Фирдүс Тямаев: «Татарстан белән Башкортстан чигендә ачык һавада концерт куячакмын» | intertat.tatar

Фирдүс Тямаев: «Татарстан белән Башкортстан чигендә ачык һавада концерт куячакмын»

Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концерты өзелү мәдәният дөньясында зур шау-шу уятты.

Кама Тамагыннан Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылына кадәр 700 км юл үтеп килгән Тямаев төркеменә концерт башланырга бер сәгать кала тамашаның булмаячагын хәбәр итәләр. Моны мәдәният йорты подвалын су басу, шуңа «үткәргечтә кыска ялганыш» булмасын өчен ут сүндерелү белән аңлаталар. Подвалның коры икәнлеген төртеп күрсәткәч, Башкортстан түрәсе концертның җырчының «маршрут кәгазе» булмауга өзелүен әйтә.

Фирдүс исә, үзе подвалны шәхси тикшерүен, анда барысы да тәртиптә булуны сөйләде. Бу ялган концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган булу турында әйтте. «Концертның өзелүе Куштауны яклап чыгыш ясаган өчен җавап йөзеннән эшләнгән булуы да бар», — диде ул.

Бүген Фирдүснең апрель башында Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә узачак концертларының күчерелүе билгеле булды. 

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова гаепле дип җырчының үзен атады. «Мәдәният йортында торба тишелү белән бәйле көнкүреш проблемасының Фирдүс Тямаев тарафыннан эмоциональ сәясиләштерелүе бик кызганыч һәм Башкортстанда татар мәдәниятен саклау буенча зур эшне шик астына куя», — дип яза.

Министр: «Артист — халык алдында чыгыш ясаучы һәм аның чыгышын халык дөрес дип кабул итә. Шуңа күрә, кемнедер гаепләр алдыннан барысын да ачыклап бетерергә кирәк. Мин шәхсән очрашырга һәм вәзгыять буенча сөйләшергә әзер, әлбәттә, бездә ирләр белдерүләрне социаль челтәрләрдә генә ясарга әзер булмаган очракта…» — дип төрттереп яза.

Башкортстанга бәйле мондый вәзгыять инде беренче тапкыр гына булмавын искәртеп үтәргә кирәк.

  • 2014 елда Әлмәт театрының Уфадагы «Нур» театрында куелган спектакле гауга чыгуга сәбәпче булды. Совет драматургы Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Кыю кызлар» әсәрендәге беренче карашка гадәти бер күренеш ике республика арасында зур тавыш чыгарды. Табиб шәкерткә чиста йөрергә куша. Әмма табибның татар, ә шәкертнең башкорт булуы кайберәүләр тарафыннан сәяси гаугага әйләндерелде. Әлмәт театрының гастрольләре өзелде, аны куып дип әйтерлек кайтардылар. Татар театры башкортны түбән итеп күрсәтергә тели дип гаепләделәр. ТР мәдәният министрлыгында ул чакта беренче урынбасар булган Ирада Әюпова гафу үтенде.
  • 2019 елның мартында Бөтендөнья башкорт корылтае Данир Сабировның чыгышларына цензура уздыруны сорап, Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Юмор остасы берничә халыкның биюенә, шул исәптән татар биюенә дә пародия күрсәткән иде. Башкорт корылтае вәкилләре бу пародияне «башкорт халкының күңеленә төкерү», «халык хисләрен мыскыл итү» дип атады. Корылтай Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итте. Данир Сабиров гафу үтенде, аның концертлары күчерелде. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, бу видео 2019 елгы түгел, ә бу вакыйгаларга кадәр инде күптән чыккан һәм Интернетта инде таралган, күп тапкырлар каралган, иске булу сәбәпле, юмор остасының репертуарыннан инде төшеп калган иде. Кем һәм ни өчен аны 2019 елда күтәреп чыгарганы сер булып калды.
  • Быелның февралендә Иркә Нефтекамадагы концерты тыелуы хакында белдерде. «Уфада концерт булды, Нефтекамада юк. Без моны соң белдек. Мәдәният сарае мөдире пандемия вакытында ярамый дип әйтте», — дигән иде аның концерт директоры.

