«Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, „туганнары“ табылды» | intertat.tatar

«Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, „туганнары“ табылды»

Исән булса, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиевага бүген 72 яшь тулган булыр иде. Җырчы туган көнен ничек билгеләп үтә торган булган? Каберенә таш кайчан куелачак? «Интертат» җырчының туганы Илһам Шәриф һәм коллегалары белән сөйләште.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 2020 елның 14 сентябрендә кисәк вафат булды.

«Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, „туганнары“ табылды»

Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы Илһам Шәриф җырчының туган көнен бакчасында үткәрүе турында сөйләде:

— Хәмдүнә апага әйтмичә генә бакчада оештыра идем, яраткан коллегаларын да чакыра идем. Мунча ягып, шашлык пешереп ашый идек.

Туган көн көндез 11дә башлана, төнлә генә тәмамлана. Хәмдүнә апаны көн дәвамында туган көне белән котлап китәләр иде. Зурлап уздырмады. Бакчага җыелу үзенә дә, безгә дә ошый иде.

Соңгы туган көнен бик ошатты, «апаем, рәхмәт!» — дип калды, мәрхүмкәем. Хәзер каберенә генә барасы кала инде...

Җыела торган җир юк хәзер. Хәмдүнә апаның Константиновка янында урнашкан дачасы — аның иң яраткан урыны булды. Кызганыч, дачасын калдырып булмады. Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, «туганнары» табылды. Белмим, кемнәрнең кулына калгандыр ул дача. Көтмәгән идем.

Алар бер-берсе белән аралашмый иде. Абыйсы белән дә кирәк вакытта гына сөйләшеп алалар иде.

Хәмдүнә апа белән 25 ел бергә булдык. Миндә булган әйберләрнең барысын да туганнарына тапшырдым. Андый очракта «туганнар» бик тиз табыла икән… Мине яманларга тотындылар. Хастаханәләрдә ятып чыктым. Әле генә акрынлап хәл керде.

«Төштә туганнарын сүгә, миннән гафу үтенә»

— Хәмдүнә апа ярты ел буе төшкә керде. Көн саен. Туганнары шулай йөргәнгә керәдер дип уйлыйм. Догалар да укытып карадым, юк, барыбер керә. Төштә туганнарын сүгә, миннән гафу үтенә. Туганнары прокуратурага кадәр язып бетерделәр бит инде. Мине «мошенник» дип яла яктылар. Рәхмәт әйтер урынына, теләсә нинди мәгълүмат тараттылар. Соңыннан: «Син үтердең», — дип әйтә башладылар хәтта!

Хәзер төшкә керми башлады, җаны тынычланды бугай Хәмдүнә апаның. Туганнарының номерларын кара исемлеккә керттем. Бер уйласаң, олы яшьтәге кешеләр. Абыйсына 82 яшь. Миннән булмаган әйберләр таптырдылар. Шундый адымга барырлар дип бер дә уйламаган идем.

Хәмдүнә апаның вафатын әнием үлгән кебек кабул иттем. Кулсыз калдым дисәң дә була. Планлаштырылган концертлар, башка чаралар — барысы да бетте. Шок хәлендә калдым. Туганнары шуннан файдаланды.

Җиде көн үтмәде, Якутиядән ниндидер сеңлесе (племянницасы) килеп чыкты. Күргәнебез булмады, бөтенләй белми идек. Ул үзенә таләп итә башлады. Ә аның ни катнашы бар инде? Хәмдүнә апасын тере вакытта күрмәгән кеше.

Байлык эзләгәннәрдер инде… Сәхнәдә артист бай булып күренә шул. Бер сүз белән, адәм көлкесе.

«Туганым, синнән башка мин беркемгә кирәкмим»

— Сентябрьдә Хәмдүнә апаның елын уздырырга ниятләп торам, Алла боерса. Башкортстанның Борай районында бер урамга аның исемен бирдерү турында сөйләшеп кайттым. Районда 14-15 сентябрьдә искә алу кичәсе булачак. 16 сентябрьдә Уфада, 18 сентябрьдә Казанда искә алу кичәсен уздырырга телим. Коллегалар ярдәм итәргә тора, берсенең дә кире какканы юк. Кулдан килгәнне эшләп йөрим.

Икенче елга каберенә таш куярга сөйләштем. Хәмдүнә апаның кабере утырган, күптән түгел барып, чистартып кайттым. Бүген чәчәкләр салырга барабыз, Алла боерса.

Хәмдүнә апа үзенә зур итеп һәйкәл куярга кушып калдырды. «Үзем кебек балкып торсын!» — диде. Әмма муллалар мөселман зиратында һәйкәл куярга рөхсәт итмәде. Шуңа күрә таш Илһам абый Шакировка куелган ташка охшатып ясалачак. Хәзерге вакытта дизайны эшләнә. Җир утырып бетмичә таш куеп булмый, тагын бер ел үтәр әле.

