Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова белән Зәринә Асылкаева охшаш клип төшергән - кем кемнекен урлаган?

Җырчы кызлар Зәринә Асылкаева һәм Ильмира Нәгыймованың клиплары охшаш килеп чыккан.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова белән Зәринә Асылкаева охшаш клип төшергән - кем кемнекен урлаган?
инстаграмнан скриншот

Бер ай элек Зәринә Асылкаеваның «Мин көттем» җырына төшерелгән клибы чыккан. Биш көн элек җырчы Ильмира Нәгыймованың да «Элеккечә яратам» дип аталган клибы дөнья күргән. Әлеге клипларның башы да, ахыры да охшаш. Шул нисбәттән җырчы Зәринә Асылкаеваның үзенә шалтыраттык.

«Без „Мин көттем“ җырына клипны июнь аенда төшердек, 31 июльдә чыкты ул. Клипны төшергәндә үк кайбер мизгелләрен инстаграмга куеп бардым», — дип сөйләде Зәринә.

Ә менә күптән түгел генә ул Ильмира Нәгыймованың охшаш клип чыгарганын белгән.

«Миңа клипларыгыз бер-берсенә бик охшаган дип яза башладылар. Башы, ахыры бик охшаган, диделәр. Ильмира Нәгыймова белән мин шәхсән таныш түгел, аралашканыбыз юк. Бик үк матур күренеш түгел инде бу.

Белмим, минем клипны күреп күчереп алганмы ул, әллә белмичә, күрмичә эшләнгәнме, әйтә алмыйм. Бер яктан, мине кабатлыйлар, димәк, мин кешеләрне илһамландырам дигән сүз. Кеше турында начар сөйлисем килми. Шулай да безнең җырларыбыз, клипларыбыз бер үк каналлардан күрсәтелә. Бөтенләй үк бер-берсенә охшамас өчен әзрәк үзгәртеп тә була бит, югыйсә.

Режиссерларыбыз да төрле безнең. Клипның идеясе минеке, барысын да үзем уйлап таптым. Раифага барып көймә таптык, декораторлар бизәде. «Мин көттем» клибы Раифада төшерелде.

Бу хәлләр бик ошап бетмәсә дә, мин аны тыныч кабул иттем. Ачуланышып, кычкырышып йөрмәячәкмен, мин андый кеше түгел. Белмим, Ильмира моны ничек кабул итәр. Мин аны үпкәләтмәдем бугай. Сториста клиплар охшаган дип кенә әйттем. Бер үк хит-парадка эләктек ди, мәсәлән. Ике клип та бер төрле башлана, бераз сәеррәк инде, — ди җырчы.

Җырчы Ильмира Нәгыймова Зәринә Асылкаеваның клибын әле күрмәгән дә икән. «Мин аны бүген генә күрдем, әз генә охшаш җирләре бар. Зәринә Асылкаева дигән җырчы барын гына беләм, иҗатын белмим. Теләсә нәрсә белән ант итә алам, аның бу клибын күргәнем дә юк. Минем клипны TMTV продакшн төшерде. Аларның идеяләре, мин килеп, тиешле рольне генә башкардым. Мин аңа аны аңлатып яздым инде, конфликтка керергә яратмыйм.

Без клипны 1 июльдә Чаллы якларында төшердек. Зәринәнең клибын карарга вакытым юк иде әле, юлда мин. Иртәгә карармын инде. Инстаграмда гына күрдем үзем дә», — дип сөйләде Ильмира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100