Шулай итеп, Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан вәзгыять беренче очрак кына түгел. Интертат бу вазгыятькә карата җырчының сәхнәдәшләре, тарихчы һәм сәясәтчеләр фикерен белеште.

Фирдүс Тямаев: «Татарстан белән Башкортстан чигендә ачык һавада концерт куячакмын»

Җырчы Фирдүс Тямаев: «Минем әйтерлек яңалыкларым бар. Бүген иртән апрель башында Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә буласы концертларым күчерелү турында хәбәр иттеләр. Мәдәният йорты директорларына Тямаевка концертын октябрьдә генә куярга рөхсәт бирегез дип әйткәннәр. Бу боерыкны мин үзем күрмәдем. Нинди сәбәпләр аркасында минем концертлар күчерелә икән? Бу бик мәзәк әйбер.

Хәзер без Мәскәүгә юристларга мөрәҗәгать иттек. Нюанслар бик күп. Башкортстанның мәдәният министры безнең сорауга төгәл җавап бирмәде. Мин нидә гаепләнәм, нигә миңа маршрут кәгазе бирмисез дип сорадым мин. Мин. имеш, Стәрлетамакта Роспотребнадзор таләпләрен бозганмын.

Залга күпме халык кертергә рөхсәт ителгән иде, без концертка шуның хәтле халыкны керттек. Чит республикага барып, таләпләрне бозып йөрергә мин бит юләр түгел. Халык торып басып кул чапканда зал һәрвакыт тулы кебек күренә. Моңа мәдәният министрлыгы түгел, Роспотребнадзор бәйләнергә тиеш.

Мин үземне халык дошманы кебек хис итәм. Әгәр бу дәвам итсә, җәй көне башкорт, татар, рус тамашачымны җыеп, Татарстан белән Башкортстан чигендә ачык һавада бушка концерт куячакмын. Мин үземнең тамашачымнан көләргә ирек бирмәм. Ул дуслык концерты булыр. Бәлкем шуннан аңларлар безнең тату, дус халыклар икәнне. Без артистларның сәясәткә катышыбыз юк. Моңа кадәр бу сорауны күтәрмәделәр. Чөнки Башкортстаннан килгән күп артистлар бүген рәхәтләнеп Татарстанда эшли, иҗат итә. Гомер буе Башкортстанда яшәгән һәм күченеп килгән артистларга Татарстанда да, Башкортсанда да концертлар куярга ярый. 

Йөрәккә авыр, берүзем калдым. Бер Илсөядән кала бөтен артистлар качышып бетте. Аның каравы, мин үземнең халыкның яраткан җырчысы икәнлегемне аңладым. Инде икенче көн халык миңа яза, шалтырата. Адвокат, юристлар бушка үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. «Ике милләтне яклар өчен булышабыз, синең белән бергә без», - диләр. Яшьләр язалар, башкорт, татар яшьләре: «Фирдүс абый, без синең иҗатыңны яратыбыз. Син безнең яраткан җырчы, синең җырың белән яшибез», — диләр. 

Татарстан авыллары буйлап гастрольләргә китәчәкмен. Чыгымнар бик күп, төркемемне тотып торырга кирәк. Әгәр барып чыкмаса, фатирны сатарга туры киләчәк. Төркемемә ярты ел хезмәт хакы түләргә җитәчәк. Аппаратураны, автобусларны сата алмыйм, алар миңа кирәк. Болай да сигез ай эшсез утырдык. 80 концерт эленеп тора иде Башкортстанда. Берни дә эшләп булмый. Минем хәлне гаиләм, әни, төркемем аңлыйдыр. Әни гел елый, бик борчыла. Аңа шалтыратып, «әйбәт хәбәрләр бар» дип тынычландырып торабыз. 

