Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миләшләрем» җырының авторы Мөдәррис Шакиров: «Башыма сыймый - судлашып яталар икән!»

«Дилә белән Лэйнаның безнең җырны бүлешеп, судлашып ятулары бик күңелсез күренеш, әлбәттә. Шәхсән үземнең «Миләшләрем» җыры өчен беркайчан да, беркемнән дә акча сораганым булмады. Әмма заманалар үзгәрә икән шул», — ди Мөдәррис Шакиров. «Интертат» «Миләшләрем» җырының сүзләре авторы Мөдәррис Шакировны эзләп тапты.

news_top_970_100
«Миләшләрем» җырының авторы Мөдәррис Шакиров: «Башыма сыймый - судлашып яталар икән!»

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә ике артист арасында чыккан яңа җәнҗалны күзәттек — яшь җырчы Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина «Миләшләрем» җырын бүлә алмый. Лэйна, җырга авторлык хокукларының тулысы белән үзендә булуын исбатлап, «Миләшләрем”не мәҗлесләрдә «качып» кына башкаручы Дилә Нигъмәтуллинаны судка биргән. Суд карарны Лэйна файдасына чыгарган — хокуклар аңа күчкәннән соң, җырны ике тапкыр башкарганы өчен Дилә Нигъмәтуллина Лэйнага 70 мең сум акча тиеш. Лэйнаның продюсеры Илдар Нигъмәтҗанов сүзләренчә, Диләнең җырны әле тагын бер тапкыр башкарганы ачыкланган. Ул факт өчен Лэйна командасы, бөтенләй башка сумма сорап, яңадан судка мөрәҗәгать итәргә җыена.

Менә шушы Алсу Хисамиева репертуарыннан булган бер гөнаһсыз «Миләшләрем» җырын ике җырчы да акча эшләү өчен кулланган булып чыга. Лэйнаның продюсеры сүзләренчә, Дилә Нигъмәтуллина аны банкетларда җырлап, коммерция максатында файдаланган. Ә Лэйна Диләдән акчаны «аз булса да акылга утырту өчен» каермакчы була. Биредә акча эшләгән тагын бер фигура бар әле. Җырның көй авторы, композитор Зөфәр Хәйретдинов җырга авторлык хокукларын биш елга Лэйнага саткан. Тик бу уенда ике җырчы һәм бер композитор иң төп кеше — «Миләшләрем» нең сүзләре авторы турында онытып җибәргәннәр.

«Интертат» 90нччы елларда шул матур шигырьне язып, Зөфәр Хәйретдиновка илтеп тапшырган Мөдәррис Шакировны эзләп тапты. 

«Зөфәр Хәйретдинов „Миләшләрем“ җырын минем рөхсәттән башка саткан»

Кайберәүләр: «Ул монда яшәми, бөтенләй читтә», — дисә дә, Мөдәррис абый тыйнак кына үзебезнең Казаныбызда яшәп ята икән. Гомере буе машина йөртүче булып эшләсә дә, күңелендәге шагыйрь сүнмәгән — илһам килгән саен яңа шигырьләр иҗат иткән ул. Аның телефон номерын Халидә апа Бигичева аша юнәттек. Мөдәррис абыйның тормыш иптәше Роза ханым — мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичев һәм Халидә Бигичеваларның бертуган сеңлесе. 

Мөдәррис абый, иң беренче чиратта, Зөфәр Хәйретдиновның җырны аның рөхсәтеннән башка гына сатып җибәрүенә гаҗәпләнгән.

Минем беркайчан, бернинди документка кул куйганым булмады. Зөфәр — халык арасында дәрәҗәгә, хөрмәткә ия кеше, талантлы композитор. Ничек минем рөхсәттән башка саткан ул аны?! Аңа минем белән сөйләшергә кирәк булгандыр дип уйлыйм. Үзара ничек булса да җайлаган булыр идек. Аның минем белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар иде. Мине хатыным аша табып, телефоннан сөйләшкәнебез дә булды. УНИКС концертлар залындагы бер концерт вакытында Зөфәргә үземнең шигырьләр җыентыгымны да бүләк иткәнем бар. Якыннан аралашмасак та, концертларда очрашкалый идек, — дип башлады ул сүзен.

