Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңа пиар кирәкме?» — Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны ялган таратуда гаепли

«Мин Ришатка җырларымны башкарырга рөхсәт бирдем һәм үз сүземнән кире кайтмадым», - ди продюсер.

news_top_970_100
«Аңа пиар кирәкме?» — Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны ялган таратуда гаепли
"Татар-информ" архивы

Продюсер Рифат Фәттахов җырчы Ришат Төхвәтуллинны ялган таратуда гаепләгән.

Ришат туры эфирда элекке продюсерының иске җырларын яңадан тартып алуы, башкарырга рөхсәт бирмәве турында сөйләгән иде. «Рифат Фәттахов миңа җырларны рәсми һәм документаль рәвештә тапшырырга тиеш иде. Һәрвакыттагыча, бу үз вакытында эшләнмәде һәм хәзер ул миңа җырларны башкарырга рөхсәт бирми», — диде җырчы. 

Рифат Фәттахов исә бу сүзләрне тулысынча кире кага. Үз сүзеннән баш тартмавын әйтә. Фәттахов Ришатка бу пиар, яңа гауга өчен кирәк дигән фикердә. 

«Әйе, мин Ришатка җырларны башкарырга рөхсәт итәм, дип вәгъдә бирдем һәм үз сүземнән баш тартмадым. 

Әлбәттә, килешүнең төрле вариантлары каралды, бу өлкәдәге тәҗрибәле юристлар белән озак уйлаштык.

2 августта мин Ришатка: «Мы готовим договор о передаче неисключительных прав!» — дип яздым.

Йә, әйтегез, кайда монда «кирегә алды», «рөхсәт итми», «тупо запретил»?!

Киресенчә, сүз Ришатка җырлау хокукы бирү турында бара!

Закон нигезендә, «неисключительное право» җырны башкару өчен бөтен мөмкинлекне бирә.

2 августтан соң Ришат та, аның вәкилләре дә минем белән дә, безнең фонд белән дә бер тапкыр да, бернинди дә элемтәгә кермәде.

Моннан соң миндә шик тә туа: Ришатка бу җырлар кирәкме икән? Әллә аңа кабат шау-шу, җәнҗал кирәкме?! Бәлки, аңа пиар җитмидер?

Күрәләтә, ачыктан-ачык ялган тарату, нахак гаеп ату аңа нәрсәгә кирәк икән?» — дип язган продюсер инстаграмда. 


Әлеге посттан соң Фәттаховның күпчелек виртуаль дуслары Ришат ягына күчкән. Комментарийларга күз салыйк. 

«Игътибар Ришатка түгел, сезгә җитми бугай. Ришат соңгы арада тагын да популярлашып китте. Ә сезнекеләр кем? Бер җырларын да ишеткәнем юк, теләгем дә юк. Алар Ришат кебек популяр булмаячаклар да. Аның исеме белән сез үзегезгә пиар ясыйсыз монда»;

«Ришатка пиар кирәкми! Пиар өчен генә андый юлга бара торган егет түгел ул»;

«Ришатка пиар кирәкми. Ул болай да зур дәрәҗәдә. Ул җырлап, сезнең җырларыгызны халыкка таратты. Рәхмәтле булыгыз. Дуслаштылар дип шатланган идем, сүзегездә тормыйсыз икән»;

«Неисключительное право» димәдегез аның концертында.”Җырларымны кире сиңа бирәм», — дидегез»; 

«Ришат - үз өстендә күп эшләүче җырчы. Шулай булмаса, шундый дәрәҗәгә ирешмәс иде. Вагапов-фест белән генә ерак китә алмыйлар башкалар»;

«Татар җырын кая кадәр күтәрмәкче буласыз соң сез? Кая карама, артистларыгыз белән конфликт! Колбиләүчегә әйләнәсез бугай!»;

«Бу татар артистлары арасында гауга бетәсе булмады инде. Җырласын инде җырлыйсы килгән кеше, гомерлеккә килмәгәнсездер бит. Һәр җырчының үз җыры бар, ә кеше җырын кешегә бирү гел дөрес нәрсә түгел. Килешми, туктагыз бу ызгыштан. Нигә рус җырчылары арасында мондый галәмәт юк? Үрнәк алыгыз алардан», — дигән киңәшләр дә бар. 

Композитор Илгиз Закировны, бу ситуация турында укыгач, үз җырларының язмышы борчыган. «Ә мин күпме җыр яздым, белмим, алар кем кесәсен калынайта микән?! Миңа җырлардан бер тиен дә акча килгәне юк, нык ачу килә шуңа!» — дип язган ул. 

Ришатның юлында Рифатның очравы үзе зур бәхет дип санаучылар да бар икән. Алар да фикерләрен калдырган. 

«Талантлылар күп, һәркемгә дә әйбәт продюсерлар гына очрамый шул. Олы юлга чыгара алган продюсерны очрата алуы — Ришатның бәхете. Продюсер хезмәтен хөрмәт итәргә һәм субардинация сакларга өйрәнергә генә кирәк иде. Үзем бу өлкәдә эшлим, респект продюсерларга», — дип язган ул инстачы.

Искә төшерәбез, Ришат белән элекке продюсеры арасындагы конфликт күптән дәвам итә. Рифат Фәттахов аны «Тыңлачы, сандугач» җырын урлап җырлауда гаепләде. Эш судка кадәр барып җитте. Ришат Төхвәтуллинның яз көне узган Казан концертларында алар янәдән «дуслашкан» иде.

Әлеге теманы алга таба күзәтүебезне дәвам итәчәкбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100