Миякәдә мине ничек каршы алуларын, ничек озатуларын күрдегез! Әле ул бәләкәй район. Күз алдына китерегез бу хәл мең кешелек залда, Уфада булса! Сугыш була иде.

Бу басым инде берничә ел бара. Бер елны безне Туймазыга озак кына кертми тордылар. Чакмагышта концерт кую белән авырлыклар булгалады, Россия журналистларына әйтәбез дигәч кенә керттеләр. 

Миякә хакимияте миннән дә, халыктан да гафу үтенмәде. Үзләре, без аз гына шаярсак та, шунда ук сәясәткә аударып калдыралар. Хоккей турында җыр җырлаган өчен янап смслар яздылар, төн уртасында шалтыраттылар. Инде безнең түземлек бетте. Моны миңа кадәр социаль челтәрләргә халык чыгарды. Хәзер интернет заманы, халык нәрсә тели — шуны куя.

Мин рәхмәтле татар халкыма, башкорт халкыма. Бу хәлләр ике милләт өчен сынау булды… Авыр вакытларда без бер-беребезне тотып торырга, чыдам булырга тиеш», — дип сөйләде җырчы.

Әнвәр Нургалиев: «Сәнгать өлкәсендә ел саен бер гауга чыга»

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев бу хәлләрне артык күперттеләр, аеруча журналистларга сөйләргә сүз булды дип саный.

«Мин Фирдүсне бик нык хөрмәт итәм, ул минем дустым. Аның шундый хәлгә таруына күңелем төште. Миякә районының мәдәният бүлеге мондый хәл килеп чыгуга юл куймаска тиеш иде.  

Маршрут кәгазенә килгәндә, ул бездә һәрвакыт булды. Авторлык хокукына килешү төзисең дә, Мәдәният министрлыгына барып, маршрут кәгазе сорыйсың. Җырчының ул кәгазе булырга тиеш. Без — артистлар Мәдәният министрлыгына бәйле булмасак та, мәдәният йортлары барысы да турыдан-туры шуңа карый. Шул сәбәпле, парадокс килеп чыга да инде.

Минем фикеремчә, бу хәлләрне социаль челтәрләр аша халыкка чыгарырга ярамый иде. Әгәр хокукларыгыз бозылган икән, аны суд аша хәл итәргә кирәк. Татар белән башкортны бер-берсенә кара-каршы куярга ярамый. Ут белән уйныйлар. Күп кеше бит аңлап та бетерми нәрсә булганын. Менә миңа мыскыл итеп күпме язалар хәзер. 

Мине теләсә кайсы җирдә ачык кабул итәләр. Минем сәхнәдәшләремә дә Татарстанда да, Башкортстанда да, хет Чукоткада булсын, теләсә кайсы төбәктә ишек ачык булырга тиеш. 

Миякә авылында ут сүнү кебек очраклар булгалый. Концерт алдыннан ут сүнү очраклары үземнең дә булганы бар. Чакмагышта караңгы залда баян белән җырлаганым булды. Ләкин бу очракта ут сүнү сылтау гына булса, кертелмисез дип алдан хәбәр итәргә иде. Аның өчен ут сүнде дип бала-чага кебек кыланмаска.

Мин ике тугандаш республиканың бердәм булуын күрсәтергә тырышам. Төркемемдә башкортлар да, татарлар да бар. Ә хәзер кеше миңа: «Менә сине дә куып кайтарырга кирәк, Фирдүсне куганнар бит», — дип яза. Артистның ни гаебе бар, тамашачының ни гаебе бар бу хәлләрдә, әйтегез әле? 

Теләсә кайсы ситуацияне хәл итеп була. Аз гына сабырлык кирәк, тын алырга, туктап торырга. Кызган баштан эшләнә торган эшләр түгел бу. Без — җырчыларның җаваплылыгы бик зур. Артист үз сүзләре өчен җавап бирергә тиеш, чөнки аның артыннан масса бара. Меңләгән кеше авызга карап тора безнең. Сүзләр белән бик сак булырга кирәк. 