Мөдәррис абый, сез «Миләшләрем» җыры тирәсендәге конфликт турында каян ишеттегез? 

Кызым Алсу хәбәр итте. Лэйнаның клибын да җибәрде. Дөресен генә әйткәндә, ике җырчының җыр өчен ызгышуларын ишеткәч, мин шаккаттым. Судлашып яталар икән бит әле. Башка сыймый торган хәл бу. Үзенең тембрына туры килә торган җыр булгач, җырласыннар соң икесе дә, нәрсә булган? Татар эстрадасында мондый хәл турында беренче ишетәм, гомумән, андый нәрсәләр безнең менталитетка хас түгел дип уйлый идем. (Мөдәррис абыйның Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов — Вадим Захаров, Гүзәл Уразова — Элвин Грей һәм башкаларның авторлык хокуклары өчен ызгышуы турында ишеткәне юк).

Шигырем җырга салынгач, халык күңеленә ошагач, бик сөенгән идем. Ә инде аның ниндидер финанс яклары турында уйлаганым да булмады. Әмма Зөфәрнең җырга хокукларның тулысынча үзендә санавын ишеткәч, ачуым чыкты, җавап бирергә булдым. 

Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатегездә: «Мин дә сезне судка бирә алам, мөгаен, Зөфәрдән башларгадыр», — дип язгансыз. Бу җитди ниятме? 

Минем бу сорауны читкә куеп торасым килә. Әлегә минем кызымның юристлары бу теманы өйрәнәләр. Әмма хәзер, җырымны шулай вак әйбергә әйләндереп, бүлешә башлагач, минем дә кырыйда каласым килми. Әлбәттә, акча таләп итеп түгел, ачудан яздым ул сүзләрне. Ни әйтсәң дә, минем иҗат җимешем бит ул. 

«Миләшләрем» җырының язылу тарихын сөйләгез әле.

«Миләшләрем» җырының тарихы да бик кызыклы гына. Минем якын кешем, сеңлекәшемә багышлап язылган җыр ул. 1990 елларда ул Ташкентка китеп яшәде. Хатлар алышканда еш кына туган якларыбызны сагынуы турында сөйли иде. Шуның сагынуын шигырь юлларына салдым мин. «Миләшләрем»не язарга сеңлемнең хатлары этәргеч бирде. Яздым да Хәйдәр абыйга күрсәттем. «Опера һәм балет театрында бер яшь композитор Зөфәр Хәйретдинов эшли башлады. Шуңа биреп карыйм әле», — дип, «Алсу гөлем» дигән шигырем белән икесен алып китте. Зөфәр аларның икесен дә алып калган. Көй язып, «Миләшләрем» не Алсу Хисамиевага, «Алсу гөлем» не Фәрит Таишевка биргән. Җырларымның сәхнәдән яңгыравына мин бик шатландым инде, рәхмәтләремне әйттем. 

Акча сорамадыгыз.

Акча сорамадым, ул миңа кирәк тә түгел иде. Мин бу сорау берәр кайчан кузгатылыр дип тә уйламаган идем. Әмма дөньялар үзгәрә икән. Рухи кыйммәтләрне акчага алыштыра башлаганнар хәзер. 

Җырны Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна башкаруында ишеткәнегез бар идеме? 

Дөресен әйтәм, ишеткәнем юк иде. Лэйна яшь кыз, аңа бәлки бу җәнҗал танылу өчен кирәк булгандыр. Хәзер күбесе шулай тавышланып таныла бит. Кызым җибәргәч, клибын карадым. Азрак «не то», «постель» күренешләре дә бар. Минем җыр сагышлану турында бугай, белмим, каян тапканнар ул сценарийны. Ярар инде, яшьләрнең хәзер күзаллавы башкачадыр. 

Диләне талантлы җырчы буларак беләм, әмма, гафу итсен, аның башкаруында да ишеткәнем булмаган икән. 

