Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җырчыларына Башкортстанда җырлау тыела: ковидка каршы көрәшме, серле сәясәтме?

Башкортстанда, пандемия булу сәбәпле, яңа чикләүләр кабул ителгән дигән хәбәр чыкты. Татарстан артистларына күрше республикага барып, концерт куярга ярамый, ди татар җырчылары. Бу хакта «Интертат» татар артистлары һәм сәясәт белгечләре белән сөйләште.

news_top_970_100
Татар җырчыларына Башкортстанда җырлау тыела: ковидка каршы көрәшме, серле сәясәтме?
"Татар-информ" архивы

«Тамашачы яраткан җырчысын читкә барып булса да карый башлый»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:

Кемдер алай ди, кемдер болай ди. Ул документны үз күзем белән күрмәгәч, әйтә алмыйм. Беренче марттан ачалар, диләр. Белмим. Без сәясәтчеләр түгел, без халыкны нәрсәгәдер өндәмибез. Артистларны катыштыру урынсыз. Без — ирекле кешеләр. Без — халык күтәргән артистлар. Тыйсалар, димәк, бармыйбыз инде. Чикләүләрне ачсалар, барабыз.

Тамашачы бит ул милләткә карамый. Минем концертка рус та, чуваш та, башкорт та, татарлар да килә. Җырның милләте юк. Матур булса, мин чуваш җырларын да, башкорныкыларын да рәхәтләнеп тыңлыйм, аермасы юк.

Россиядә чикләүләр юк дип беләм, Мәскәүне ачтылар. Мәскәүгә, Ульяновскига барабыз, залны 50 процентка тутырып концерт куябыз. Мәскәүләр ачкач, ә нигә Башкортстанда ачмыйлар икән, дигән сорау туа. Яңа программа белән Уфага барып өлгердек. Башкортстанның башка районнарында концертларым планлаштырылган. Шуңа күрә, көтәбез, ачылыр әле, Аллаһ теләсә.

Нәрсәгә кирәктер бу, аңламыйм. Тел проблемасы бөтенебездә дә шул ук. Халык барыбер үзенең теләгән артистына килә. Аны көчләп җибәреп булмый. Күптән түгел мин Чистайда Башкортстаннан килгән кешеләрне күрдем. Тамашачы яраткан җырчысын читкә барып булса да карый башлый.

«Бу хакта әле ишетмәгән идем»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин:

Бу хакта әле ишетмәгән идем. Мин бу мәсьәләдә берни дә белмим.

«Араларны өзеп кенә бернинди җиңүгә дә ирешеп булмый»

Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина (Фәридә-Алсу дуэты):

Бу урында күренекле драматург Мостай Кәримнең: «Татар белән башкорт — бер әсәйнең ике игезәк баласы», — дигән сүзләре искә төшә. Башкорт белән татарларны шулай көрәштерү кемгәдер отышлыдыр, бәлки. Минемчә, бу зур хата. Бөек эшләрне бары тик дус-тату, аңлау булганда гына башкарганнар. Без бер-беребезне ишетергә, хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Араларны өзеп кенә бернинди җиңүгә дә ирешеп булмый. Дөрес, чыгу юлларын табарга кирәк. Иҗатыбызга быел 25 ел була, каршылыклар туганы юк иде. Алсу — Казан кызы, мин Башкортстанда туып, Татарстанда иҗат итсәм дә, безгә Башкортстанга юллар ачык иде. Дуэтыбызны дуслык һәм бердәмлек символы итеп мисалга китерәләр.

«Татар артистлары Башкортстанның бер башыннан икенче башына кадәр иңләп-буйлап йөри»

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов:

Андый сүзне ишеткәнем булмады. Татар артистлары Башкортстанның бер башыннан икенче башына кадәр иңләп-буйлап йөргәннәрен беләм, беркемнең дә аларны кысканнары юк.