Мин үзем чи татар, ләкин Башкортстанда яшим. Алар өчен кайгырам да, шатланам да. Мондый хәлләр безнең авторитетны нык төшерә.

Мондый очракларны, иң беренче чиратта, администраторлар җайларга тиеш. Илсөянең, Фирдүснең, тагын башка җырчыларның администраторлары җыелышалар да, Мәдәният министрлыгына баралар яки хат язалар. «Юк» дигән җавап килә икән, суд аша хокукларын яклыйлар. Инстаграм аша эшләнми бу, инстаграм кеше белән кешене сугыштыра ул.

Безнең сәнгать өлкәсендә ел саен бер гауга чыкмый калганы юк. Узган ел бөтенесе җыелып, Иркәне бастылар. Иркә минем дустым түгел, алдан ук әйтеп куям. Ул минем өчен бары тик җырчы. Иркә турында инстаграмнан гаиләләре белән чыгып сөйләделәр. Ә Салават абыйны алыгыз! Нинди данлы Салават абыйның инстаграм аша мөрәҗәгать иткәнен күргәнегез бармы? Бу нәрсә турында сөйли? Без һәм Салават абый — бөтенләй башка дәрәҗәдәге артистлар!» — ди Әнвәр Нургалиев.

Илнур Миргалиев: «Бу — уйланылмый эшләнгән сәясәт»

Тарихчы Илнур Миргалиев, әгәр бу хәлләр сәясәт белән бәйле булса, алга таба да дәвам итәчәк дип уйлый.

«Фирдүс Тямаев Миякәдә концерты өзелүне Куштауны яклап чыкканы, «Татарлар» җыры белән халыкны күтәрүе һәм «Ак Барс» җанатарларына багышлап иҗат ителгән җыры белән бәйләп аңлатты. Әгәр дә бу милли сәясәт булса, аның дәвамы булачак — моннан ары Башкортстанга башка татар артистларын да кертмәячәкләр дигән сүз. Апрель аенда Фирдүснең Уфа һәм Стәрлетамакта концертлары узарга тиеш. Әгәр аларны оештыруда да кыенлыклар килеп туса, монда чынлап та ниндидер сәяси юнәлештәге эш бара дип әйтә алабыз. Әгәр бу милли сәясәт икән, димәк, кануннар бозыла дигән сүз. Ул кануннар нигезендә, җырчылар үзләренең Башкортстанда ни сәбәпле чыгыш ясый алмавын белергә хокуклы.

Утны сүндереп, ял итәргә килгән халыкны кире борып, нәрсәгә ирешергә була? Бу сәясәт нәрсәгә китерергә мөмкин? Видеодан күрәбез бит — халык бик ачулы. Тормыш болай да катлаулы, икътисади яктан катлаулы. Бүгенге вазгыять дәүләт кешеләре өчен дә җиңел түгел — халык күтәрелергә генә тора. Дәүләт кешеләренең төп бурычы - тотрыклылыкны тәэмин итү, тавыш чыгармау. Ләкин алай концертны өзеп, халык белән идарә итеп булмый. Мең кешене концертка җый да, кире кайтарып җибәр. Ул мең кеше шунда ук митинг ясарга мөмкин. Яки уйланылмый эшләнгән сәясәт бу. Видеода мәдәният бүлеге башлыгының халыкның ярсып, нинди сүзләр белән куып чыгарганын күрәбез бит. Ул халыктан качып диярлек чыгып китә.

Минем тагын бер нәрсәгә игътибар итәсем килә. Бу турыда башка татар һәм башкорт артистлары да актив рәвештә үз фикерен әйтергә тиеш. Алар да бит бу мохит эчендә кайныйлар. Сәясәт ул ике яклы була. Дәүләт эшлеклеләре сәясәт ясыйм дисә, җырчылар да ясый ала ул сәясәтне. Бу бик катлаулы әйбер. Болай да дөньясы сәясәт белән тулган. Мондый хәлләрне зурга җибәрмичә, халыкны тынычландырырга кирәк», - ди Илнур Миргалиев.

