Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу малае бик кырыенда түгел»: Салаватның энесе урын өстендәге әниләрен өч ел карый

Инстачылар Салават Фәтхетдиновтан әнисен кем каравы турында сорашканнар.

news_top_970_100
«Бу малае бик кырыенда түгел»: Салаватның энесе урын өстендәге әниләрен өч ел карый
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов әнисенең хәлен белергә туган авылына кайткан. Юлда ул хатыны Ләйсәннең яраткан урынын күрсәтеп китә. «Инде 30 ел шушында туктамыйча киткәне юк», — дип урман читендәге ял итү урынын күрсәтә.

Салават әнисен дә видеога төшергән. Тәэминә апа урын өстендә ятып тора.

«Әнкәй, сиңа бөтен кеше сәлам әйтә, барысыннан да сәлам җиткерәм. Менә 61 яшьлек бәби утыра әни янәшәсендә. Әле 90 җитәбез, әнкәй, Аллаһ Боерса», — ди Салават.

«Бәлки 90ны да узып китәрмен әле», — дип шаяртып ала әнисе. «Сине танымыйм мин монда, Салаваткаем», — ди телефон камерасына ишарәләп. «Камера шулай үзгәртеп күрсәтә инде ул, әнкәй» — ди Салават.

Инстадуслары Салаватны әнисенә сәламәтлек теләгәннәр. «Сез булмаганда кем карый соң, Тәэминә апаны?», «Үзегезгә алып китеп карасагыз да буладыр, монда берүземе?» — дип борчылганнар. «Салават, син гел әнкәң кырыенда. Ул да шат күңел белән ята, малае кырыенда булгач», — дигәннәр.

«Бу малае бик кырыенда түгел шул. Менә без хатыным белән кырыенда, ичмасам. Өч ел карыйбыз инде, Аллаһка шөкер. Күп сәламнәр белән төпчек малае», — дип җавап язган аларга Салаватның энесе Рафил Фәтхетдинов.

«Исән- сау гына була күрсен!

Кайтулары ничек күңелле,

Көтеп торса өйдә әниләр.

Алар исән чакта ничә яшьтә,

Булсак та без һаман бәбиләр.

Туксаны да тулыр, Аллаһ бирса,

Җитсен иде йөзгә дә.

Яннарына кайтып китү,

Рәхәт шул безгә дә», — дип шигырь юллары калдырган Салаватның дусты Җәвит Шакиров.

«Салаваткаем ди бит, бала — ничә яшьтә дә бала булып кала»,

«Әниеңә саулык, бик яхшы шулай белеп, матур итеп сөйләшеп тора әле, барысы белән кызыксынып. Хәерле, бәрәкәтле, үзен-үзе йөртә торган гомерләр бирсен, Аллаһ Тәгалә»,

«Әниегезгә сәламәтлек, аны караучыларга түземлек», «Әни белән рәхәт тә шул, аерылулары бар. Җанкисәккәем, ятып тора инде. Баласы кайткан. Бер карасаң, үзәк өзгеч. Әй, әнине озатулары авыр шул, исән чакта һәр минуты кадерле икән. Соңыннан гына аңлыйсың шулай икәнен. Саулыгы белән яшәсен инде әниегез», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100