Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлеп терелгән җырлар»: Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинга җырларын кире кайтарды

Рифат Фәттахов җырчының концертына килеп, биш ел архивта яткан җырларын башкарырга рөхсәт биргән.

news_top_970_100
«Үлеп терелгән җырлар»: Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинга җырларын кире кайтарды
Салават Камалетдинов

Бер-берсенә гаепләр атып, судлашып, әллә никадәр аралашмыйча йөргәннән соң Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән аның элекке продюсеры Рифат Фәттахов дуслашты. Бу хакта социаль челтәрләрдә беренче булып Ваһапов фонды язды. Бүген Ришат Төхвәтуллинның да инстаграмында «үлеп терелгән җырлар»ы турында язма һәм видеолар пәйда булды.

Рифат Фәттахов Ришатның Казанда узган өстәмә концертына килгән. Видеолардан аның продюсерын үзе чакыруын аңлыйбыз.

«Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар. Исәнме, Ришат. Сине инде биш ел күргән юк икән. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Аны алгач бик нык сөендем. Чакыруың иртәрәк булса да килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе күп нәрсәне рәтли. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл. Әле генә үз җырларыңнан торган матур попурри җырладың. Мин шунда уйланып куйдым. Синең тагын матур җырларың бар бит. «Ак яулыклы әбиләр» нинди матур җыр иде. «Синнән башка»ны тетрәндергеч итеп җырлый идең, «Тулган аем»ны. Тагын нинди җырлары бар әле Ришатның? (залдан «Тыңлачы, сандугач» дигән сүзләр ишетелә) Әйе, «Тыңлачы, сандугач» та бар әле безнең. Ришат, бу җырлар безнең архивта ятарга тиеш түгел.

Ришат белән без дүрт ел эшләдек. Мин зур җаваплылык белән шуны әйтә алам — Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондын үстерүгә бик зур өлеш кертте. Алда безне зур концертларыбыз була. 17 майда узачак концерттагы җырчылар арасында сине дә күрәсебез килә, Ришат», — дип сөйләгән Рифат Фәттахов.

Ришат Төхвәтуллин Фәттаховка рәхмәт әйтә. «Тыңлачы, сандугач»ны җырларга ярыйдыр бит инде?» — дип сорый.

«Әлбәттә, ул бүген яңгырамаса, дөрес булмас», — ди продюсер.

Ришат җырны оригинал сүзләре белән башкарган. Җырның хокуклары продюсерында булгач, Ришат Төхвәтуллин бу җырның сүзләрен үзгәртеп җырлый иде.

«Сабыр төбе сары алтын диләрме әле?! Монда артык сүз сөйләп торырга кирәк түгелдер дип уйлыйм. Барысына да сез үзегез шаһит, хөрмәтле тамашачылар! Күп еллар буена күңелне тырнап торган бу хәлнең Изге Рамазан аенда шулай уңай хәл ителүе өстән авыр йөк төшүе белән бер, могҗиза кебек! Быел Ураза тота башлаган идем, әллә шуңа микән?

Рифат Әхмәтович, бу җырларны сез миңа түгел, ә халыкка кире кайтардыгыз! Бу җырлар «үлеп терелгән җырлар» булып тарихка кереп калыр инде. Гомерле җырлар булсыннар, озак еллар сәхнәләрдән башкарып, киләчәк буыннарга да җиткерергә насыйп булсын иде!» — дип язган Ришат инстаграмдагы постын.

Инстачыларның бер өлеше җырчы өчен сөенгән. Ришат Төхвәтуллин белән бергә сәхнәгә күтәрелгән җырларны сагынып бетүләре турында күп комментарийлар язганнар. Рифат Фәттаховның сүзләренә ышанып бетмәүчеләр дә бар. «Бик дөрес җырларны кире халыкка кайтару, мактауга лаек. Шунысы да икеле, сүз дә генә калмаса ярый инде, нигәдер тулысынча ышанып бетеп булмый», «Мин дә ышанып җитмим бу кешегә. Ул җырлар Фәттахов язган жырлар да тугел бит. Яттылар инде биш ел жырланмыйча! Бөтен яшь җырчыларны рәнҗетеп, рәхәт күрермен ди торгандыр», «Ваһапов фондында чакта җырлаган бер җырын да җырларга ярамады бит Ришатка. Тулысынча яңа репертуарны (бер концертлык) бер җәй эчендә әзерләп, концерт куйды бит» — дигәннәр.

«Аллаһ бирса „Үткәннәргә кайту»дигән, тере тавышка тыңлыйсы килеп ничә ел зарыгып көткән матур җырларыңнан торган концерт көтәбез синнән, Ришат. Килешүләр сүздә генә калмасын иде!», „Сүз — сүз инде ул. Килешү төзергә кирәк“, — дип язган инстачыларга Ваһапов фонды: „Төзербез“, — дип җавап кайтарган.

Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры. Дүрт ел эшләгәч, аларның юллары аерылды. Араларында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде. Ике як та бер-берсен гаепләгән интервьюлар бирде.

Рифат Фәттаховның Ришат Төхвәтуллиннан кала башка җырчылар белән дә низаглары булды.

Зәлилә — Ваһапов фондыннан киткән өченче җырчы: «Фәттаховның кем икәнен белмәгәнмен»

Ваһапов фестивале тирәсендә кабат шау-шу: Рифат Фәттахов белән Айсылу Габдинова арасыннан нинди мәче үткән?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100