә алам. Ул бөтенләй яңа аранжировка.

— Суд була калса, синең яклый торган кешең бармы соң?

— Була калса, яклый торган кеше турында уйлаячакмын инде. Ә әлегә яңадан бернинди хат-хәбәр килмәде… Бу уңайдан мин Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткәндә министр Ирада Хафизҗан кызы: «Ярар, чыгу юлын карарбыз, ләкин син миңа ышанып бетмә», — дип әйтте. Министрлыкның матбугат хезмәте вәкиле Айрат Фәйзрахманов та контрактка карата сораулар барлыгын әйткән иде… Мине шунысы кызыксындыра: ничек судта ике як та булмыйча карар чыгарганнар икән? Мондый суд дөрес була аламы?

«Мин үз сүземне әйткәнгә күрә шундый хәл булгандыр»

— Социаль челтәрләрдә синең әлеге вәзгыятькә кагылышлы төрле комментарийлар укыдым. Син дә укыгансыңдыр. Нәрсә әйтә аласың?

— Комментарийларны күрдем. Рифат Әхмәтович зур фикер иясе, абруйлы кеше санала. Ә мин институтта укый торган студент, дөньяны яңа күрә башлаган кеше, Казанда берүзем яшим, беркемем дә юк — үз мәнфәгатьләремне үземә якларга туры килә. Мин үз сүземне әйткәнгә, яшәү өчен хезмәт хакы сораганга күрә шундый хәл булгандыр дип уйлыйм. Бөтенебезнең дә үз дөреслеге бар…

Рифат Әхмәтович белән мин килешү генә төзедем. Җыелышларда ике айга 3-4 тапкыр күргәнмендер үзен. Ә болай ул минем белән утырып җыр эшләде дип әйтә алмыйм. Мин аның кызы — Айбикә Фәттахова белән эшләдем. Ике елга ике клип һәм концерт вакытында ике сәхнә язмасы төшерделәр. Бу эшләр белән йолдыз кабызып буламы? Ике елга 60 мең сум белән яшәп буламы? Ә башка эшкә урнашырга ярамый — контракт рөхсәт итми.

Без барыбыз да Россия Федерациясе гражданнары һәм Конституция биргән хокукларыбыз бар. Ә минем контракт коллык кебек иде. Тарихны искә төшерсәк, 1861 елның 19 февралендә Россиядә крепостнойлыкны бетерү турында закон чыга. Аңа кадәр крестьяннар хуҗаларыныкы санала. Бу закон буенча, крестьян җиреннән китәсе булса, хуҗасына байтак акча түләргә тиеш була. Минем контрактта да, җырчы китәсе килсә, 5 миллион сум түләргә тиешлеге язылган.

Крестьян беркайчан да үзен сатып ала алмый торган дәрәҗәдә калган. Минем дә шундый ук хәл. Контрактны җырчы өзә алмый, продюсер гына өзә ала. Бу да минем хокукларымны бозу түгелме соң?

— Ләкин контрактка син үзең теләп кул куйгансың бит…

— Контрактка кул куйганда миңа 18 яшь тулган гына иде әле. Рифат Әхмәтович миңа бик күп вәгъдәләр бирде, йолдыз ясаячагын әйтте. Менә шулай сөйләде-сөйләде дә, контрактка кул куйгач, мине кешегә дә санамый башладылар…

Казанга килдем — ни яшәр урын бирмиләр, ни хезмәт хакы түләмиләр, ә контрактны үтәүне таләп итәләр. Мин продюсердан ялынып-ялварып фатир ялларга акча сорадым. Ә ул беләсезме ни диде? «Син бездә эшләмисең, контракт шартларын гына үтисең, ничек яшәвең мине кызыксындырмый» Бик ялваргач, гариза яздырып фатирның ярты хакын түләргә булды. Әлбәттә, ул акча минем чыгышлардан кергән керемнәремнән тотып калды.

Гомумән, контракт буенча минем бөтен чыгымнарым үземнән тотылырга тиеш иде… Шуңа өстәп, контрактта минем конституцион хокукларым да бозылган. Кияүгә чыга алмау, бала таба алмау… Бу бөтенләй бернинди законнарга сыймый торган пункт. Кеше авырга узса, аборт ясарга тиеш буламы? Бу башка сыймый…

«Мин, ниһаять, иреклекне тоя башладым!»

— Инстаграмда Зәлилә дигән битең дә калган. Анда яңа постлар юк. Хәзер син Рузилә Бәдретдинова дигән биттән утырасың дип беләм. Яңа битең аркылы үзеңнең чын йөзеңне күрсәтәсең килдеме?

— Яңа битем дигәне өч ел элек үк бар иде. Ул шәхси блог кына иде. Контрактка кул куйганнан соң, үз битемне алып бару тыелды, ә Зәлилә псевдонимы һәм инстаграм сәхифәсе — продюсерныкы. Мин аларны үзләренә калдырдым. Гомумән, Зәлилә псевдонимы булачагын мин контрактка кул куйганда белми идем әле. Белгән булсам, аны имзаламый идем. Рифат Фәттахов миңа бу хакта килешү төзелеп беткәч кенә әйтте һәм инде соң иде.