Таһир Кәримов: «Татарны яратмау һәрвакыт булды»

Тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов Фирдүс Тямаевның Башкортстанда концертлар бирү белән килеп чыккан кыенлыклары сәбәбен башкада күрә.

«Минем фикеремчә, бу хәлләрдән ниндидер сәяси уен эзләргә кирәкми. Мин сезгә хәзер дөресен әйтәм. Сәбәбе бик гади — кайбер милләтчеләр татарны яратмыйлар. Әгәр этлек эшләргә кирәк булса, алар аны эшлиләр.

1990нчы елларда мин Башкортстанның Мәгариф министрлыгына кергән идем. Анда бер хезмәткәр күземә бәреп: «Татар - ул аждаһа, башкортны ашый», — ди. Сәбәбе башкорт кызларының татар егетләренә кияүгә чыгуы икән. Мин үзем Бакалы районының Катай авылыннан. Безнең авылдан гына өч егет студент вакытта башкорт кызына өйләнде, икесе туган авылымда, берсе күрше авылда яши.

Тик бу гына сәбәп түгел. Татарны яратмау һәрвакыт булды, Совет вакытында да булды. Шуңа күрә мин Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан хәлләргә бер дә аптырамыйм. Аңа этлек эшләгәннәр. 

Фирдүснең үз вакытында Куштауны яклап чыгуына җавап йөзеннән эшләнгән әйбер булуы да ихтимал. Әнә, «Ак Барс» уйнаган вакытта безнең җанатарларның ялгышып, башкорт гимнына кадәр кычкыра башлауларын ни дәрәҗәгә җиткереп күперттеләр! Безнең җанатарларның бернинди дә явыз уе юк иде. Алар гимн бетте, хәзер уен башланачак, дип уйлаганнардыр. Ярый, безне шатландырып, «Ак Барс» Уфада ике уенда да җиңде, ярымфиналга чыкты, үзенең иң көчле команда икәнен күрсәтте.

Мин - 8 тарихи китап авторы. Аларны язган вакытта Башкортстан Республикасының милли архивына йөреп, материаллар тупларга туры килде. Ул вакытта үземә дә кырын караш сиздем, минем эшемә төрлечә авырлыклар тудырырга тырыштылар. 

Инде татар артистларына нишләргәме? Беренчедән, безнең милли мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган Татарстан премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге бар. Бу вазгыятьне бары тик дәүләт дәрәҗәсендә генә хәл итеп була. Башкортстан Республикасы җитәкчелеге команда бирсә, татар артистлары алдында торган бөтен каршылылыклар алып ташланачак. Ике республика хөкүмәте үзара элемтәгә кереп хәл итәргә тиеш бу мәсьәләне, мин башка юлын күрмим», - ди Таһир Кәримов.

Ркаил Зәйдулла: «Судка бирсеннәр!»

Татарстанның халык язучысы, депутат Ркаил Зәйдулла татар артистларына үз хокукларын якларга кирәк дигән фикердә.

«Бүгенге көндә теләсә нинди этлекне эпидемия белән бәйләп карыйлар. Шушы зәхмәт чирен бик оста файдаланучылар бар. Янәсе, Башкортстан Башлыгының үткән ел ахырында җырчыларны кертмәскә дигән күрсәтмәсе булган. Минем аны үз күзләрем белән күргәнем юк. Дөрестерме, юктырмы анысы. Фирдүс Тямаев та бит Кыргыз-Миякә авылына кадәр Башкортстанның башка авыл-шәһәрләрендә концертлар куйган.

