«Татар җыры—2021»: легендар Зөлфәт Хәким, помада ашаган Салават, Илсөягә ни җитми? | intertat.tatar

«Татар җыры—2021»: легендар Зөлфәт Хәким, помада ашаган Салават, Илсөягә ни җитми?

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге зур концертлар залында 22нче Халыкара «Татар җыры — 2021» фестивале узды. Татар эстрадасында грандиоз тамаша булган кичәдән «Интертат» репортажы.

Чикләүләр булу сәбәпле, былтыр «Татар җыры» фестивале үткәрелмәгән иде. Оештыручылар ике елныкын бергә уздырабыз, диделәр. Ике елныкын бергә үткәрү сәбәпле, «Алтын барс» сыннарын да берәрне генә тапшырдылар бит. Быелгысын 22 дип санап буламы соң?

Концерт алдыннан «Барс Медиа» җитәкчесе Камил Гәрәев, Радик Юльякшин, Зөлфәт Хәким һәм шоу-бизнеска яңа гына аяк баскан «Караш» төркеме журналистлар белән очрашты.

«Быелгы фестивальгә безнең иң популяр һәм бик билгеле җырчыларны керттек. 20 ел дәверендә үткәрелгән фестиваль бераз үзгәреп бара, шуңа күрә яңалыклар да күп. Яңа башкаручыларыбыз бар. Чыннан да фестиваль ике ел өчен генә түгел икән, өч ел өчен», — диде Камил Гәрәев.

Радик Юльякшин өчен ул өч ел өчен. Чөнки ул 2019 елгы «Алтын Барс»ын алмаган булган икән. Җырчы коронавирус белән бераз алданрак авырта башлады, дип аңлаттылар сәбәбен. Кичәнең беренче «барс»ы шунда тапшырылды.

Зөлфәт Хәким: «Татар җыры» белән бик якты хатирәләрем бәйле»

Юльякшин: «Авырмагыз, авырмагыз, үзегезне саклагыз» — дигән теләкләрен җиткергәч, сүз Татарстанның халык язучысы Зөлфәт абый Хәкимгә бирелде.

Авырмагыз дип мин әйтергә тиеш, чөнки яңа гына Германиядә ярты ел дәвамында дәваланып кайттым. Сәламәтлеге булган кешегә һәр кич хәерледер. Бүгенге көн минем өчен аеруча кадерле, чөнки самолеттан төшүгә монда килдем. Әлбәттә, авырыйм дигән сәбәп белән килми калырга да мөмкин идем, әмма «Татар җыры» дигән төшенчә минем өчен зур әһәмияткә ия, кадерле. Җырларны күзәткәндә мин тәнкыйть күзлегеннән дә карыйм, бу турыда Камил әфәнде белән сөйләшәбез, ачуланган чакларым да була.

«Татар җыры» миңа бик якын, чөнки мин — беренче фестивальгә сценарий язган кеше. Ул Камал театрында булган иде. Хәзер инде — 22нче «Татар җыры», мин 22 яшьлегемне искә төшерәм: ул вакытка әллә нәрсәләр күргән идем инде. Минемчә, бу хәйран зур вакыт.

«Татар җыры» белән бик якты хатирәләрем бәйле. Мондый вакыйгаларның бүгенге көндә булуы бик зарур һәм зур әһәмияткә ия, чөнки татар җыры сәнгате безне бергә җыеп, укмаштырып тора шикелле. Безне, татар халкын, милләт, бер кавем буларак укмаштыра торган әйберләр күп түгел бит, — диде ул. Аннары, артына борылып: «Мин сөйләп бетерим инде, яме», — дип куйды. Ул вакытта аның артында торган Радик Юльякшин һәм Камил Гәрәев нидер сөйләшеп тора иде.

 Өч-дүрт минутлык җыр дәүләт җитәкчесенә дә, гади кешегә дә кирәк, — дип дәвам итте язучы. — Ул наркотик кебек, аны тыңламыйча берәр кешенең көне үтәме икән? Шуңа күрә моны дөрес куллана белергә тиешбез. Яшь буын ниндидер башка музыка тыңлый, чөнки техник мөмкинлекләр бик күп, алар чит-ят мохиткә тайпылмасын өчен, мондый фестивальләр даими рәвештә булып торырга тиеш.

