Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәлилә — Ваһапов фондыннан киткән өченче җырчы: «Фәттаховның кем икәнен белмәгәнмен»

Рузилә Бәдретдинова безгә Рәшит Ваһапов фондында Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаган җырчы буларак таныш. Яшь җырчы соңгы арада проекттан югалды. Сәбәп нәрсәдә? Ул «Интертат»ка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Зәлилә — Ваһапов фондыннан киткән өченче җырчы: «Фәттаховның кем икәнен белмәгәнмен»
Солтан Исхаков/архив

Зәлилә исеме белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова әле ике ел элек кенә көләч йөзе, бөдрә чәчләре, көчле тавышы белән тамашачылар күңелен яулап алган иде. Аның югалуының сәбәбе нәрсәдә?

Мин бары тик дөресен генә сөйлим. Ничек бар, шулай. Бер кешене дә алдыйсым килми, — дип башлады сүзен Рузилә Бәдретдинова. — Рәшит Ваһапов фонды контрактына 2019 елның 27 маенда кул куйдым. Таләпләрне белеп кердем. Контракт төзелгәндә миңа 18 генә яшь, җырчы булырга хыялым бар иде. Ә нәтиҗәдә — фонд кешеләре миңа пычрак сүзләр атты, мыскылладылар.

Хәзерге акылым булсамы… Мин ул чакта Рифат Фәттаховның кем икәнен белмәдем. Мин — Сарманнан килгән авыл кызы, музыка көллиятенең III курс студенты, дөньяны күрмәгән бала идем… Аңа минем башымны әйләндерүе авыр булмады, яшьлегемнән, самимилегемнән файдаланды.

Минем кебек, җырчы булырга хыялланган кешеләр күптер, алар минем урында булса, бәлкем, шулай ук матур сүзләргә ышанып кул куярлар иде…

Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин да Рифат Фәттаховның кем икәнлеген белеп килмәгәннәрдер, әмма белеп киткәннәрдер. Фәттахов һәм фондтагы артист арасында туган низаглар буенча мин беренче кеше түгел бит. Нишләп аннан җырчылар кача? Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховтан качканнарына Аллаһка мең шөкер иткәннәрдер».

Рәшит Ваһапов фонды тарафыннан Рузилә Бәдертдиновага нинди таләпләр куелган?

1. Сәхнәдә исемне тәхәллүскә алмаштыру һәм тәхәллүсне фондта калдыру. Рузилә Бәдретдинова дип түгел, ә Зәлилә дип чыктым. Фондтан башка сольный җырлый башласам, Зәлилә тәхәллүсен кулланырга ярамый.

2. Җырлаган җырлар фондка кала. Җырларны аларга каласын белеп эшләдем.

3. Фондта ун ел эшләү. Башка җырчыларныкыннан аермалы буларак, өч елга күбрәк.

4. Продюсер рөхсәтеннән башка, эшләгән дәвердә кияүгә чыгарга, бала табарга хокукым юк.

5. Килешүне бары продюсер гына өзә ала, артист үзе өзсә, 5 миллион түләргә тиеш.

«Россия Конституциясендә „… һәр кешенең тормышка, иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка хокукы бар“ диелә. Ә бу очракта хокуклар бозыла», — ди Рузилә Бәдретдинова.

Низагның сәбәбе — иҗаттан шәхси мыскыллауга күчү

Рузилә Бәдретдинованың беренче дәгъвасы — үзенә карата тупас мөгамәлә, «фахишә» дип мыскыллаулар.

Рузилә Бәдретдинова: «Бәхәс 2020 елның сентябрь азагы — октябрь башыннан башланды. Рифат Фәттаховның кызы Айбикәдән иҗат ягыннан әйтелгән хурлауларны телгә алырга түгел, ишетергә дә оят. Мин андый сүзләргә лаек түгел, чөнки үземне тиешле дәрәҗәдә эшләдем дип уйлыйм.

Бу низаг тавыш ярылары өзелгәнчегә кадәр башланды. Аңлыйм, иҗат кешесенә тәнкыйть була инде. Җырларны яздырган вакытта шелтәләр эләккәләде, әмма алар иҗаттан шәхескә күчтеләр.

Бервакыт Айбикә миннән күпме торуым, таксида клиентка өемә кадәр ничә сумга хезмәт күрсәтә алуымны сорый башлады. Нәрсә дигән сүз бу? Айбикә миңа «тәнең белән акча эшлисең», димәкче. Бу өлкәдә «тәҗрибәм» бар икәнен ишетүен дә өстәде. «Бу сүзләрне кайдан алып сөйлисең? Продюсер башың белән әллә ниләр сөйләп утырма», — дидем язышуда. Ул миңа бер урынымны өйрәтергә кушты. Ә мин инде: «Сүзләреңне уйлап әйт, үкенерлек булмасын», — дидем. Ә ул, көлеп, «эшләрдә» уңышлар теләп язды.

Минем гомердә дә андый әйбер эшләгәнем юк, андый юлга басканым булмады. Моңа чыдар хәлем калмады.

