Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Тимершәех: «Пандемиядә диспетчер һәм укытучы булып эшләдем»

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәехкә пандемия чоры җиңелләрдән бирелмәгән.

news_top_970_100
Азат Тимершәех: «Пандемиядә диспетчер һәм укытучы булып эшләдем»
Рамил Гали

Узган елгы апрель–май айларын искә алабыз да, куркыныч булып китә. Бу вакытта күпләребез ковидтан качып өйдә утыра, диванга чумып, онлайн эшли иде. Массакүләм чаралар үткәрү тыелгач, артист халкына аеруча кыенга туры килде. Аларның «ялы» көзгә кадәр дәвам итте. Нәкъ шул чорда артык кассалы булмаган җырчы-музыкантларның кайберләре һөнәрләрен тамырдан үзгәртергә мәҗбүр булды. Күбесе «уйнап кына» теркәлгән челтәрле бизнесларын киңрәк җәелдерде, җырларны онлайн яздыру ысулу белән эшләп карады. Сәнгать өлкәсен күңелдә калдырып, гаиләсен туендыру өчен төзүче һөнәрен үзләштерүчеләре дә, заводка китүчеләре дә булды.

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәехкә дә пандемия чоры җиңелләрдән бирелмәгән. Җырчыга үзен башка һөнәр иясе буларак сынарга туры килгән.

«Интертат» җырчының хәлләрен белеште. Соңгы елларда сәхнәдә күренмәвенең сәбәпләрен дә сораштык.

Азат абый, сез кая югалдыгыз? Нигә сезне зур сәхнәләрдә күрмибез?

Пандемия булды бит. Узган ел беркая барылмады. Хәзер, әкренләп, дөньяга чыга башладык. Әле Актаныш районының якташлар очрашуында катнаштым. Җомга көннәрендә язучылар оешмасында була торган кичәләрдә җырлаштырам. 

Зур концертларда, «солянка»ларда очрамыйсыз. Чакырмыйлармы, чакырып, үзегез бармыйсызмы? 

Чакыралар да. Әле бит пандемиядән соң халык концертларга шикләнебрәк йөри. Авылларга концертлар белән йөрдем. Балык Бистәсе якларына, Актанышка кайттым. 

Азат абый, Актанышның якташлар очрашуында сез «Богады» дигән җырны җырларга җыенып та, башкармадыгыз. Аның урынына башка җыр яңгырады. Шуның сәбәбен әйтеп үтегез әле. 

Богады минем туган авылым бит ул. Март аенда анда бер бик күңелсез хәл булды. Бер исерек егет 82 яшьлек әбине көчләде. Аның турында бөтен матбугат чаралары язып чыкты, Россиянекеләр дә күрсәтте хәтта. «Мин туган авылымны шулай зурлап, аның турында җырлар җырлап йөрим, ә ниндидер бер яшь малай авылның исемен бөтен дөньяга хурлап, пычратып яңгыратты», — дип уйладым. Шуңа үртәлеп, җырламаска булдым.

Югыйсә, безнең авыл эшли торган авыл ул. Анда җинаять эшләренең гомердә булганы юк иде. Әле авылга кайткач, күмәк хуҗалык рәисе белән авыл башлыгына әйтеп килдем. «Бездә беркайчан булганы юк иде мондый хәлләрнең. Булган икән — димәк, эшләп бетермисез. Азрак кырын юлга баскан кешеләрне чакыртып, тәрбия эшләре алып барырга кирәк. Тагын шушы эшләр кабатланса, тиешле дәрәҗәдә җәзасын бирәчәкбез дип әйтегез», — дидем. Элек халыкны билгеле бер рамкаларда тоталар иде. Ул бит закон нигезендә шулай булырга тиеш тә.

Ә болай Богады турында күп җырладым инде мин. Ләйлә Дәүләтова бер матур җыр иҗат иткән иде, аны җырлыйм. Тагын берсен яшь чакта ук өйрәндем. Богады турындагы җырны тәкъдим итү кичәсенә Сара Садыйкова белән Мостафа Ногман килгән иде. Шул кичә өчен мине запас җырчы буларак әзерләделәр. Ә сәхнәдән Актаныш районында эшләүче бер укытучы кеше башкарды. Коммунизм чорлары бит ул. Сәхнәдә җырлаячак җырчы белән ул-бу була калса, чара өзелмәсен дип, запаска артист куялар иде.

Иҗат өлкәсендә яңалыкларыгыз бармы?

Хәзер инде, Гөлназ, кешене ышандырып, яңа җырларга бик алынмыйм. Җырны алсаң, композиторы да, шагыйре дә башкарганыңны көтеп тора. Булган җырларым да бик күп. Аларны кая җырлап бетерәсең. Элек баян белән генә башкарылган җырларга аранжировкалар ясатам.  

Аннан, бер концертлар циклы тукталгач, яңадан башлап җибәрүе авыррак. Хәзер элекке заман түгел. Концерт куям дисәң, җыр аранжировкаларын, сәхнә бизәлешләрен санап, ким дигәндә 100 мең сум акча кирәк.

Пандемияне ничек үткәрдегез, Азат абый?

Мин мәктәпкә җыр укытучысы булып урнаштым бит. Татарстан, Россия гимнын, «Туган тел»не өйрәтәм балаларга. Хәзер мәктәпләрдә юньләп укытмыйлар икән. Дөресен әйтәм, хәзерге бала-чага бернәрсә белми. Дәресне нинди мультфильмнар, нинди фильмнар караганнарын сорашудан, фикер алышудан башлыйм. Чөнки баланы җәлеп итү өчен, дәресне кызыклы итеп үткәрергә кирәк. 