Минем бер тапкыр да болай халык алдында рәхмәт әйткән юк иде бугай. Камил әфәндене туксанынчы еллар башыннан беләм, милләт җанлы булуын беренче очрашуда ук тойдым. Аңа рәхмәт әйтәсе килә. Ярар, без, иҗат кешеләре, нидер эшлибез, хәлебездән килгәнчә булдырабыз кебек, әмма аны гамәлгә ашыру Камил әфәнде кебек кешеләр булса гына мөмкин», — диде халык язучысы.

Камил Гәрәев Зөлфәт абыйга язучының канатлы сүзләре, фикерләре тупланган китапның беренче нөсхәсен бүләк итте.

«Без аны ут сүз авторы буларак беләбез. Бер сөйләшеп утырганда, аның афоризмнары китабын чыгарырга уйладык. Бәлки, үзе ачуланыр да инде. Бүгенге көндә сигнал нөсхә килде. Тәнкыйтьләр, төзәтүләр булырга мөмкин, — диде. «Бу сигнал нөсхәме?» — дип Зөлфәт абый балаларча гаҗәпләнеп тә куйды. Анда язучының җиде йөзгә якын фикерләре тупланган.

Бу ел нәрсәләр белән истә калды дигәч тә Радик «коронавирус һәм пандемия» диде. Ул аны артист буларак әйткәндер инде, әмма өйләнүе алай истә калмадымы икән? Зөлфәт абыйга бу ел алты ай дәвалануы белән истә калган. «Төшенкелеккә бирелергә кирәкми, башка илләрдә дә шундый ук хәл, әмма тормыш дәвам итә: кеше шатлана, кайгыра, газапланып бала таба, елый. Тарихта андый хәлләр күп булган, кабул итәргә генә кирәк», — ди халык язучысы.

«Алтын барс» ны сәхнәдән Динә Гарипова гына алды

Концерт үзе «әти-әни», «милләт» дигән сүзләр белән башланып китте. Беренче булып Динә Гарипова «Ай, былбылым» җырын башкарды. Бер мәлгә кинотеатрда «Зөләйха күзләрен ача» фильмын карарга килгән кебек булып китте.

Чыгыштан соң Камил Гәрәев Динә Гариповага «Алтын Барс» сынын тапшырды. «Динә — безнең халкыбызның иң гүзәл кешеләренең берсе. Ул җиңүләре белән безнең халыкны бөтен дөньяга танытты. Ул — сәнгать, җыр, олимпия чемпионы», — диде «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе.

Әйтергә кирәк, премияне сәхнәдә бары тик Динәгә генә тапшырдылар. Калганнарга сәхнә артында гына өләштеләр ахры, ярар, вакыт сузылмады.

Алып баручыларның төртмәле шаяртулары

Концертка хәләл җефете белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды. Җырчыларга әллә ни сүз әйтеп булмый, чыктылар да җырладылар, кайберләренә карата «ул ничек монда эләкте икән» дигән уйлар булды, әлбәттә, әмма алып баручыларның «шуточкалары» барысын да уздырды.

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар чыгышы алдыннан Гөлназ Сәфәрова шоу-бизнестагы хәбәрләрне барлап алырга булдылар. «Финанс пирамидалар ишелде, Грей өйләнде, Тямаев белән дуслыклары бетте, Нәгыймова белән Кираметдинов аерылышты, Салават та QR-код ясатты, ой, вакцина ясатты», — диде. Гомумән, ул «вакцина», «кодлар», «антитәнчекләр» кич буе «в топе» булды.

Рузилә Хәертдинова чыгышыннан соң Искәндәр Хәйруллин аның иң популяр җыры дип «Ромашка» җырын атады. «Кайсы Рүзилә дисән, Рүзилә Ромашка Хәертдинова, диләр», — ди. Шуннан китте, әйдәгез башка җырчыларга да өстәмә исемнәр уйлап таба башладылар.