Айбикәнең мыскыллаулары турында Рифат Әхмәтовичка да әйттем. «Һәр әйбернең чиге була. Мин үземә карата «с**а» дигән мыскыллау сүзләрен ишетәсем килми. Мин — кеше. Хайван түгел. Мин сезнең фондта эшләүче артист, иҗат кешесе», — дидем».

«Мин шәрә килеш фотога төшәргә теләмим»

Рузилә Бәдретдинованың икенче дәгъвасы — Ваһапов фонды җитәкчеләренең шәрә килеш фотога төшәргә таләп итүе.

Рузилә Бәдретдинова: «Ноябрьдә үтәсе яңа программага костюмнар әзерләгән вакытта, стилист сорый дип, Айбикә миңа шәрә килеш төшкән фотолар җибәрергә кушты. Үрнәк фото җибәрде. Фотода лифчик һәм трусиктан, үкчәле туфли кигән кыз басып тора. Эчке киемнәрдән төшү — фотога шәрә килеш төшү белән бер. Татар кызы буларак, бервакытта да үземне шул кыяфәттә күрсәтмәс идем. «Айбикә, мин сиңа ышанмыйм, шәрә төшкән фотолар җибәрергә җыенмыйм», — дидем. Кем белгән, ә бәлки ул фотомны җәмәгатьчелеккә таратырга уйлагандыр?

Айбикәдән шул стилистның номерын, адресын бирүен сорадым. Мин инде стилист янына үзем барырга әзер идем. Номерын бирсә, бәлки стилистка фотомны да җибәрә ала идем. Айбикә фотомны җибәрмәсәм, үземә үпкәләячәгемне кисәтте.

Нәтиҗәдә, тагын бер тапкыр мондый хәл кабатланса, проекттан бер елга алыначагымны җиткерделәр».

«Кем кемгә зыян салган?»

Рузилә Бәдретдинованың өченче дәгъвасы — яшәр өчен дә акчасы җитмәве. Җырчы үзенең 2 ел эшләү дәверендә нибары 60 мең сум гына акча алуы турында әйтә. «Мин 11 ай акча алмадым, банкетларда да эшләдем, тик миңа бирелмәде ул акчалар», — ди Рузилә.

Рузилә Бәдретдинова: «Рифат Фәттахов миннән бары тик зыян гына булуын, бер тиен табыш кермәвен әйтте. Ә үзе әле узган елның февралендә үк чыгымнарны каплап, табышка чыгуымны әйткән иде.

Мин аңа: «Нинди акчага һәм ничек яшим, тукланам — сезгә барыбер ахры, сезнең кешелеклелегез кайда?» — дидем. Ул минем көнкүрешемне тәэмин итәргә кул куймавын әйтте, чыгымнарымны каплауны туктатуын кисәтте. Дәлил булсын өчен сүзләрен яздырып алдым. Рифат Әхмәтович миңа ишегалды җыештыручысы булып эшләргә рөхсәт итте һәм аның бернинди оят булмавы хакында сөйләде. Җыештыручы булып урнаша калсам да, гастрольләргә киткәч, мине ул эштән дә куып чыгарачаклар бит. Димәк, мин беркая да эшкә урнаша алмыйм булып чыга түгелме?

Бюджетта укыганга күрә, торыр урыным — тулай торак бар, стипендия алам. Ул минем бердәнбер керемем. Бюджетка эләкмәгән булсам, ничегрәк булыр иде микән тормыш?»

«Иганәче тап та кит!»

«Рифат Фәттахов кызы ни әйтсә, шуны эшли, Айбикәнең көен көйли. Аның кызын тыярга көче җитми. Бар нәрсә белән Айбикә идарә итә», — ди җырчы.

«Рифат Фәттахов шул ук октябрьдәге киңәшмәдә минем белән эшләргә теләге юклыгын әйтте. «Иганәче табып, кит», — диде. Уйлап карагыз әле, Фәттахов минем белән эшләргә теләмәвен әйтә түгелме?

Мин әле китү турында бер сүз дә башламаган идем. Фәттаховның эшлисе килмәсә, нигә әле мин иганәче табарга тиеш, ди?! Аның эшлисе килми, ә мин акча түләргә тиешме?

Минем иганәчеләрем дә, андый акчам да юк. Үземне жәлләтәсем килми, әмма мин әтисез үстем. Әнием — укытучы, ул энем белән карар өчен көне-төне эшли. Тиенен тиенгә ялгап яшәгән чаклар да булды.

Рифат Әхмәтович һәр киңәшмә саен ул артистларны «бездә акча юк» дип тирги. Акча булмагач, нигә җырчылар җыярга? Финанс мәсьәләсе — минем, ягъни артист-җырчы проблемасы түгел. Ул — продюсер, финанс өчен ул җавап бирә.

Бу хәлләрем турында беренче әңгәмәләрем матбугатта чыккач, күп шалтыратулар булганын әйттеләр. «Әллә бу кызны халыктан акча җыеп, сатып алабызмы?» — дигән тәкъдим дә булган».

