Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ильяс Халиковка: «Килешәм, без бозык жырлар жырларга тиеш түгел»

Ильяс Халиков җырчының «Син юләр, мин юләр» дигән җыры турында үз фикерен әйткән иде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ильяс Халиковка: «Килешәм, без бозык жырлар жырларга тиеш түгел»

Автор-башкаручы, дини эчтәлектәге җырлар җырлаучы Ильяс Халиков концертларның күбесендә бозык җырлар җырлануы хакында фикер әйткән иде. Егет-кызлар сикереп бии торган җырлар турында Ильяс: «Алар хәрәм җырлар рәтенә керәләр, динебез буенча да аларны башкарырга ярамый. Җыр тыңлаганнан соң кешеләр исерткеч эчемлекләр куллана яки башка бозыклык эшли башлый. Яки инде концертка алдан ук «хәзерләнеп киләләр».

Хыянәт турында җырлаучылар да күп. Теләсә кайсы җырчыны карасаң, репертуарлары шундый җырлар белән тулган», — диде җырчы.

«Мин юләр, син юләр» дигән җыр мине бөтенләй шаккатырды. Үзебезгә дога кылып җырлап йөргән шикелле була тугелме?» — дип әйтте Ильяс Халиков, Фирдүс Тямаевның шул исемдәге җырына аерым басым ясап.

Ильясның әлеге сүзләрен «Интертат» сайты үзенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырды. Авторга җавап-комментарийны, иң беренчеләрдән булып, Фирдүс Тямаев язган.

«Ильяс Халиков дөрес әйтә, килешәм. Без бозык жырлар жырларга тиеш түгел! Рәхмәт бу теманы күтәргәнең өчен, уйланырга вакыт!» — дип яза Фирдүс. Җырчының башкалар белән килешкән вакыты бик сирәк булганганмы, инстачылар мондый эчтәлектәге җавапка шаккатып, 16 лайк калдырганнар.

Калган комментарийлар турыдан-туры Ильяс Халиков өстенә яуган.

«Бик матур, бик оста жырлыйлар әле. Гөнаһ дип, кеше концертка йөрмәскә тиешме? Диндә андый гамәл юктыр ул. Сикереп биесә ни булган, алар шуның өчен укыганнар, биесеннәр, җырласыннар. Сез дә җырлыйсыз бит, нигә дога гына укып утырмыйсыз?»;

«Егетләр-кызлар биеп күңел ачкан Радикның никах туен акчага алып баргансың бит. „Юк, Радик, син хәрәм җырлар башкарасың“, — дип тормагансың. Балаларны туйдырырга, гаилә алып барырга акча кирәк икәнлеген аңлыйм. Ләкин үзеңнең юнәлешеңнән һәм фикерләреңнән тайпылу дөрес түгел дип саныйм» (Ильяс Халиков танылган җырчы Элвин Грейның никах мәҗлесен алып барды. Соңыннан, үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде);

«Бу Халиков абый кайчан дингә кереп китте соң әле? Моңарчы кайларда йөрде икән? Тикмәгә генә исерек айнымасын, хәерче баемасын», — дип әйтмәгәннәр. Ике көн бисмилла әйтәләр дә, әллә кем булалар»;

«Иптәш Халиков, диндә, гомумән, җырларга-биергә ярамый. Сез кайда укыдыгыз пәйгамбәрләрнең җырлап-биеп йөрүләре турында?»;

«Кыз-егет сикереп бии торган гына түгел, татар артистларының яртысы сәхнәгә ярымшәрә чыга»;

«Килде-китте җырлар шайтаннан, анысы дөрес. Әмма матур, саф, акыллы, дингә өндәүче җырларны нигә җырламаска?» — дип язганнар инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100