Данир Кемаль Сабиров, чөнки этенең кушаматы «Кемаль», хатыны хөрмәтенә — Ришат Тәтишка Фазлыйәхмәтов, дөрес туклану белән бәйле рәвештә — Рифат ДТ Зарипов, Әнвәр Акча Нургалиев, чөнки хатын-кызлар акча ярата. Айдар Бриз Галимов, чөнки «бриз» — яшь бәрәңге сорты (ул тема бер концерттан да калмый). Алып баручылар үзләрен дә читтә калдырмады. Гөлназ үзенә «алыштыргысыз» дигән өстәмә исем куйса, Искәндәр аны «тагын шул инде Гөлназ» дип үзгәртте. Искәндәрне Мыраубатыр диделәр, чөнки ул Камал театры артисты Мыраубатыр ролендәге Хәйруллин.

Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышыннан соң артистларның Кыш бабайга язган хатларыннан өзекләр укылды. Беренчесе: мин сәхнә дустым белән ачуланыштым, дуслаштыр әле. «Моны кем язганны каян беләсең инде, ярты эстрада бер-берсе белән ачуланышып беткән», ди Искәндәр. Әмма кем язганын гоманлау кыен булмады ахыр чиктә, хат башында «Һаумыһыгыз» дип язылган булган икән.

Икенче хат: Кыш бабай яхшы килен, яхшы кияү давай. Моны Илсөя Бәдретдинова язган икән, гәрчә үзе бу кичәдә юк иде.Үзенә яхшы кияү һәм улына хатын соравы, имеш.

Кичә дәвамында бүләкләр дә булды — «Татар Радиосы»ның 20 еллык юбилеена чакыру билетлары төрелгән футболканы аэропушкадан залга аттылар, дөресрәге Гөлназ Сәфәрова атты. Берсе арттагы рәтләргә очты, берсе артка оча иде, түшәмгә бәрелеп алга төште. Шунда алып баручы Искәндәр: «Татарда шундый әйтем бар — насыйп булган әйбер тишеп булса да керә», — дип шаяртты.

Филүс Каһиров җырлаганнан соң алып баручылар сәхнәнең уң ягыннан чыкты. «Халыкның башын бутап тегеннән монда, моннан тегендә йөреп торабыз, алар тик уңга, сулга карап утыра», — ди Гөлназ. «Халык тәнәфес көтә, шуңа боргаланып утыра, әнә кайберәүләр кулга сиптерә торган антисептикны авызларына сиптерә башлады инде», — ди Искәндәр. «Юк, алар аны күзләренә сиптерә. Антисептик сипкәч, күзләре яхшырак күрә башлый һәм чип-чиста карашлары белән чираттагы лауреатка карап, сокланып утыра ала», — ди Гөлназ Сәфәрова. Иптәшләр, текстны укыганда да антисептик сиптереп укыгыз инде, яме.

Юльякшинга: «Икенче юлы туеңа безне дә чакырырсың»

Кичәдә сәхнәдә бик еш күренмәгән Илназ Сафиуллин да чыгыш ясады. Ул җырчылар ничек сайлангандыр. Башта бит кичәдә «иң популяр җырчылар була» дигәннәр иде, баштагы Рузилә Хәертдинова, Ябай Малай, Фирүзә шулай ук популярмы? Эльмира Мифтахова белән «Караш» төркеме «Яңа йолдыз» проекты җиңүчеләре буларак катнашты. «Караш» төркеме «Без бергә мәңгегә» дип җырлый башлаган иде, рэп өлешендә мин сүзләрен аңлап бетермәдем.

Сәидә Мөхәммәтҗанова белән «Яңа йолдыз» проекты финалисты Илнар Шәрәфетдинов «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды. Аның бер куплетын инглиз телендә җырладылар. «Татар җыры»нда нигә кирәк иде икән ул, дип уйладык. Чит ил җыр фестивальләрендә татар җырын ишеткән юк әле.

Беренче бүлектә Иркә Һәм Радик Юльякшин гына икешәр җыр башкарды. Чыгыш алдыннан, әлбәттә, туе турында сүз булды. «Анда нәрсә генә булмады, без генә булмадык», — ди Гөлназ. Чыгыш тәмамлангач: «Икенче юлы туеңа безне дә чакыр», — дип озаттылар. Икенче хатын алырмы икән? Ярар, начарга юрамыйк инде. Шуның белән беренче өлеш тәмам.