«Башка елларда безгә карата чикләүләр булмады»

Татар эстрадасы җырчысы Илдар Хәкимов:

Безнең әлегә концертлар юк, башка мәшәкатьләр белән йөрибез. Башкортстанга татарларны гына кертмәсәләр бер хәл, монда бит башка өлкәләрдә дә чикләүләр бардыр. Тулысынча пандемия бетми торып, бу турыда сөйләү алдан кычкыру кебек кабул ителә. Башка елларда безгә карата чикләүләр булмады, Аллага шөкер, эшләдек.

Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер Рифат Фәттахов:

Рәсми документ күргәнем юк. Гомумән, Татарстан артистларына карата андый чикләүнең булганы юк иде.

«Башкортстаннан килгән артистлар Татарстанда зур дәрәҗәгә күтәрелә»

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:

«Туган тел» каналы апрельдагы концертларына чакырган иде, хәзер барырга ярамыймыни? Ишетмәдем ул хакта.

Чикләүләр була калса, моны дөрес әйбер түгел дип саныйм. Чувашиягә дә, Мордовиягә дә бармыйкмы хәзер? Без Россиядә яшибез һәм бөтен җирдә халык өчен җырларга тиешбез. Башкортстаннан килгән артистлар Татарстанда зур дәрәҗәләргә күтәрелеп җырлый, барысы да дус, бергәләп эшлибез.

Хәзерге заманда интернет, телевидение бар, теләгән кеше таба, карый. Күзгә-күз карашып утырырга мөмкинлек булмау дөрес түгел инде. Минем өчен шаккаткыч хәл бу.

Әле кичә генә Мәскәүдә Татарстан кино көннәрендә булдым. Татар киноларын күрсәттек. Залда татарлар җыелды, рәхәтләнеп карап утырдылар. Анда-монда барырга ярамый дисәләр, халык нишләргә тиеш? Аллага шөкер, Татарстанда андый чикләүләрнең булганы юк. Бөтен милләтләр килә.

«Чикләүгә уңай карыйм»

Татар эстрадасы җырчысы Динә Латыйпова:

Безне 8 мартка Башкортстанга чакырдылар. Әмма пандемия булу сәбәпле, җәй җиткәч кенә чыгыш ясый башларга ниятлибез. Бу милләтара низаг яки сәяси вазгыять тә түгел. Һәр дәүләтнең хуҗасы бар. Аларда шундый закон кабул ителгән, массакүләм чаралар үткәрмиләр икән, ә нигә әле без аларга кереп, хуҗа булырга тиеш? Алар бит чир таралмасын дип халыкны саклый.

Пандемия безнең гаиләгә дә кагылды — минем абыемны алып китте. Шуңа күрә чикләүгә уңай карыйм. Вирус белән авырмаган кеше барыбер ышанып бетә алмый әле. Бу вакытлыча гынадыр, күп илләрдә мондый хәл күзәтелә. Теләгән кеше концертларны Татарстанга да килеп карый.

Сайлаулар вакытында чикләүләр булып алганын хәтерлим. Әмма ул вакытта да рөхсәт нигезендә керттеләр. Һәр республика — дәүләт. Һәр дәүләтнең үз хуҗасы бар. Һәр гаиләнең, дәүләтнең үз законнары булган кебек, кунак булсаң, шуңа буйсынасың.

«Башкортстан белән болай да җитәрлек мәшәкатьләр булды»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров:

Бу хәлне әлегә берничек тә кабул итмим. Башкортстан белән болай да җитәрлек мәшәкатьләр булды. Быел концертларымны Башкортстанда куярга планлаштырам.

«Сәбәпнең „төбен“ белеп булмый»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов:

Пандемия бар, аны инкяр итеп булмый. Нинди сәбәпләр аркасында юллар ябылан икәнен әйтә алмыйм — «төбен» белеп булмый. Мондый хәлне беренче тапкыр ишетүем.

«Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләр алып бардым, алар белән дуслашу авыр»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни җитәкчесе Рафаил Хәкимов:

Башкортлар белән гел шундый мәсьәлә туа. Алар ни өчендер татардан бик көнләшә. Элек-электән килә инде ул. Акылга утырмыйлар.

Төрле хәл булды. Берничә тапкыр Уфага барганым булды, Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләр алып бардым. Алар телдән синең белән килешеп әйтә, әмма барыбер үзләренекен эшли. Алар белән дуслашу авыр.