Тямай «Татарлар» җырын башкара. Шул башкорт түрәләренең ачуын китергәндер дип уйлыйм. Алар, гомумән, «татар» дигән сүзне кулланмаска тырышалар. Бу таркату сәясәтен алар Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә алып баралар. Әстерханга барып мастер-класслар үткәреп, «Сез татар түгел, нугай», - дип сөйләп кайталар. «Себергә барып, «Сез татар түгел, себер халкы», - дип сөйлиләр. Шушы сәясәтнең бер нәтиҗәсе инде ул электр уты беткән дигән сылтау белән концерт өзелү. Подвалны су баскан, маршрут кәгазе кирәк икән дигән булып…Ул маршрут кәгазе безнең Татарстанда гомумән юк. Советлар заманыннан калган бер мәрәкә ул. Ул вакытта концертларда нинди җыр җырланган, нәрсә сөйләнгәнен Мәдәният министрлыгы тикшереп тора иде.

«Ак Барс» җанатарлары аркасында чын гауга чыгардылар, күперттеләр. 

Башкортстанның кайбер районнарына кергәндә стелаларны юкка чыгарып яңаларын кую — ул да бит татарлар күпләп яшәгән төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарда эшләнә. Кабилә исемнәрен башкорт ырулары дип язалар. Тарихта белемле кешеләр белә — алар санаган кабиләләр ул Алтын Урда ырулары калдыклары. Алар элек Нугай Урдасына кергән. Аларның хәзерге башкортлар белән бернинди уртаклыгы булмаган. Ярар, болары тарихи мәсьәләләр. Монда бит безнең элекке бабаларыбыз кем булуы турында сүз бармый. Бүгенге көндә кеше үзен кем дип, кайсы мәдәният вәкиле дип саный, хикмәт шунда. Аңа бернинди басым булырга тиеш түгел. Ә монда халыкка административ басым барганы күренеп тора.

Шунысын әйтергә кирәк, биредә башкорт халкы гаепле түгел. Кечкенә аерым төркемнәр татар халкының бөтенлегенә зыян китерергә, аны таркатырга тырышалар. Тямаевның концерты өзелүдә мин шушы сәясәтнең бер чагылышын күрдем.

Биредә башкорт халкы гаепле түгел. Кечкенә аерым төркемнәр татар халкының бөтенлегенә зыян китерергә, аны таркатырга тырышалар. Тямаевның концерты өзелүдә мин шушы сәясәтнең бер чагылышын күрдем. Ркаил Зәйдулла

Башкортстан да, Татарстан да бер Федерациягә керә. Бездә ниндидер дәүләт чикләре юк. Ләкин ХХI гасырда артистлар үзләренең хокукларын яклый ала. Судка бирсеннәр. Әгәр башка артистлар йөри икән, залны тутырырга рөхсәт бар икән, эпидемия дигән сылтау белән безнең артистларның концертын тыярга хокуклары юк аларның. Суд аша үз хокукларыңны якларга кирәк. Хәзер шундый заман җитте», — ди язучы.

Рамил Төхвәтуллин: «Мондый гаугалардан соң фетнәгә дә ерак калмый»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин рәсми фикерен белдерде.

«Бу сәбәп бүген генә тумаган. Инде ничә еллар буе җырчылар шулай азаплана, бер җиргә кертәләр, бер җиргә юк. Бу - җырчыларның үзләре яңгыраткан мисаллары. 

Иң беренче чиратта, шуны онытмаска кирәк — без Россия Федерациясендә яшибез. Безнең Конституция, безнең кануннар бар. Алар бөтен кеше өчен дә бертигез булырга тиеш. Бу хәлләр үзлектән эшләнгән яки бер саботажга охшап кала. Әйтик, мәдәният бүлеге мөдире районнарда үзлектән бик сирәк кенә үз өстенә шундый җаваплылык ала. Күп вакыт директива өстән төшә. Ә өстән төшкәч, ул инде сәясәткә кагыла. Менә мондый максатчан сәясәт булмасын иде. Чөнки зур гауга куптарылды. Андый гаугалардан соң фетнәгә дә ерак калмый. Бу куркыныч, киеренке вазгыять. 

Безнең Башкортстанда туган җырчыларыбыз рәхәтләнеп Татарстанда иҗат итәләр. Артистларның җан тынычлыгы югала икән, бу бер дә яхшылыкка алып бара торган юнәлеш түгел. 

