Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк»

Руслан Кираметдинов, гаиләсендә булган хәлләрдән соң, «Интертат» аша халыкка «дөреслекне» сөйләргә булды.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк»
Александр Эшкинин

Ильмира Нәгыймова инстаграмга ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында пост урнаштырган иде. Баксаң, татар эстрадасында үз урынын тапкан, икесенең дә яраткан тамашачылары булган, алма кебек ике бала үстерүче Кираметдиновлар сәхнәдә һәм виртуаль дөнья эчендә генә үрнәк гаилә булып күренә икән. 

Ильмира аерылышу кебек җитди адымга баруының сәбәпләрен сторисларында күрсәтте. Иҗади парның меңләгән язылучысы һәм тамашачысы кичәге видеоларда Руслан Кираметдиновны танымагандыр. Ильмира интернет челтәренә ире сукканнан соң калган күгәргән эзләрне, аның исерек килеш машинада йөрүен, үзенә карата бик начар сүзләр әйтеп сүгенгән видеоларны куйды. Аерылышырга гариза биреп тә, Русланның ризалыгын ала алмавы, күпме чакырып, судларга килмәве турында сөйләде. 

Руслан исә әлеге фактларны кире какты. Әмма Русланның: «Хатынымның инстаграмын хейтерлар «урлаган», — дигән сүзләре чын булмаган. «Дөресен сөйләргә» батырчылык итеп, Руслан Кираметдинов безгә бүген үзе шалтыратты. 

Руслан, нигә кичә үк дөресен сөйләмәдегез? Хейтерлар турындагы әкият нигә кирәк иде? 

Мин ахырга кадәр Ильмираны әлеге сторисларын, шушы ялганны бетереп ташлар дип өметләндем. Инде бүген минем дә сабырлыгым бетте. Хәзер мин дөресен сөйләргә риза. 

Бу тавыш нәрсәдән башланды соң? Менә Ильмира үзенең инде ун ел түзеп яшәве турында язган. Мин ул сүзләрне бөтенләй аңламадым. Барысы да халык күз алдында бит. Без гел бергә булдык, концертлар эшләнде, ике балабыз бар. 

Әмма Ильмира соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Ул үзен бик горур тота башлады. Кемнәр беләндер языша, ул смсларны миңа күрсәтми, телефонын качырып куя. Минем, шәхсән, бөтен социаль челтәрләрем ачык. Хатыным минем бөтен парольләремне дә белә. Менә әле берничә сәгать элек кенә ул минем инстаграм сәхифәсенең паролен алыштырган. Мин хәзер инстаграм аша халыкка бернәрсә дә аңлата алмыйм. Шуның өчен сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. 

Хатынының кача-поса читләр белән язышуы кайсы ир-атка ошар иде икән? Әлбәттә, минем дә башыма төрле начар нәрсәләр килде. Бәлки кеме дә булса бардыр дип уйладым. Хәтта иртәнге биштә дә аңа «матурым» дип язылган смслар килә иде. Мин бит сукыр түгел, аларны күрә идем. Шулар барысы да күңелемә җыелды.

Ильмира соңгы вакытта гел Мәскәүгә чыгып китә. Анда ниндидер иптәш кызлары да барлыкка килде. Соңгы клибын да ул Мәскәүдә төшерде. Ышанасызмы, мин аның ул клипны төшерергә җыенуы турында белмәдем дә. Самарадан кайтып төшкән генә идем, нәрсәләрдер сөйләп, мине майлады-җайлады да, кайдыр барам дигән булып, чыгып китте. Самолетка утыргач кына миңа: «Матурым, мин Мәскәүгә киттем. Башта банкетта чыгыш ясыйм, кабат миңа клип төшереп бирергә вәгъдә иттеләр. Ачуланма, зинһар өчен, ышан миңа», — дип смс язды. 

Ул әлеге клипны төшерергә күпме әзерләнгән, күпме режиссер белән эшләгән. Ә мин болар турында бернәрсә дә белмәдем. Зур тавыш беренче тапкыр шул сәбәпле чыгып алган иде. 