Алсу Хисамиева инде бик матур итеп җырлый иде. Аңа туры килә торган җыр иде ул. Халидә апаның, Хәйдәр абыйның концертларына барганда Алсуны еш күрә идем. 

Күптән түгел Мәскәүдәге туганнарда кунакта булып кайттым. Анда «Миләшләрем ”не бер рок-төркем башкаруында ишеттем. Заманча версиясе шулай ук кызыклы яңгырый. Һәр җырчы аны ничек тели, шулай башкара. Ниндидер кысалар куярга кирәк түгел. Әмма шушы җыр өчен талашып ятулары күңелне әрнетә. Судларга бирмичә дә килешергә мөмкин булгандыр бит инде. 

Мин монда берсенең гамәленә дә бәяләмә бирә алмыйм, әлбәттә. Әмма җырны бөтенләй бетереп ташлаган кебек инде бу. Күңелемне төшерделәр. Зөфәрнең дә шушы матур җырның исемен пычратып, җәнҗал чыгарып ятканнары өчен кәефе төшкәндер. Ул да борчылмый калмагандыр бу хәлләргә. 

«Үзем көй язган шигырьләрем дә бар»

Мөдәррис абый, сезнең шигырьләрегез күп икән. Нигә бу юнәлештә үсәргә, танылырга уйламадыгыз? Гомумән, сез кайсы яклардан, үзегез белән таныштырсагыз иде. 

Мин Әтнә районының Кече Әтнә авылында туып-үстем. Әтием укытучы иде. Әни белән миңа өч яшь вакытта аерылыштылар. Мин авылда беренче сыйныфны тәмамлау белән, әни безне алып, Казанга күченде. Үзе гомер буе төзелештә эшләде. Ә мине 10 нче лицей-интернатка (хәзерге 2 нче лицей) укырга бирде. Менә шунда укып чыгуыма хәзер дә сөенеп бетә алмыйм. Саф татарча, бик көчле белем бирделәр безгә анда. Аннан армиядә хезмәт иттем, эшкә урнаштым, өйләндем. 

Ә инде шигырьләргә килгәндә, бәлки аларны җырчыларга тәкъдим итәргә дә кирәк булгандыр. Минем әле үзем көй язган унлап җырым да бар. Барысын да туганнар, дуслар җылы кабул итә. «Алсу» белән «Миләшләрем» җырыннан кала башка сәхнәдә җырланучы җырларым юк. Фердинант Сәләховка бер туганлык турындагы җырымны биргән идем, әмма ул әле аны чыгармады. 

Ә болай шигырьләрне илһам килгәндә генә язам. Кызым һәм Халидә апа булышлыгы белән бер җыентыгымны да бастырып чыгардык. Шигырьләрем күбрәк мәхәббәт, туган як, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә багышлана. 

Роза апа белән ничек танышкан идегез? 

Дус егетемнең апасы Сергач якларына кияүгә чыккан иде. Шуларга кунакка кайттык та, кире килгәндә вокзалда Роза белән таныштык. Саубуллашканда исемен сораганмын, ә адресын белешергә онытканмын. Казанга кайткач ул үз юлы, мин үз юлым белән киттек. Шулай да күңелгә кереп калгандыр инде, бөтен Казанны бетереп эзли башладым мин аны. Ике ай дигәндә эзләп таптым. Киров урамындагы училищеда пешекче булырга укып йөри иде. Матур гына очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Шунда Хәйдәр абый, Зөһрә апалар белән дә таныштым. 

Роза белән бүген дә бик матур гына гомер кичерәбез. Ике бала тәрбияләп үстердек, өч оныгыбыз бар. Хатыным да бик матур җырлый, үз вакытында ансамбльләрдә дә җырлап йөргән иде. Кунакларда, туганнар белән очрашканда хәзер дә җырлашып, шигырьләр укып, бик күңелле яшибез.

Лэйна: «Без „Миләшләрем“ җырына тулы хокукка ия»

Мөдәррис Шакировның «Зөфәр җырга хокукларны миннән сорамыйча саткан», — дигән сүзләренә Лэйна үзенең инстаграм сәхифәсендә җавап язган. 

