Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Продюсер Рифат Фәттахов Рузилә Бәдретдиновадан бер миллион сум акча дәгъва итә

Җырчы Рузилә Бәдретдиновага продюсер Рифат Фәттахов дәгъва белдергән һәм судка гариза язу белән яный. Ялгышып, Рузиләгә: «Зәлилә», - дип эндәшкәч, ул: «Рузилә», - дип эндәшүемне сорады.

news_top_970_100
Продюсер Рифат Фәттахов Рузилә Бәдретдиновадан бер миллион сум акча дәгъва итә
Солтан Исхаков

Татар сәхнәсендә чираттагы бәхәс бара. Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Сарман кызы Рузилә Бәдретдинова продюсер Рифат Фәттаховка карата үз шикаятьләрен, аның белән алга таба эшләргә теләмәвен белдергән иде.  

Рифат Фәттахов суд белән яный

Бүгенге көндә Рузиләгә «Судка кадәр белдерелгән дәгъва» (досудебная претензия) дип аталган хат килгән. Әлеге хат нигезендә Рифат Фәттахов Рузиләне килешү пунктларын бозуда гаепли.

Мәсәлән, килешүнең 19.3 пунктын бозу, ягъни концертта катнашудан баш тарту яисә катнашмау яки концертны бозуга китергән башка гамәлләр кылу өчен артист 500 мең сум акча штраф түләргә тиеш.

Шулай ук репетициягә килмәү яки репетицияне бозу өчен 10 мең штраф каралган (килешүнең 19.5.3 пункты). Тавыш яздыруга, фотосессиягә, видеоклип төшерүгә, реклама белән бәйле яки башка чарага соңга калу — 5 мең штраф (килешүнең 19.5.4 пункты).

Озак вакыт дәвамында килешү буенча үзенең вазифаларын үтәмәү өчен — 500 мең сум штраф (килешүнең 19.6 пункты).

Саныйк! 1.015.000 сум акча. Иптәшләр, бер миллион!

Хәтерләсәгез, Рузиләнең тавышы беткән дигән хәбәр таралган иде. Рузилә сүзләренчә, аның табиб биргән рәсми белешмәсе бар. Бу белешмәнең вакыты — быелның 29 гыйнварыннан башлап, 20 мартка кадәр. «Бу белешмәне мин Рифат Фәттаховка төшереп җибәрдем. Ул, көннәрне саный-саный, сыза-сыза, „больничныемның“ беткәнен көтте. Рәсми рәвештә кәгазем булгач, ул миңа бер сүз дә әйтә алмый. Аннан соң 29 мартта мин аңа уку планын җибәрдем. „Укуым бар, концертларыгызга йөри алмыйм“, — дидем. Укыгач, стипендия дә алам һәм шушы акчага яшим. Башка чыганаклардан керемнәрем юк. Шулай ук белем алырга да хокукым бар. 29 марттан соң ике концерт булды дип хәтерлим…» — дип сөйләде Рузилә.

Җырчы үз теләге һәм шәхси мәнфәгатьләрен кайгырту максаты белән генә бер концертны да, репетицияне дә бозмаган, өзмәгән.

Шулай ук бу дәгъва нигезендә Рифат Фәттахов Рузиләдән, 10 календарь көннән дә соңга калмыйча, продюсерның намусын һәм абруен түбәнсетүче мәгълүматларны шул ук формада, бу мәгълүматлар басылган ММЧларда кире кагуны, шулай ук дәгъваны кабул иткән, продюсер белән килешмичә интервью бирмәүне һәм уртак эш белән бәйле башка гаризалар ясамауны, мәгълүматны таратмауны таләп ителә.

«Интервью бирмәүне таләп итү кешенең „Һәркемгә фикер һәм сүз иреге гарантияләнү“ хокукын бозу (Россия Федерациясе Конституциясенең 29 матдәсе)», — ди Рузилә.

Шулай ук искә төшереп үтик: Рузилә үз теләге белән килешүне өзәргә теләсә, ул 5 миллион сум акча түләргә тиеш булачак. Бу хакта Рифат Фәттахов Рузиләгә юлланган хатында да хәбәр итә.

Рузилә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат та юллаган иде, ул Татарстанның Мәдәният министрлыгына җибәрелгән.

Рузилә урынына Сөмбел Заһидуллина килә

Килешүнең тагын бер пункты шәхси тормышка кагыла. «Продюсер рөхсәтеннән башка, эшләгән дәвердә кияүгә чыгарга, бала табарга хокукым юк», — ди Рузилә. Килешү 10 елга төзелгән. Димәк, ун ел дәвамында җырчы кыз, Рифат Фәттахов рөхсәтеннән башка кияүгә чыга алмый.

«Бу — кешенең шәхси тормышка булган хокукын бозу (Россия Федерациясе Конституциясенең 23 маддәсе)», — ди җырчы.

Тагын шунысы да бар: Зәлилә исемле җырчы башка булмаячак. Бу тәхәллүс продюсерга кала. Бары тик Рузилә Бәдретдин генә калачак.

9 апрельдә ваһаповчылар Чаллыда «4-ӘҮ» дип аталган концерт куйды. Күптән түгел Ваһапов фонды белән җырчы Сөмбел Заһидуллина эшли башлады. Әлеге концертта нәкъ менә ул Рузилә урынына чыгыш ясады.

«Җырчы буласым килә»

Рузилә, бу аңлашылмаучанлыклар кайчан башланган иде?