Ә бу гауга алдыннан ул тагын Мәскәүгә китте. Дискотека һәм банкетта чыгыш ясарга тиеш иде. Мин аны үзем озатып калдым әле. Гадәттәгечә, кочаклашып- үбешеп саубуллаштык та, Чаллыга кайтып киттем. Кич белән мин аңа шалтыратам, ә ул трубканы алмый. Кайчан шалтыратсам да, телефоныңны ал, нәрсә булмас дип әйткәнем бар минем аңа. Ачуым чыкты инде….

Эчкән килеш, сүгенеп машинада йөрүегезне ничек аңлатасыз?

Мин ул көнне рульдә үзем түгел идем. Дус малай йөртте, мин кырыйда утырып бардым. Әйе, ачу чыкты, сүз дә юк, азрак салдым. Чынлап торып түзәрлегем калмаган иде ул көнне. Әмма кем белгән соң аның гаиләдәге шушы шәхси мөнәсәбәтләрне интернетка чыгарасын!

Эчү белән күптән мавыгасызмы? 

Бөтен кешеләр кебек кенә эчәм мин. Как обычно.

«Как обычно» ничек була ул? 

Ильмира мине анда ун ел буе эчеп йөргән кеше итеп чыгарган. Минем әйләнә-тирәмдә күпме якын дусларым бар. Алар барысы да белә дөреслекне. Мин шулай даими эчеп йөри торган кешегә ошаганмы? Сезнең бит мине күргәнегез бар. 

Аннан, ул эчмиме? Ул да эчә иптәш кызлары белән. Ачуым бер килмәгәе, лыкынып кайтып кергәне дә бар. Ләкин мин бит инстаграмга андый әйберләрне чыгарып куймыйм. 

Ильмираның тәнендәге күгәргән урыннар каян барлыкка килде? 

Минем Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк. Бу синяклар ул миңа сукканда, мин аның кулларын тотып, сакланырга тырышканда килеп чыкты. 

Ильмира сезгә кул күтәрә дип әйтәсегез киләме? 

Аны бөтен кеше белә бит инде. Башка суга күрмәсен дип, кулын тотасың бит кешенең. Аның тәне дә бик йомшак, аз гына катырак тотсаң да күгәреп чыга. 

Бөтен безнең бергә эшләгән кешеләр дә, әниләр дә аның миңа карата мөнәсәбәтен беләләр. Кичә әни дә килгән иде аның янына, ә ул ул ишекне ачмаган. Балалар ишек төбенә басып: «Әби керсен», — дип елап торганнар… 

Нигә сез аерылышасы килгән кешегә ризалык бирмисез соң? Ильмира бит инде бер ел элек гариза биргән булган. 

Менә анысы турында аерым сөйлим. Хатыныма нумеролог сезнең өйләнешү датагыз начар дата дип әйткән. Шул датада өйләнешкәнгә күрә сезнең мәнәсәбәтләрегез катлаулы дигән. «Син менә шуңа ышанасыңмы? Күпме документларны яңадан ясарга кирәк булачак, син нәрсә инде!» — дип әйттем мин аңа.

Шуңа күрә генә аерылышырга гариза бирдек дип әйтәсегез киләме? 

Ул бирде, мин түгел. 

Сезнең аерылышасыгыз килми булып чыга? 

Ә нәрсәгә аерылышырга безгә?

Ильмираның сезнең белән яшисе килми бит.

Аерылышасы килә икән, аерылыша инде. Мин нәрсә эшләтим. Шушы хәлләргә кадәр барып җиткәч, хәзер бернәрсә дә эшли алмыйм.

Ильмирага янауларыгыз дөресме?

Болай гына, шаяртып кына әйткәнем бар. 

Үтерәм дипме?

Юк инде, сез нәрсә, андый әйберләр әйткәнем юк. Башыгызга китерегез, ничек мин аңа шулай дип әйтә алыйм. 