Апам мәрхүм булгач та, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова: «Илһам, нинди проблемаң бар, мөрәҗәгать ит», — дип әйтте. Татар дәүләт филармониясе белән бергәләп куярбыз дип торам.

«Туганым, синнән башка мин беркемгә кирәкмим», — дип сөйли иде Хәмдүнә апа. Шул сүзләре дөреслеккә туры килә бугай инде…

Авыр булды. Һәркөн диярлек Хәмдүнә апа янында була идем. Аның янына барып, күңелгә тынычлык таба идем. Хәзер инде барысы да тынычланды, Аллага шөкер, — диде Хәмдүнә апа белән 25 ел янәшә булган продюсеры, ярдәмчесе, туганы Илһам Шәриф.

«Киресенчә, аңа хыянәт итәләр иде»

Хәмдүнә апа белән бергә эшләгән коллегалары Римма Ибраһимова белән Зөфәр Харисов та хатирәләрен уртаклашты.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов туксанынчы елларда Хәмдүнә Тимергалиеваның концертларын алып барган:

— Барлык коллективны хөрмәт итә иде. 50 яшьлек юбилей концерты бүгенгедәй хәтеремдә. Башкортстанга, Чиләбегә бардык, үзе белән кәстрүл алып, сәхнә артында бөтен коллективка бәрәңге, аш пешереп бирде.

Аерым туган көнен үткәргәнен хәтерләмим, кеше җыймады. Әмма кеше барыбер аның янына килә иде. «Мине хөрмәт иткән, яраткан туганнарым, дусларым килә», — дип әйтә иде.

Чисталыкны яратты, бик таләпчән кеше булды. Күңеле әйбәт иде: кешене яратса, бар күңелен биреп ярата иде. Эшендә дә, тормышында да гадел булды. Сәнгатькә, яраткан кешеләренә хыянәт итмәде. Минемчә, киресенчә, аңа хыянәт итәләр иде. Аның китүе бер дә көтелмәгән хәл булды.

«Йөрәге авыртса да, сәхнәгә чыгып җырлады»

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова:

Хәмдүнә филармониягә 1976 елда эшкә керде, озак та үтми бергә Үзбәкстанга гастрольгә чыгып киттек. Җырларны ничек яратуын, ничек сайлавын шушы сәфәребездә белеп алдым. Татар халкы, сәнгате өчен зур җырчы булачагын сиздем.

Алга таба филармония оештырган концертларда очраштык. Аның арабыздан китүе күңелемә нык тәэсир итте, чөнки ул рәхәтләнеп җырлап йөрерлек кеше иде. Йөрәгенә операцияләр ясаткан кеше өендә генә утырырга тиеш. Хәмдүнә үзен кызганмады, мескенләнмәде. Операция ясатып та, җырлап йөргәненә шакката идем. Йөрәге авыртса да, сәхнәгә чыгып җырлады.

«Хәмдүнә апа — безнең эстраданың алтын баганасы»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин:

— Хәмдүнә апа филармониядән бер дә аерылмады. Дөнья хәлләрен озаклап сөйләп утыра торган иде. Безнең арабыздан китәренә дүрт көн кала Яңа Бүләк авылындагы Илһам Шакиров музеена бардык, музейга Хәмдүнә апа да килде. Аннан соң концертына китте. Соңгы күрешүебез иде ул. Илһам Шакиров премиясенә дәгъва кылыйк әле дигәч, бик шатланып, риза булды. Шигем юк, Хәмдүнә апа премияне алган булыр иде.

Ул үзе өчен генә түгел, эш өчен, ил өчен кайгырып йөрде, уйлаганын әйтә белә иде. Бервакытта да кемгәдер ярар өчен йөрмәде. Аны сәхнәдә шаярып, «тимер хатын» диләр иде. Чынлыкта, ул шулкадәр нечкә күңелле булды.

Хәмдүнә апа — сикәлтәле тормыш юлын узган җырчы. Шуңа күрә халыкның зур җәүһәре булгандыр да. Ул үзенең кыяфәте, җырлавы, тамашачыны яратуы белән чын халык җырчысы иде.

Хәмдүнә апа — безнең эстраданың алтын баганасы. Юксынабыз. 

Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә:

Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу: «Мактаулы исемне иртәрәк бирергә кирәк булгандыр»

Хәмдүнә Тимергалиева: «Бу якты дөньядан туйганчы җырлап китәргә иде»

Хәмдүнә Тимергалиеваның кырыгы: «Бигрәк күп эшләрем калган әле монда, дип төшкә керә»

Хәмдүнә Тимергалиеваның соңгы әманәте: «Миңа зур, балкып торган һәйкәл куйдырырсың»

«Хәер-догада китте»: Хәмдүнә Тимергалиеваның өчесендә матур хатирәләр сөйләделәр