Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкай үлеме турында: «Мин булмасам, беркем белми кала иде»

Журналист Илфат Фәйзрахманов артист Рәшит Шамкайның каберен видеога төшергән.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкай үлеме турында: «Мин булмасам, беркем белми кала иде»
Солтан Исхаков

«Бүген Арча районының Түбән Оры авылында берьюлы ике яңа кабер барлыкка килде. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе — Рәис абый Лотфуллинны урнаштырып куйдык. Аны авыл халкы үз итеп дәү абый дип йөртә иде. Икенчесе — татар халкының мәшһүр улы, яраткан артисты Рәшит абый Шамкай үзенең сөекле хатыны Суфия апай янына килеп сыенды. Рәшит абый Суфия апаның вафатын бик авыр кичергән, ул һәрвакы җәмәгатен мактый иде. Бүген алар Олы Оры авылы зиратында янәшә яталар», — дип пар каберләрне күрсәткән Илфат Фәйзрахманов.

«Рәшит абый авырый иде инде. Ләкин өйдә үз-үзен йөрткән. Улы эштән кайтканда авыраеп киткән вакыты булган. Табиблар үлемен теркәгәннәр. Улы белән таныш түгел идем. Мине бик сөендерде, киләчәк язмышымны шушы авылым, минем авылым белән бәйләргә җыенам, диде. Әти Түбән Орыны бик яратты, чөнки монда мәхәббәтен тапкан дип тә өстәде», — дип язган Илфат Фәйзрахманов.

«Илфат абый, хушлашу иртәгә дип язганнар иде тугелме соң?» — дип сораган җырчы Илдар Ямалиев комментарийларда.

«Гафу, мин булмасам, белми кала иде татар дөньясы. Анда шалтыратам, монда хәбәр салам, беркем белми, аптырыйлар. Ә зиратыбызда кабер казып яталар. Берьюлы ике кабер, ике команда», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100