Үзе шундый начар адымнарга бара башлагач, мин аны көнләшә башладым инде. Элек, гомумән, көнләшми идем мин.

Менә Ильмира мине акча эшләми, өйгә бер тиен дә алып кайтканы юк дип әйтә. Бу чын әкият. Без бөтен әйберне икебез бергә булдырдык. Концертлар белән йөреп, банкетларда чыгышлар ясап акча эшләдек. Аның да, минем дә банкетлар аерым була иде.  

Барыбер аның ягыннан дөрес булмады бу әйберләрне халыкка чыгаруы. Ул бит утырып, әйбәт итеп сөйләшми дә. Мин аның янына аңлашырга дип киләм, ул сугышырга, талашырга ыргыла. Минем бер сүземне дә ишетәсе килми. Бәлки безгә аерым торып карарга кирәктер…

Сез әле һаман бергә торасызмыни? 

Хәзер юк инде. Моңа кадәр бергә идек. 

Видеодагы сүзләрдән колаклар үрә тора. Хатыныгыздан гафу үтенәсегез килмиме? 

Бәлкем. Әмма аның да гаебе зурдан бит. Аллам сакласын, дөньяда нинди генә хәлләр булмый. Ирен алдап, качып йөргәнгә әйтелгән сүзләр алар. Гел элемтәдә булырга кирәк дип саныйм мин үзем. Мин үзем ул иртәнге 3-4 тә шалтыратса да трубканы алам.

Алга таба нишләргә җыенасыз? 

Минем түзәрлегем калмады инде хәзер бу хәлләргә. Мин сезгә бүген бөтен дөреслекне сөйләдем. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, бу башка сыймаслык әйбер булды. Шулай язгандыр инде…

Мин гаиләнең бөтенлеге өчен бөтен нәрсәне эшләдем дип саныйм. Мәрхүм Шәфәгать абый белән төннәрен концертлар оештырып, гаилә өчен дип чаптым. Хәзер барысы да Аллаһы кулында. Аңлый икән, мин аны кабул итәчәкмен. Чөнки мин гаилә кешесе, балаларымны читләргә бирергә җыенмыйм.

Мин аны яратам һәм яратачакмын да. Бәлки шулай тавышланыр да, вакыт үткәч, тынычланыр.

Балаларыбыз кызганыч. Ул бит өйдә ашарга да пешерми, мин пешерәм. Рәхмәте шушы булды инде. Кешегә яхшылык эшләмә, явызлык белән кире кайтарыр дип тикмәгә әйтмәгәннәр.

Улыбыз ябыгып бетте. Балаларны карамый. «Өйдә генә утыр, үзем эшлим», — дим мин аңа. Юк, аңа инстаграм мөһимрәк, имеш реклама белән акча эшли. Мин өйгә кайтам, ә ашарга пешмәгән, балалар ач утыра.

Сүз дә юк, авыр вакытларыбыз да булды. Фатир ала алмыйча, әниләрдә тордык. Минем проблемаларым булгач, ипотека ала алмый идем, хатыным исеменә алып, бергә түләдек һәм түлибез. Машина алдык, мин әҗәтләргә кердем. Ярар инде, әлхәмдүлилләәһи, түләнде. Тагын нәрсә кирәк соң? 

Аңлар барысын да, Аллаһы Боерса. Иң мөһиме үзебез, әти-әниләр, балалар исән-сау булсын. Аны яклап язучы кешеләргә исәнлек кенә телим. Бәхетле булсыннар!


Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 26 март 2023
    Исемсез
    Русланга ,кубрак элеккендер эле,Ильмирадан.Иратта бахетсез була шул.Шундый ирне да саннамагащ инде.
  • 5 ноябрь 2022
    Исемсез
    Эх , эрэм булгансын Руслан шуны сайлап..башка сыймаслык хэл бу чыннан да
  • 4 сентябрь 2022
    Исемсез
    Бах
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100