Мин монда җанисәп алдыннан эшләнгән кампания күрәм. Чөнки җырчыларның саны күп. Алар безнең милли мәдәниятне алга сөрәләр. Татарстан мәдәнияте колач җәя дип бераз шүрлиләр булса кирәк.  

Мин кичә мәдәният министрының бу уңайдан әйтелгән комментариен карадым. «Сәясәтләштермәгез», — диләр. Ләкин безнең як — Татарстан ягы моны сәясәтләштерми. Без ташка аш атабыз. Кайвакыт безнең зыялыкны, юмартлыкны көчсезлек итеп кабул итәләр.

Бу мәсьәләгә, гомумән, җитди карарга кирәк. Моның артында борчылу ята. Яңа IT технологияләр заманында бернәрсәне дә яшереп булмый. Безнең артистлар яклауга мохтаҗ. 

Безнең ике республика арасында шартнамәләр бар. Мин кичә «Таяну ноктасы»нда да чыгыш ясадым. Бу минем депутат буларак рәсми фикерем. Безнең араларны бозучылар бер дистәдер, күп булса. Чөнки халык белән халык беркайчан да көрәшми. Безнең Башкортстан җирендә яшәгән милләтәшләребезнең мәнфәгатьләрен якларга бурычыбыз да, хокукыбыз да бар. Мондый очраклар ешая бара икән, дәүләт үз сүзен әйтергә тиеш дип саныйм. 

Безнең инде андый очраклар булды. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакленнән соң гафу үтенергә туры килде. Әлбәттә, болай дәвам итсә, без үз позициябезне белдерергә, аны җиткерергә телибез. Бу шелтә белдерү, боеру, таләпләр кую түгел. Милләтара мәсьәләләрнең һәрвакыт ниндидер шартлары була. Гомумән, конструктив сөйләшү булырга тиеш", - диде Рамил Төхвәтуллин.

Фирүзә Париж: «Акча барыбызга да - Казан артистына да, Уфаныкына да кирәк»

Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж җырчыларның маршрут кәгазе булу мөһим дип белдерде. «Мин бу хәлләрне, дөресен әйтәм, аңламадым. Ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан кебек күренде. Чөнки минем моңа кадәр Башкортстанга Казан артистларын кертмәскә дигән таләпләр булу турында ишеткәнем юк иде. 

Маршрут кәгазенә килгәндә, без моннан 3-4 ел элек Татарстан гына түгел, бөтен төбәк, шул исәптән үзебезнең артистларның да маршрут кәгазе алып йөрүләренә теләк белдереп, Мәдәният министрлыгына кергән идек. 

Маршрут кәгазе безнең республикада таләп ителә. Теләсә нинди район-авылга, шәһәргә без шуның белән чыгабыз. Чөнки ул булмаса, артистлар бер үк урынга бер-бер артлы баралар, бер үк шәһәрдә бер үк көнне берничә концерт булырга мөмкин. Тәртип булсын өчен аны кертүне үзебез тәкъдим иткән идек. Без аны төзеп, Мәдәният министрлыгына алып барып күрсәтәбез. Алар: «Анда заявкалар бар инде, анда җибәрә алмыйбыз», — дисәләр, без тиз генә маршрутны үзгәртәбез.

Мин сәхнәдә 25 ел эшлим. Аны берара бетергәннәр иде һәм китте эстрадада хаос. Шушы хаосны булдырмас өчен без ул маршрут кәгазен кире кайтаруны үзебез сорадык. Чөнки акча барыбызга да кирәк. Казан артистына да, Уфаныкына да кирәк. Ләкин үземнең инде ике ел концерт куйганым юк. Шуңа күрә ул маршрут кәгазен Фирдүскә нигә бирмәүләре турында мин җавап бирә алмыйм. Әлеге хәлләр Фирдүснең Куштауны яклавы аркасында килеп чыккан дип сөйләүләре белән дә килшмим. Артистны ниндидер тау белән, сәясәт белән бәйләргә ярамый. Артист ул — халык кешесе», — ди җырчы.