Миңа Зәлилә дигән тәхәллүс кирәкми. Ул продюсер тапкан исем. Аныкы анда калсын… Ә Рузилә Бәдретдинова битендә институт тормышы, җырлар яздыру, иҗат турында видео һәм фотолар бар. Мин хәзер яңа иҗат юлын башлап киләм. Бәләкәй-бәләкәй адымнар белән үз юлым белән алга барачакмын.

Яшәр өчен дә акча кирәк. Һәр эшләгән акчамны тиенен-тиенгә саныйм, яңа җырлар яздырам. Тагын бер җыр яздырдым әле, тиздән чыгачак, Аллаһы боерса… Мин, ниһаять, иреклекне тоя башладым! Ә бит рәхәт икән! Иҗатта минем үз вакытым килеп җитәр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, укытучым Винера Әхәтовна Ганиева миңа зур өметләр баглый. Салават Зәкиевич та: «Сиңа кемгәдер ияреп йөрергә түгел, үз юлыңнан барырга кирәк», — диде… Институтта тагын ике ел укыйсым бар әле. Кем белгән, бәлки, магистратура, аспирантурасы да булыр…

«Салават абый: „Курыкма, җырла!“ — диде»

— Быел сине тамашачы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның август аендагы концертларында күрде. Син аның җыр театрына эшкә кердеңме?

— Әйе. Язмышта шулай язылган булган, күрәсең. 2018 елда Алабуга Мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыганда Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальдә катнашкан идем. Салават абый ул вакытта жюрида утырды. Мине күреп алып үз театрына эшләргә чакырды. «Мин көллиятнең беренче курсын гына тәмамладым, тагын өч ел укыйсы бар әле», — дидем.

Биш ел үтте — Салават абый үзе мине эзләп тапты. Хәзер аның театрында эшлим… Продюсер Рифат Фәттаховның кызы Айбикәне дә Камал театрындагы концертта күрдем. Үз исемем, үз күлмәкләрем, җырларым белән чыгыш ясадым — сүз әйтә алмыйлар. Әмма бу концертлар өчен мине тагын бер миллион сумга судка биргәннәр дип ишеттерделәр. Монысының ни өчен икәнен аңламыйм…

— Аның белән якыннан күрешмәдегезме?

— Юк. Мин Айбикәне сәхнә артында күрмәдем — залда утыра иде. Салават абыйга бу хакта әйттем, ул шәрехләмәде: «Курыкма, җырла!» — диде. Ул минем элекке продюсерымнан китеп баруымны белә, мин аңа барысын әйттем.

Салават абый бик үзенчәлекле, уникаль кеше — кемнең кем икәнен белә. Шуңа күрә Салават абыйга ышанам — ул мине ярдәменнән ташламас, киңәшләрен биреп торыр…

— Винера Ганиевада укыйсың, Салават Фәтхетдиновта эшлисең. Һәркемгә дә мондый бәхет тәтемидер ул…

— Бу яктан мин бәхетле. Алар икесе дә легендар шәхесләр, икесе дә профессор. Икесе дә миңа карата яхшы мөнәсәбәттә. Студент буларак миңа бәхет елмайды. Янымда андый кешеләр булганда миңа куркыныч түгел.

— Шулай да, син Салават Зәкиевичта эшләсәң дә, Рифат Фәттахов килешүнең бүгенгәчә үз көчендә булуын әйткән. Моны ничек аңлатырсың?

— Килешү ун елга төзелгән. Әмма мантыйк ягыннан уйлап карыйк әле. Килешүне продюсер төзегән һәм ул миңа минем белән эшләргә теләмәве, финанслауны туктатуы турында әйткән иде. Аның бу сүзләре минем телефонымда яздырылган, тыңлата алам. Эшлисе килми икән, димәк, килешүне туктатырга тиеш. Үзе үк: «Эшлисе килми», — дигәч, ник мин аңа акча түләргә тиеш?

Аның алдында бурычларым юк — ул әле пандемия алдыннан ук минем бөтен чыгымнарны каплап бетерүем һәм табышка чыгуым хакында белдерде. Шул сүзләреннән соң миңа яңа җыр алынмады, яңа фонограмма эшләнмәде, клип төшерелмәде. Хәтта хезмәт хакы да түләнмәде — ике елга 60 мең сум акча бирде. Димәк, минем өчен чыгымы булмады, ә ниндидер акча түләргә тиешмен! Монда мантыйк юк. Килешүне Рифат Әхмәтович үз теле белән әйтеп өзде.

Моннан соң миңа бит яшәргә, эшләргә кирәк. Башка җиргә урнашу, мөнәсәбәтләребезне законлы өзү өчен мин аңа килешүне өзү хакында хатлар юлладым, ул аларны укыды. Шуңа күрә, минем китү теләгемне «матбугаттан белдем» диюен дә аңлап бетермим…

— Инде нишләргә уйлыйсың?

— Яшәвемне дәвам итәм. Бу дөнья Рифат Фәттаховтан гына тормый бит әле — янымда яхшы кешеләр дә күп. Аллаһы Тәгалә язмышыма ни язган булса, шулай булыр…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100