Башкортстан башлыгы киңәшчесе Элвин Грейның сәер чыгышы: әллә исерек, әллә арыган... | intertat.tatar

Башкортстан башлыгы киңәшчесе Элвин Грейның сәер чыгышы: әллә исерек, әллә арыган...

Яңавылдагы концертта Элвин Грей үзен бик сәер тоткан. Социаль челтәрләрдә исерек булган ул дип язалар.

Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе Радик Юльякшин Яңавылдагы концертта үзен бик сәер тота. Ул утырган килеш чыгыш ясый, халык белән гәп кора. «Минем ничек ял иткәнемне күрсәгез, сез о…еете», - дип тә җибәрә.

«Коточкыч, бушлай да бармас идем, ә кешеләр акча түли. Исерек бит бу!»

«Кеше йөрмәсә, болай мыскыл итеп йөрүдән туктар иде».

«Герәздән кенәз булган, шуңа сикеренә».

«Татарстан җырчыларына бәйләнгән булалар әле, оятсызлар, үзләре әллә кем кебек. Ни акылы, ни таланты, ни сәләте юк».

«Аның кайчан җырлаганы бар иде соң? Кешеләр инде талантлы җырның нәрсә икәнен аңлаудан туктады».

«Халыкка әйбәт, циркка барып, маймыл карап кайтканнар».