Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «18 ел буена Башкорстанга йөреп, мондый хәлгә калган юк иде»

Башкорстанда татар җырчыларының концертлары өзелү сәбәпле Илсөя Бәдретдинова видео-мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «18 ел буена Башкорстанга йөреп, мондый хәлгә калган юк иде»
Салават Камалетдинов

«Исәнмесез! Фирдүс Тямаев белән булган хәлләрдән соң үземнең фикеремне белдерергә булдым. Әйе, бүгенге көндә андый проблема бар. Без инде хәзер ничә ай дәвамында Башкортстан республикасындагы районнарга концертлар белән керә алмыйбыз. 100% халыкны кертергә дигән указ чыкса да, көн ала алмыйбыз. Шул ук вакытта спорт чаралары үтеп тора, коллегалар гастрольләр белән йөреп торалар. Бернинди чикләр юк кебек, ләкин без керә алмыйбыз.

Апрель башында Миякәдә ике көн концертым булырга тиеш. Сорау туа: безне кертәчәкләрме, утлары булырмы? Без берни дә аңламыйбыз. Башкорстан тамашачылары: „Сез нишләп безне оныттыгыз, йолдызландыгыз?“ — дип язалар. Юк, кадерлеләрем, безнең бик киләсебез килә, тик килә алмыйбыз.

Хөрмәтле җитәкчеләр, без кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. 18 ел буена Башкортстанга гастрольләр белән йөреп, мондый хәлгә калганым юк иде. Нәрсә эшләргә дә белмим, сәбәбен дә аңлата алмыйм. Без сездән җавап көтәбез. Бик зур хөрмәт белән, Илсөя Бәдретдинова», — дип сөйләде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100