Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшинның Тямаевны гаепләвен кабул итмиләр: «Шундый яшь, ә үзе бюрократ»

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе Радик Юльякшин Инстаграм аша Фирдүс Тямаевка җавап биргән. «Бюрократ, шундый яшь, ә үзе бюрократ», — дип тәнкыйтьли инстачылар Радикны әлеге мөрәҗәгатьтән соң.

news_top_970_100
Радик Юльякшинның Тямаевны гаепләвен кабул итмиләр: «Шундый яшь, ә үзе бюрократ»
https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе Радик Юльякшин — җырчы Элвин Грей инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте.

  • 22 март көнне Фирдүс Тямаевның Миякә районындагы концерты өзелде. Татарстаннан 700 км юл үтеп килгән җырчыга, концерт башланыр алдыннан гына, подвалны су басу сәбәпле ут өзелүе турында әйтәләр. Аннары җырчының маршрут кәгазе булмавы, концертның шул сәбәпле булмаячагын аңлаталар.

Тямаев үзе концерты өзелүен Куштауны яклап чыгуы белән аңлатты. Әмма татар җәмәгатьчелеге фикеренчә, монда төп сәбәп — җанисәп. «Мин — татар» дип җырлау сәбәпле, Тямаевны Башкортстанга кертергә теләмиләр дип аңлатты күп кенә җәмәгать эшлеклеләре. Чөнки моңа охшаш вәзгыять инде башка җырчылар белән дә булган иде. Элвин Грей-Радик Юльякшинның мөрәҗәгатендә дә җанисәп белән актив шөгыльләнгән башкорт милли активистларының фикерләре чалына.

Мөрәҗәгатькә күчик. Иң башта Радик Юльякшин үзенең ике тугандаш халыкны дуслаштыру юнәлешендә күп эшләвен яза, Башкортстан Башлыгының киңәшчесе буларак түгел, эстрада җырчысы буларак мөрәҗәгать итүе хакында әйтә.

Башта ул «маршрут кәгазе» турында аңлатма бирә.

«Башкортстан территориясенә «маршрут кәгазе» кертү турында бик күп сүз булды. Әлеге документны бернинди мәшәкатьсез алу юлларын мин Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров, Иркә һәм тагын берничә татар эстрадасы артистларының администраторларына бик теләп аңлаттым. Бүгенге көндә әлеге башкаручылар Башкортстан буенча гастрольләр белән бер проблемасыз йөри.

Ләкин ярдәмчеләрнең вазифаларын санга сукмыйча, үз белдекләре белән эш итүче сәнгать эшлеклеләре бар. Иҗади кешеләр еш кына әлеге сорауга артык әһәмият бирми, аны мөһим дип санамый. Бөтен проблемалар шуннан башлана да инде. Үзеңнең компетентсыз булыңны сәясәткә сылтап, үзеңнән корбан ясау, халык җилкәсенә капланып елау җиңелрәк. Безнең халык зур йөрәкле, һәрвакыт кызгана».

Аннары Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан вәзгыятькә аңлатма бирә.

«Нефтекамск шәһәрендәге концертым башланырга биш минут кала телефоным шалтырады. Телефонны алам, кемдер каядыр Тямаевны кертми, чыгыш ясарга рөхсәт итмәвен әйтә. Мин аңа хәл итеп булмаган проблемалар юк икәнлеген әйттем. Уфага кайту белән, нәрсә дә булса эшләргә, ярдәм итәргә вәгъдә бирдем. Ләкин бер минут узуга «кирәкми» дигән җавап алдым.

Аның үтенече һәм ярдәмнән шунда ук баш тартуы гаҗәп тоелды. Ә йокыдан торгач Тямаев турындагы сораулар белән тулган йөздән артык смс хәбәрне күргәч, мин билгеле нәтиҗәгә килдем. Әлеге хат алышу аңа билгеле бер максатларда кирәк булган. Фирдүскә әлеге мәсьәләне хәл итү юлын түгел, пиар кирәк булган.

Аның гамәлләрен искә төшердем — чүпрәккә әйләнгән тапталган песи тарихы, әле барлык концертларда «мишәрләр, алга» дип кычкыруы. Ә аннары бу хәлләрдән ким булмаган пафослы рәвештә үзенең татар дип тануы. Соңыннан ачыктан-ачык башкорт халкын мыскыллаучы сүзләр булган хоккей командасы гимнын башкаруы…»

Элвин Грей — Радик Юльякшин Тямаевны Татарстандагы этносларны бер-берсенә каршы котыртканнан соң Башкортстанга үтеп керде, дип яза. «Без моңа республикабызда юл куймабыз!» — ди ул.