Президентка хат

Рифат Әхмәтович һәм аның кызы белән уртак фикергә килә алмагач, Рузилә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык булган хәлләрне аңлатып, хат язган. «Хатта безнең хезмәт хакын алмавыбыз, контракт таләпләрен генә үтәвебез турында искәрттем. Мондый кешелексез продюсер белән эшләвемне туктатуыгызны үтенәм, дидем», — ди ул.

Хаттан юллар:

«Яңа гына иҗат юлымны башлаучы буларак, мин үземә карата ямьсез карашны, мәсхәрәләүне түзәргә тиеш түгелдер дип уйлыйм. Фәттахов Рифат Әхмәтович һәм аның хезмәткәрләре, аеруча аның кызы — сопродюсер Фәттәхова Айбикә чик-чаманы белмиләр.

Алар мине аяк астына салып таптадылар. Шуың өстәвенә, һәрчак акча юк дип артистларны тиргиләр. Ничек инде елына әллә ничә миллион дотацияләр алып та, концертлардан, банкетлардан кергән акчалар җитми микән?

Шушы әшәке чир вакытында да, безгә ярдәм күрсәтелмәде һәм бер тиен акча түләнмәде. Миңа эшләргә дә рөхсәт бирмәделәр. Дәүләтебез пандемия вакытында барлык кешеләргә ярдәм күрсәтте, ә мин коллыкта, җәберләнгән, кимсетелгән хәлдә калдым! Әйткәләшүләрдән соң, миңа продюсер: «Уборщица булып эшләргә генә ризалык бирәм», — диде!

Мин бүген тулай торакта яшим бюджетта укыганга күрә. Ә мин бюджетка укырга керә алмаган булсам, кайда яшәр идем икән? Урамда, хәер сорашып яшәр идем…» 

Рузиләнең хаты Мәдәният министрлыгына юлланган. 

Мәдәният министрлыгы җавабы

Рузилә Бәдретдинова: «Башта министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов белән очрашып сөйләштек. Соңрак Ирада Хафизҗановна мине үзе янына чакыртты. Министр, аның урынбасары, юрист белән бергә утырып сөйләштек. Булган хәлләрне елый-елый сөйләп бирдем. Ирада Хафизҗановна мине тынычландырырга тырышты. Контрактны юристка калдырып чыгып киттем».

Айрат Фәйзрахманов: «Бу сорауны дусларча, бергә килешеп чишәргә кирәк. Эш судка житсә, без юридик консультация бирергә әзер. Безнең юрист контрактны өйрәнде. Контрактка карата сораулар бар».

Рузилә Бәдретдинова: «Мин март ахырында Рифат Әхмәтовичка хат яздым, аны заказлы хат итеп тә җибәрдем, сәркатибенә дә тапшырдым. «Зәлилә» дигән тәхәллүсне, барлык җырларны, костюмнарны — барлык-барлык әйберне калдырырга ризалыгымны яздым һәм тыныч кына, ике як килешүе буенча, контрактны өзәргә тәкъдим иттем. Ул хат аңа барып җиткән, мин аннан җавап көтәм.

Шуннан соң ул инстаграм битендә туп янында төшкән фотосы белән кемгәдер атап пост урнаштырды. Имеш, кем беләндер судлашырга җыена. Әгәр инде бу пост миңа багышланган булса, чакыру килеп төшсә, судка барырга туры килер инде, башка юл юк».

Рузилә Бәдретдинова Рифат Фәттаховка 2019 елның 27 маенда төзелгән «Продюсерлык килешүе № 10» контрактын өзәргә тәкъдим белән хат язган. Ул бер ай вакыт эчендә нинди дә булса карар кабул итүе турында хәбәр итәргә тиеш була.

Рифат Фәттаховның җавабы: «Зәлилә безнең ике арадагы контрактны тупас рәвештә боза»

Зәлилә безнең ике арадагы контрактны тупас рәвештә боза. Без моңа, әлбәттә, юридик яктан җавап бирәчәкбез. Тикшерелмәгән, ялган мәгълүмат тараткан матбугат чараларына да безнең юристлар үз таләпләрен әзерли», — дип җавап бирде Рифат Фәттахов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясенә. 

Разил Вәлиев: «Мин бу ситуациядән хәбәрдар түгел, бер сүз дә әйтә алмыйм»

Татарстанның халык шагыйре, Ваһапов фондының багучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев бу хәл белән таныш булмавын әйтте:

Рузилә Бәдретдинованы күптәннән күргәнем юк, иҗаты белән дә кызыксынганым булмады. Аның республика җитәкчелегенә хат язганы турында колакка керде. Мин бу ситуациядән хәбәрдар түгел. Аның «Сарман» дигән җырын гына ишеткәнем бар, иҗаты белән таныш түгелмен. Шуңа күрә бер сүз дә әйтә алмыйм, — дип шәрехләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100