news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновны суд рәсми рәвештә аерган

Ильмира Нәгыймова бу хакта сторисларында сөйләгән.

news_top
Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновны суд рәсми рәвештә аерган
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Бүген Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов белән рәсми рәвештә аерылышуларын хәбәр итте. Чаллы шәһәр суды гаиләне таркату турында карар чыгарган. Ильмира сторисларында бүген суд булуын сөйли һәм суд карарын күрсәтә. Җырчы: «Булды. Әлеге тема ябык», — дип тә язган.

Ильмира Нәгыймова үзе: «Мин Руслан белән инде бер ел буе аерылам. Судья аның танышы булу сәбәпле, безне һаман аера алмыйлар. Ватсап аша сөйләшеп, көлешеп яталар, судны бертуктаусыз күчерәләр. Аерылышырга гаризаны узган ел 9 ноябрьдә биргән идем. Әле дә судларга йөрим, ә аның бер тапкыр да килгәне юк», — дип сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар