Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Хәким: «Бу ел Германиядә ярты ел дәвалану белән истә калды»

Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким бүген «Татар Җыры 2021» фестивалендә чыгыш ясый.

news_top_970_100
Зөлфәт Хәким: «Бу ел Германиядә ярты ел дәвалану белән истә калды»
Абдул Фархан

Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким «Татар Җыры 2021» фестиваленә килде.

«Мин: „Авырмагыз!“, — дип әйтергә тиеш. Бу ел Германиядә 6 ай дәвалану белән истә калды. Сәламәтлеге булган кеше өчен һәр көн хәерледер. Шуның өчен бүгенге көн минем өчен аеруча кадерле. Самолеттан төшүгә монда килдем. Авырыйм дигән сәбәп белән килми калырга да мөмкин идем, әмма „Татар Җыры“ дигән төшенчә минем өчен зур әһәмияткә ия», — дип сөйләде ул.

Зөлфәт Хәким беренче фестивальне искә алды.

«Мин беренче „Татар Җыры“ на сценарий язган идем. Фестиваль белән бик якты хатирәләр бәйле. Ул Камал театрында узды», — диде ул.

Аның сүзләренчә, мондый вакыйгалар зур әһәмияткә ия. «Татар җыры» сәнгатьне бергә җыеп, укмаштырып тора кебек. Тирәнрәк уйласак, татарны берләштерә торган андый әйберләр бик күп түгел. Өч-дүрт минутлык дәүләт җитәкчесенә дә, гади кешегә дә кирәк. Ул инде наркотик кебек, шуның өчен дөрес кулланырга тиешбез», — ди язучы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100