Бу уку елын тәмамлагач китәрмен дип торам. Ата-аналары да бик авыр хәзерге балаларның. Даими канәгатьсезлек белдереп, юк әйберләргә тавыш чыгарып йөриләр. 

Аннан мин пенсиядә бит инде хәзер. Бер-ике елдан сәхнәдән бөтенләй китсәм дип уйлаган идем дә, бөтенләй үк китеп булмас булуын. Алай да зур концертлар белән йөрелмәс инде. 

Быел көзгә Сергач, Пенза, Омски якларына барырга ниятләп торам. Анда бик яраталар, чакыралар, көтәләр мине. Элек бит без маршрут белән, мәдәният бүлегеннән юллама алып, зур концерт турлары эшли идек. Эшне тәртипле итеп оештырырга күнеккән кеше мин.

Алдагысын дөнья күрсәтер инде. Зәхмәт чир тулысынча бетмәде бит әле. Шулай да Сабантуйлар булыр дип өметләнеп торам. Аларда чыгыш ясар өчен төркемемне кире тупларга туры киләчәк. Әле бер таралгач, төркемне кире җыеп алуы җиңел булмас. Аларның да кайсы-кая эшкә урнашкандыр. 

Сез дә укытучы булып, финанс ягын кайгыртып урнашкансыздыр инде.

Минем караңгы көнгә дип алган педагогик белемем бар иде. Дөрес, мин татар теле һәм әдәбияты буенча филолог. Иптәш малай, мәктәбендә җыр укытучысы булмагач: «Азат абый, кил инде, син булдырасың», — дип чакырды.

Җыр дәресе алып баруының бер кыенлыгы да юк, кәгазь эше һәм җаваплылыгы гына күп. Ике баланы «Йолдызлык» фестиваленә әзерләдем, анда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

Яшь чагым булса, тагын укытыр идем әле. Балаларга җырларның тарихын сөйлим. «Бу алман җирендә туган җыр, монысы Урал ягында килеп чыккан», — дип, халык җырларын өйрәтәм. 

Педагог хезмәте бик авыр хезмәт ул. Бер баланы җырлатып, бәйгеләрдә катнаштырып, икенчесен катнаштырмау да читен миңа. Чөнки һәр балада талант бар. Аны үстерү өстендә эшләргә, шөгыльләнергә генә кирәк. Баланың теләге бар икән. ул һәрвакыт морадына ирешә. Теләге юк икән, башка юлда китәчәк.

Азат абый, сезнең турыда каравылда эшләгән дип тә ишеткән идем. Ялгыш ишеткәнмен, ахры.

Каравыл түгел инде ул. Идарә компаниясендә диспетчер булып эшләдем мин пандемиядә. Шуны ишеткәнсеңдер. Чир дип өйдә нишләп ятасың менә? Концертлар булмагач, туктале мин әйтәм, барып карыйм. Анда бер тәүлек эшлисең дә, өч көн ял итәсең. Укытучы эше белән бергә алып бардым. Өйдә генә ятсаң бетәсең ул. Хәзер анда эшләмим инде. 

Бүгенге көндә бакчадан кермибез. Җимеш агачларын карап, тәрбияләп торам. Алар да кеше кебек бит, вакытында карап, вакытында ашатырга кирәк. 

Сез үз йортыгыз белән торасызмы? 

Көек бистәсендә шәхси йорт белән яшибез. Кош-корт тотабыз. Шәһәргә кайтасым да килми хәзер. Анда барыбер кеше оясы, чир оясы. Халык: «Көектә юл юк, бөкеләр күп», — дип зарлана. Бөкеләр нигә барлыкка килә? Чөнки бөтен кеше балаларын бакчага, мәктәпкә шәһәргә йөртә иде. Күчендең дә, барысы да шул минутында төзелде дигән сүз түгел бит әле. Бистәбездә бик матур балалар бакчасы, мәктәп җиткереп яталар. Сабыр итә белергә дә кирәк.

Мин үзем беркайчан да мактанып йөрергә яратмадым. Бәлки ул дөрес тә булгандыр. Гомер буе тыйнак булдым. Ә минем күргәннәремне саный башласаң… Тормышта адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый. Шушы әйберне беркайчан да онытмаска кирәк.

Авырлыклар да күп булды. Хәзер Аллаһка шөкер, Рәмзия дә (тормыш иптәше) Милли китапханәдә эшләп тора. Икебезгә 100 мең сум акча алабыз. Бала-чагалар, оныклар күп, аларга ярдәм итәргә кирәк. Кызның биш, малайның ике баласы бар. Оныклар җәй буе миндә торалар. Аларны Иске Казан, Болгар кебек төрле тарихи урыннарга, музейларга йөртергә тырышам. Бала-чаганың фикерләве киң булсын өчен, аларга күп урыннарны күрсәтергә кирәк. Аларның исендә кала ул. Кеше баласын тәрбияләп, үзеңнекеләргә игътибар бирмичә мөмкин түгел. Оныкларны тәртипле, тәүфиклы, итәгатьле, татар җанлы, өлкәннәрне хөрмәт итүче балалар итеп тәрбияләргә иде.

Рәхмәт, Азат абый, уңышлар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100