Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер гаиләдә ике милләт: Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә «урман башкорты» булуын әйткән

Фирүзә Ибәтуллина башкортча диктант язгач, үзенең фикерләрен инстаграмга урнаштырган. Бер гаиләдә ике милләт вәкиле: Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина үзенең «урман башкорты» булуын әйткән

news_top_970_100
Бер гаиләдә ике милләт: Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә «урман башкорты» булуын әйткән
Михаил Захаров

Җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина инстаграмга яңа пост урнаштырган.

«Чиксез яратам газиз туган телем — иркә гөлемне. Без бүген башкорт теленнән халыкара диктант яздык. Без — урман башкортлары — Тәтешлеләр. Үзебезнең гореф-гадәтләребез, үзебезнең җирле сөйләмебезне балаларыбызга, оныкларыбызга мирас итеп калдыра алуыбызга иманым камил», — дигән ул.

Хәния Фәрхи сеңлесенең бу посты социаль челтәр кулланучыларын гаҗәпләндергән.

«Нигә башкорт булгач, татар телендә блог алып барасыз?», — дип сораган алар.

«Без чын татарлар, әдәби телдә сөйләшәбез. «Кызыл таң» газетасында ничек язалар, без шулай чиста сөйләшәбез», — дип әйтә иде минем әни».

«Фирузә ханым, башкорт диктантын башкорт телендә яздыгызмы соң? Сез бит блогны татар телендә алып барасыз», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Фирүзә Ибәтуллина үзе дә элегрәк Хәния Фәрхинең һәм аның балаларының татар булуына дәгъва белдермәгән иде.

Хәния Фәрхинең нәселен тикшереп, аның башкорт булуы хакында инде беренче генә тапкыр язмыйлар. Хәния Фәрхи үзе исән чакта «чеп-чи татар» икәнлеген әйткән иде. «Үзем исә күңелем белән чеп-чи татармын. Үземне чын татарга саныймын», — дигән җырчы 2015 елда.

Фирүзә Ибәтуллина дәгъва белдерүчеләргә: "Әйе, мин саф башкорт телендә сөйләшмим, әмма минем борын-борыннан килгән җирле сөйләмебез бар. Минем шул сөйләмдә телем ачылган. Татар телендә сезнең өчен язам", - дип җавап биргән.

Интертат Башкортстанда мондый күренеш күзәтелүе хакында язган иде. Әйтик, бер гаиләдә бер генә татар, калганнары башкорт булуы хакында язган идек. Гаиләдә уллары армиядә чагында үзен татар дип яздырган, ә Башкортстанда яшәүче калган туганнарын башкорт дип яздырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100