Искәндәр Хәйруллинга: «Эльмираның күлмәк астында синең дә озаграк ятасың килер иде»

Икенче бүлекне Фирүзә башлады, ул да иң популярлар сафында түгел кебек. Аннары Айдар Рәкыйпов сәхнә тотты. Ул «Бас, әйдә, бас» җыры белән татар, башкорт халкын бергә булырга, рәхәтләнеп, башкаларны көнләштереп биергә чакырды. Һәм биеделәр дә — алда утыручылар дәртле көйгә түзә алмыйча, сикереп торып «кыздыра» башлады. Шул арада Айдарның биючеләре дә залда утыручылар арасыннан килеп чыкты. Кыскасы, Айдар, афәрин!

Эльмира Кәлимуллина сәхнәдә озын күлмәктән иде. Ул үзе шакмак тартма өстенә басып җырлады. Биш-алты кыз җилфердәгән күлмәк кыяфәте чыгарырга дип Эльмираның итәк астында иде. Номер шәп булды. Тик менә җыр беткәч, Эльмира тиз генә кереп китә алмады. Теге итәк астындагы кызлар татарча аңламый булып чыкты, тиз генә чыга алмадылар инде… Шунда Гөлназ Сәфәрова Искәндәргә: «Аларга анда рәхәттер. Эльмираның күлмәк астында синең дә озаграк ятасың килер иде», — дип шаяртты.

Кичәдә «Голос» проекты берләштергән татар кызлары өчәү бергә чыгыш ясады. Сәидә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина бер-бер артлы халык җырларыннан өзек башкарды, соңыннан «Туган як» җырында тавышлар кушылды. Бик матур булды дип саныйбыз.

Иң күп алкышлар җыйган артист Ришат Төхвәтуллин булды, беренче җыры «Сарман вальсы» иде. Җырның бер өлешен ул Илһам абый Шакиров тавышына кушылып җырлады. Тамашачыга бик ошады. Аннан соң яшьләрчә «Сула» җырын башкарды.

Гүзәл Уразова башта Илдар Хәкимов белән чыгыш ясады, үзе генә башкарган җыры алдыннан фәлсәфи уйларга бирелде. «Кайвакыт бик күп уйланам. Бер зур теләгем бар: 20-25 ел үткәч, монда сезнең оныклар килсен иде, ә мин алар өчен җырлармын», — ди ул. Безнең оныкларга да насыйп булсын Гүзәл апаны сәхнәдән күрергә.

Салават Айдар Галимовка: «Син ветеран булгач, мин кем? Памятник?»

Соңыннан чыгыш ясаган Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Зөлфәт Хәким икешәр җыр башкарды. Салават абый беренче җырын башкаргач, кулъяулык белән иреннәрен сөртеп куйды. «Гомер буе Айдар Галимов артыннан җырлап, шуның помадасын ашадым инде», — дип шаяртты. Тагын бер хәл турында сөйләде. «Уфада Айдар сәхнәгә чыкты да, мин барлыгын онытып җибәрде ахры. Мин монда ветеран дип сөйли. Чыккач әйттем инде: «Син ветеран булгач, мин кем? Памятник?» — дип сөйләде. Зал дәррәү кубып көлде.

Соңыннан «Татар җыры» сәхнәсенә Зөлфәт абый Хәким чыкты. Зөлфәт абый олы яшьтә, озак вакыт чирләп тә ятса да, концертка килгән, бик матур нокта куйды. «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырын ул тетрәндергеч итеп җырлады.

Тулаем алганда, быелгы «Татар җыры» югары дәрәҗәдә үтте. Артистларның да күбесе халыкка күптән таныш иде. Иҗат юлын әле генә башлап килүче һәм исемнәре билгеле булмаган җырчылар алай ук күп түгел иде. Һәм бу дөрес тә. Чөнки «Татар җыры» ның тугры тамашачысы бәйрәмгә барыбызга да күптән таныш, яраткан артистларны күрергә килә.