Элвин Грей: «…бу вәзгыятьне „бөтен кешенең яраткан“ партиясе „Бердәм Россия“ юристлары контрольдә тотуга игътибар иттем. Безне янәдән талаштырырга, аерырга, безнең белән идарә итәргә телиләрме? Андыйларга дустанә: „.....й кирәк“ дип әйтәчәкбез. Фирдүскә киңәш: башыңны эшләт һәм ике республика арасында милләтара низаг оештырма. Ахыр чиктә, моның өчен җинаять җаваплылыгына тартулары да бар», — дип яза.

Элвин Грей Тямаевны милләтара низаг тудыруда гаепли. «Нәрсә турында язганыңны уйла. Сиңа халык ышана. Сиңа котырткан өчен Татарстанда эләкте инде», — ди ул.

Элвин Грей текстындагы берничә урын бәхәс тудыра. Моны социаль челтәрләрдә дә билгеләп үткәннәр.

Беренчедән, «Тямаев халыкны котырткан өчен Татарстанда җәза алды инде», дип яза Элвин Грей. Фирдүс Тямаевның Татарстанда халыкларны котыртып ниндидер җәзага дучар булганы юк. Аның концертларда мишәрлек темасын куертуына бәйле бәхәс булды, әмма бу иҗади шәхесләр арасындагы фикер алышудан ары китмәде. Һәм бу сөйләшүләргә Тямаев «Мин — татар» җыры белән җавап бирде.

Икенчедән, Элвин Грей мөрәҗәгатендә татар һәм мишәр халкын ике халык итеп күрсәтергә тырыша. Нәкъ менә кайбер башкорт милли сәясәтчеләре, тарихчылары татар һәм мишәр халыкларын аерым итеп күрсәтергә тырыша да инде. Башкортстанның кайбер районнарында мишәр милли үзәкләре ачылды. Мишәрнең татар халкыннан аерып карауны мишәр вәкилләре дә кире кага.

Социаль челтәрләрдә дә шул хакта язалар.

«Мишәр дигән сүзегез бик күңелне төшерде. Мишәр — ул шундый ук чиста татар кешесе".

 «Инцидент булганга бер атна узды. Күпме вакыт Элвин Грей без авыз сүз дә әйтмәде. Ә хәзер аңа тулы бер доклад язарга булышканнар. Аны көнендә үк, социаль челтәрләр аша эшләргә була иде».

«Сезнең лейблның һәрвакыт кем белән булса да конфликт. Әле Уразова, әле Салават, әле Фирдүс белән уртак тел таба алмыйсыз».

«Маршрут кәгазе» алу өчен кемнедер «майларга» кирәк, ахры. Мәдәният йортында аның кирәклеген алдан белмәгәннәрме? Ни өчен төрле чиновниклар бу хәлләрнең сәбәбен төрлечә аңлата? Әлбәттә, ничә көн узгач, аңа ул ярдәм кирәк түгел. Ә мишәр, сезнеңчә, татар түгелмени?».

«Сезнеңчә, концертка килгән халык синең Нефтекамскидан Уфага кайтып җиткәнеңне көтеп торырга тиеш идеме?»

«Бюрократ, шундый яшь, ә үзе бюрократ».

«Радик, син бик яшь шул әле. Нигә белмичә язарга? Мишәрләр — татарларнын каймагы дип юкка әйтелмәгән бит халыкта элек-электән!"

«Фирдүс һәрвакыт халыклар дуслыгы өчен көрәште, ә син мыскыллауларга күчәсең, үзеңә пиар ясау өчен милләтара низаг оештырасың».

«Радик авызыннан Хәбиров сүзләре», — дип тәнкыйтьли инстачылар Радикны әлеге мөрәҗәгатьтән соң.

Фирдүс Тямаев җавабы

Фирдүс Тямаев та җавапсыз калмады.

«Гадәттә, без Радик синең белән телефон аша сөйләшә идек. Әгәр Интернет аша чыккансың икән, әйдә шулай ук ачыктан-ачык туры эфирга чыгыйк. Минем коллегаларымның да сиңа бирәсе сораулары бар. Яныбызда киңәшчеләр дә, юристлар да булмасын. Вакытын үзең сайла, без көтеп калабыз», - дип язды ул.

Элвин Грей, моңа җавап итеп, бәхәсне очрашып хәл итәргә кирәклеген әйткән. Социаль челтәрләрдә исә аның Фирдүс Тямаевка җавапны очрашып түгел, Интернет аша әйтүенә игътибар бирәләр һәм хайп оештыруда гаеплиләр.

«Элвин, балакай, син үзең беренче пост куйдың, ирләрчә түгел», — дип язалар.

Илсөя Бәдретдинова: «Чынлап та, әйдә бер нормально итеп сөйләшик әле… Матур гына яшәп ятканда әллә нәрсә булды да куйды», — дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100