«Татарстанның һәм татар халкының рухи тәэсиреннән куркалар»

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәли:

Чикләүләрнең нәтиҗәсе уңай булыр дип фаразлыйм. Татарстан җырчыларын халык сагыначак һәм аларның концертларына сагынып, йөгереп киләчәк. Минемчә, бу әйбер татарларның үзаңын тәрбияләр һәм җыр-моңга, Казан артистларына сусауны көчәйтер.

Тыелган әйбер ул бик тәмле була бит. Халык татар артистларын интернеттан булса да карар. Рәнҗергә кирәкми. Рәнҗегән кеше бик йомшак була, көчле булырга кирәк.

Димәк, Татарстанның һәм татар халкының рухи тәэсиреннән куркалар. Татарның теле, тарихы һәм мәдәнияте — экстерриториаль. Аңа чикләүләр куеп булмый.

«Бу карарны Татарстан һәм татар артистларының юлына киртә куяр өчен чыгарганнар»

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

Бу карар җанисәп алу белән бәйле. Шуңа охшаш карарларны без 2002 елдагы җанисәпне алу вакытында күргән идек. Пандемия, коронавирус дип аңлатсалар да, шул ук вакытта Башкортстан эчендә үзләренең артистлары өчен концертларны үткәрәләр, мәдәни чаралар тыелмаган бит. Спорт чаралары да үтә. Хоккей карарга боз сарайларына концертлардан да күбрәк халык җыела.

Мәскәүдәге рус поп-культура вәкилләре Башкортстанда концертлар үткәрә, аларның проблемалары юк. Мәскәү артистлары тыелмагач, бу карарны Татарстан һәм татар артистларының юлына киртә куяр өчен чыгарганнар.

Бу проблеманы мәгълүмат чараларында күбрәк яктыртырга кирәк. Уен-көлке проблемасы гына түгел, ә турыдан-туры кешеләрнең хокукларын боза торган мәсьәлә. Милли фактор аркасында Башкортстанда яшәгән халыкны һәм Татарстан артистларын дискриминациялиләр.

Уфада Татарстан вәкиллеге һәм бездә Бөтендөнья татар конгрессы бар. Алар төбәкләрдәге татарларның хокукларын якларга тиеш. Бу бит рәсми чыгарылган карар. Анда ни өчен Татарстан артистлары гына күрсәтелгәнен ачыклап бетерү зарур. Хакимиятнең билгеле бер чикләре бар, ул чакта безгә гражданлык җәмгыятенә генә өмет кала.

«Чикләү була калса, җырчыларга матди тәэминлек ягыннан зыян булачак»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин:

Бу сүзләрне ишеттем. Беренчедән, Башкортстан хакимияте чыгарган карарның эчтәлегенә караганда, анда Россиядән килгән артистларга чикләүләр кертелгән дип аңладым. Дөресме-юкмы икәнен белмим, әйтә алмыйм.

Чынында, Башкортстандагы концертларын март–апрельгә планлаштырган Татарстан артистлары киресен сөйли. Имеш, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән килүчеләргә концерт кую мөмкинлеге бар, әмма Татарстаннан килгән артистларга кискен рәвештә киртә куела, дигән фикерләр яңгырый.

Вәзгыятьне төгәл белмим. Әгәр дә соңгысы дөреслеккә туры килә икән, бу канунны бозу дигән сүз, чөнки без барыбыз да Россиянең бертөрле субъектлары.

Татарстанга гына чик куелырга тиеш түгел. Бердән, бу Башкортстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне бизәми. Халык санын алу алдыннан моны бер чара дип тә кабул итәләр. Башкортстандагы этномиссионерлар җырчыларыбыздан куркыбрак тора, дигән фикерләр дә яңгырый. Әле моны ачыклап бетерәсе бар. Факт буларак, бу бер дә сөендерә торган хәл түгел. Татарстан ягыннан андый киртәләр юк.

Чикләүләрнең кайсы айга кадәр барачагы билгеле түгел. Чикләү була калса, җырчыларга матди тәэминлек ягыннан зыян булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100