«Композитор Зөфәр Хәйретдинов безгә „Миләшләрем“ җырының көенә дә, текстына да авторлык хокукларын тапшырды. Килешүдә Зөфәр Хәйретдинов җырның көенә дә, текстына да бердәнбер тулы хокуклы иясе буларак күрсәтелгән. Әгәр авторлар арасында җырга хокук өчен бәхәсләр бар икән, ул безнең компетенциядә түгел», — дигән ул.

Юрист: «Зөфәр Хәйретдиновның кыен ситуациядә калуы бар»

 Әлеге низаг турындагы фикерен сорап, татар эстрадасындагы җырга хокуклар белән бәйле конфликтларны хәл итүдә тәҗрибәсе булган юрист, үзе дә җырлар авторы Анна Поповага шалтыраттык. Аның сүзләренчә, җырга тулы хокуклар бер авторда гына була алмый.

Закон буенча авторлык тартып алынмый. Җырны тулысынча сату өчен, Зөфәр Хәйретдиновның текст авторы белән килешүе булырга тиеш. Әгәр ул килешү юк икән, сүзләр авторы яки аның варислары (балалары) Зөфәр Хәйретдиновны, шулай ук җырны башкаручыны судка бирә ала. Җыр авторы Зөфәр Хәйретдиновка авторлык хокукларын тапшырмавын дәлилләгәч, Лэйна да Зөфәр Хәйретдиновны судка бирә ала. Чөнки ул башкаручыга җырга тулы хокукларны саткан булып чыга. 

Сүз авторы белән килешүе булмаган килеш, композитор башкаручыга бары тик музыкага булган хокукларны гына тапшыра ала. 

Соңгы вакытта безгә авторлык хокукларына бәйле эшләр белән еш мөрәҗәгать итәләр. Без андый эшләрдә сүзгә, көйгә, башкаруга һәм аранжировкага хокукларны аерым тикшерәбез. Бу очракта, сүз авторы белән килешүе булмаса, Зөфәр Хәйретдиновның бик кыен ситуациядә калуы бар. Аны сүз авторы да, башкаручы да судка бирә ала. 

Ә Диләгә килгәндә, Зөфәр Хәйретдинов аны ул җырны башкарудан тыймаган, шуңа күрә Дилә «Миләшләрем»не җырлавын дәвам иткән. 

Лэйна судны отканнан соң, Диләгә «заочный» суд карары җибәргәннәр. Дилә бу очракта карарны шикаять итә ала, чөнки аңа суд булуы турында бернинди хәбәр дә килмәгән, — дип аңлатты Анна Попова.

Зөфәр Хәйретдинов: «Җырның сүзләре ирекле кулланылышта»

Иң ахырдан, бу хәлләргә ачыклык кертүен сорап, Татарстанның халык артисты, композитор, Татарстандагы Россия авторлар җәмгыяте бүлеге җитәкчесе Зөфәр Хәйретдиновның үзенә шалтыраттык.

Мин Лэйнага бары тик җырның көенә хокукларны гына саттым. Ә аның сүзләре ирекле кулланылышта. 

Хәтерләсәгез, Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасында шундый ук конфликт булган иде. «Тыңлачы, сандугач» җырының көенә хокуклар Ришатта, ә сүзләренә Рифатта иде. Шуңа күрә Ришат аның сүзләрен үзгәртеп җырлап йөрде.

Ә безнең җырга килгәндә, аның сүзләре ирекле кулланылышта иде. Ул җыр бөтен җирдә бар, аны теләсә кем алып, музыкага кушып җырлый ала. 

Лэйнаның: «Зөфәр Хәйретдинов миңа җырның текстын да, көен дә сатты», — дигән сүзләре дөрес түгел. Ул үзе бернәрсә дә белми, чөнки аның исеменнән командасы эшли, — диде Зөфәр Хәйретдинов.

Зөфәр Хәйретдинов безгә: «Куертмагыз, сез прокурор да, судья да түгел», — дип, бу эшләргә катышмаска киңәш итсә дә, «Интертат» әлеге теманы алга таба күзәтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100