Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Горизонтта яңа конфликт»: Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин җыр өчен тарткалаша

Ринат Рәхмәтуллин Мәскәү җырчысының «Чакыр гына мине» җыры аша сәхнәдә танылуын сөйләгән. Марат Яруллин исә җырны Ринат Рәхмәтуллиннан сатып алуы һәм аны башкарырга тулы хокукы барлыгы турында әйтә.

news_top_970_100
«Горизонтта яңа конфликт»: Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин җыр өчен тарткалаша

Җырчыларның бәхәсле очракларда бер-берсе белән социаль челтәрләр аша гына аралашуына ияләнеп беттек. Бу инде гадәти күренешкә әверелеп бара. Кичә инстаграмда тагын бер видеомөрәҗәгать пәйда булды. Аны автор-башкаручы, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар егете Марат Яруллин танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллинга атап яздырган.

Берничә ел элек ике артист арасында «Чакыр гына мине» җырына авторлык хокуклары өчен бәхәс чыккан иде. Җыр өчен тарткалашу дәвамлы булган. Ринат Рәхмәтуллин янәдән Чаллының бер сайтына биргән әңгәмәсендә Маратның «Чакыр гына мине» җыры аша күтәрелүе турында сөйли. Марат Яруллин Ринат Рәхмәтуллинга һәм язылучыларына инстаграм сәхифәсе аша җавап бирә.

«Дуслар, минем бүгенге иртәм Чаллының бер сайтында чыккан бик кызыклы язманы укудан башланды. Аны миңа язылучыларым җибәрде. Әлеге язмада танылган артист, күпләрнең яраткан җырчысы Ринат Рәхмәтуллин минем «Чакыр гына мине» исемле җыры белән зур сәхнәгә чыгуым һәм тамашачы мәхәббәтен яулавым турында сөйли.

Шундый ук эчтәлектәге язма берничә ел элек бер газетада дөнья күргән иде инде. Мин ул вакытта дәшми калдым. Ә бүген миңа инстадусларымнан бик күп смслар килде. Алар миннән нинди дә булса комментарий көтәләр булса кирәк.

2018 ел башында Ринат абый миңа шалтыратып, Мәскәүнең «Космос» концертлар залында узачак сольный концертына чакырды. «Энекәш, син килеп чыгыш ясасаң, шәп булыр иде», — диде. Үзенең репертуарыннан «Чакыр гына мине» җырын башкарырга тәкъдим итте. Концерттан соң: «Шәп җырладың», — дип мактады. Җыр башка аранжировка белән эшләнде һәм яңача яңгырады. Җырның әлеге версиясе халыкка бик ошады. Соңыннан мин Ринат Рәхмәтуллиннан әлеге җырны төрле чараларда һәм банкетларда башкарырга рөхсәт сорадым. «Әлбәттә, энекәш, бары тик алга», — дип җавап кайтарды. Күпмедер вакыттан соң тамашачым миннән әлеге җырны интернетка куюымны үтенде. Интернетка эләр алдыннан да мин Ринат абыйдан рөхсәт алдым.

Җыр бик тиз таралды, халык аны актив рәвештә тыңлый башлады. Күпмедер вакыттан соң Ринат абый миңа шалтыратып: «Марат, син минем җырны артык еш җырлый башладың. Әйдә болай эшлибез, син аны сатып аласың яки җырлаудан туктыйсың», — дип әйтте.

Әлеге композицияне мин бик яратам. Озак уйлап тормыйча, бәясе турында килештек һәм мин аны сатып алдым! Бүгенге көндә минем җырга тулы документаль хокукым бар.

Уйлап карыйк әле, Ринат абый үзенең Мәскәүдәге концертына яңа сәхнәгә аяк баскан җырчыны чакырыр идеме икән? Ул концертка кадәр мин иҗатымны үстерү өчен күп көч куйган идем инде. Клипларым, җырларым бар иде. Концертына минем иҗатымны яратучылар да киләчәген, шул рәвешле залдагы тамашачысын арттырачагын белеп, максатчан чакырган ул мине.

Хөрмәтле Ринат абый, сез бик нык ялгышасыз. Әйе, мин килешәм, сез әлеге җырның авторы һәм беренче башкаручысы. Мин аны сездән соң икенче булып башкардым. Ләкин онытылып барган җырга яңа яңгыраш, яңа тормыш бүләк иттем һәм аны хит дәрәҗәсенә җиткердем», — ди Марат Яруллин.

Маратның инстадуслары да җырчы белән килешәләр. «Мин Ринат Рәхмәтуллинны бөтенләй тыңламыйм. Марат башкармаса, ул җырның барлыгын да белмәс идем», «Марат башкаруында әлеге җыр миңа күбрәк ошый. Ул сиңа атап язылган кебек», «Борчылма. Чаллыда торсак та, андый сайт укымыйбыз», «Марат инде 2010 елдан бирле эстрадада. 200 әр кешелек туй мәҗлесләрен бер үзе алып бара. Талантлы кеше, иҗатың беркайчан да сүнмәсен», — дип язалар.

«Рәхмәтуллинның популярлыгы кими башлаган да, хайп уйлап тапкан», «Горизонтта яңа конфликт күренә», «Марат, Ринатка ачу саклама, күңелеңдәге үпкәләрне оныт», — дип тә комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100