Барысы да октябрьдә башланды. Мыскыллауларга, пычрак сүз атуларына түзәр әмәл калмагач, ризасызлыгымны белдергәч, Айбикә мине «ватсаптагы» чаттан алып атты. Аннан соң Айбикә дә, Рифат Фәттахов та мине «блок»ка кертте. Бу гамәлләре минем белән эшлисе килмәүләре турында сөйләмиме?! Мине җырчы һәм кеше буларак кимсетүгә түзә алмадым.

Миңа акча түләмиләр иде, дидең. Калганнарга түлиләрме?

6-7 ел эшләп тә, юньле акча түләү күргәннәрдер дип уйламыйм, чөнки барысы да минем күз алдымда булды, аларга да акча эләкми иде. Гөлсирин Ваһапов фондында эшләгәнгә күрә генә хезмәт хакы ала иде. Аның әйтүенчә, хезмәт хакы фатир арендалауга кереп бетә. Бу аның сүзләре!

Әмма миңа түләүче булмады. Мине җырчы буларак банкетка чакырсалар, үзем хәл итеп кенә эшли алмыйм. Барысы да алар аша эшләнә, чыгыш ясасам да, акчасын тулаем кайтарырга тиешмен. Ә минем эшләү һәм эшләгән өчен акча алу хокукым бар! Әнием мине, энемне кеше итәр өчен болай да тырыша. Үз-үземне жәлләтәсем килми. Бары тик тамашачы мине ишетсен иде.

Җырларың да, клипларың да бар. Алары нинди акчага ясалган икән?

Аранжировка ясала икән, гонорарымнан тотып калына. Клип белән дә шулай ук. Ике ел дәвамында 60 мең генә алдым. Әмма Фәттахов 2020 елның февралендә үк коллектив алдында минем табышка чыгуымны әйткән иде. Шулай булгач, ике клипны, алынган костюмнарны һәм башка сарыф ителгән акчаларны капладым дигән сүз.

Хәтерләсәң, мин синнән интернеттан гына, Айбикә аша интервью алган идем. «Бүгенгә соңгы соравым: җырлап ничә сум акча эшләдең әле?» — дип сорадым. «Санап әйтә алмыйм, ләкин үз-үземне кайгырта алырлык эшлим. Рифат Әхмәтович әйтүенчә, бу — беренче ел өчен яхшы күрсәткеч», — дидең син. Тагын бер искәртәм: бу җавапларны миңа Айбикә тапшырды.

Мин биргән җавапларны аның төзәтеп җибәрә торган гадәте бар иде… Кайбер җавапларым ошамаса, төзәтүемне сорый иде.

Шулай да «Болгар радиосы» премиясенә лаек булдың. Зәңгәр төстәге күлмәктән идең дип хәтерлим. Бу Фәттаховның ярдәме белән түгел микән?

2019 елда премия алдым, әйе. Ул күлмәкне 2019 елның җәендә тектерә башлаган идек, теге елны гына акчасын түләп бетерделәр. Фәттахов үзе сорап, шушы премияне «Зәлилә»гә алып бирде, Рузиләгә түгел бит! Димәк, үзенә каласы проектка үзе сорап алган дигән сүз.

Тавыш өзелгәч, ни булган иде?

2 декабрьдә репетиция вакытында «Сарман»ны ике тапкыр җырладым. Өченче тапкыр кабатлаган вакытта соңгы суза торган урында тавышым өзелде. Фәттаховка: «Җырлый алмыйм», — дидем. Фәттахов: «Шуннан? «Плюска» җырларсың», — диде. Әле ул көнне минем генә түгел, Илһам Вәлиевнең тавышы белән шулай ук ниндидер проблемасы бар иде. Филармониягә табиб-фониатрны чакырттылар. Фониатр: «Җырлый алмыйсың. Тере тавышка җырлыйсың килсә, адреналин кирәк яки «плюс“ка җырлыйсың», — диде. Без шул ук көнне квартет (ягъни дүртәүләп) җырларга тиеш идек. Тавышым булмагач, әлеге номерны программадан алдылар. Ә мин бары тик шушы номерга тегелгән күлмәкне киярмен дип уйлап, башкасын алмаган идем. Шуны киеп маташканда, Айбикә: «Син бу костюм белән җырламыйсың», — диде. Моны концертка кадәр берничә көн кала әйтеп булмады микән? Ә миндә башкасы юк! Шуннан соң чишендем! Дүрт җыр калып бара, чыгарга кирәк. Башка күлмәгемне китереп өлгерделәр, чыгыш ясадым. Әмма Ранис нәкъ менә шушы квартет вакытында кияргә дип тегелгән костюмнан чыгыш ясады… Бу Айбикәнең үч алуы булды микән?!

Киләчәккә планнар ничек соң, Рузилә?

Бүлешәсем килми, планнарымны сөйләргә яратмыйм. Җырчы буласым килә. Хәзер менә бу проблемаларны хәл итәргә иде. Болай булыр дип бер дә уйламадым, Фәттаховның кем булуын белмәгәнмен…

Рифат Фәттахов: «Без фикер әйтергә әзер түгел»

«Без фикерне әйтә алмыйбыз. Бу — юридик мәсьәлә. Без аны юридик юл белән генә хәл итә алабыз. Ул теләсә нәрсә әйтсен, әлегә без фикер әйтергә әзер түгел», — диде продюсер Рифат Фәттахов.

Рифат әфәнде: «Кайчан әзер булырсыз?» — дигән сорауга: «Бәлки бер айдан, бәлки ярты елдан», — дип җавап бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100