2023 елда блогерлар тормышы: гауга-«сугышу»лар, эротик фотолар, мошенниклык
2023 елда кайсы блогерлар аеруча активлашкан? Кайсы, нинди юллар белән танылу алган? «Интертат» Татарстан һәм Башкортстан блогерлары тормышына күзәтү ясады.
Узып баручы 2023 елда шоу-бизнес өлкәсендәге шау-шу тудырган вакыйгаларны барлап чыккан идек. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә артистлардан аз гына да калышмыйча, меңләгән халыкка тәэсир итәрлек көчкә ия блогерлар да үзләрен бик үк бизәмәгән гамәлләр кылдылар, попуярлашу өчен нәрсә генә кыланмадылар.
Ләкин барысын да бер калыпка салып куймыйк. Алар арасында иганәчелек белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләре, махсус операциядәге солдатларга ярдәм җыюда актив катнашучылары да күп булды.
Рөстәм Нәбиев нәрсәләр кыланды?
1,7 миллион язылучысы булган блогер Рөстәм Нәбиев халыкны хатыны белән түшәктә үбешеп ятуын күрсәтеп шаккатырды. Рөстәм белән Индираның башка елларда да халыкны эротик характердагы фотолар, ачыктан-ачык сөйләшүләре белән аптырашта калдырганнары бар иде инде. Әмма соңгы видео барысын да уздырды.
Рөстәм Нәбиев, вакыт-вакыт, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм иткәнен дә күрсәтеп тора. Ул быел Түбән Камада яшәүче аяксыз Фаяз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк итте, шулай ук Уфадагы бер ялгыз әбинең фатирына ремонт ясашырга ярдәм итте.
Алдагы елларда ике аяксыз килеш кулларында әллә нинди биеклектәге тауларга күтәрелгән Рөстәм Нәбиевнең быел йөзләгән кешене Торатау башына алып менүе хакында да хәбәр иткән идек.
Мошенниклыкта гаепләнүче Эльвира Мадиярова (Әхтәмова)
Телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган Эльвира Мадиярова (Әхтәмова), мошенниклыкта гаепләнеп, «заочно» кулга алынды. Тикшерүчеләр фаразынча, ул – «Frendex» пирамидасында халыкны алдаучыларның берсе.
Эльвира да «шәрәлек» белән популярлык яулау ысулын яратып куллана. Ул ел дәвамында язылучыларын ярымшәрә фотолары, ире белән бергәләп төшкән сексуаль фото-видеолары белән «сөендереп» торды. Үзенең кулга алынуы турындагы хәбәргә блогер арт ягын туңкайтып җавап бирде.
«Ут хатын» кемнәр белән судлашты?
«Ут хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова быел бишенче тапкыр әни булды. Шулай ук, үз репертуарында калып, суд юлларында йөрде. Үзенең авырлы булуы турындагы мәгълүматны халыкка үзеннән алдарак та җиткерүче кызны судка бирде.
Шулай ук күп балалы ана үзенең юристы белән судлашып йөрүен сөйләде. «Бу кеше миннән зур сумма акча урлады. Бик зур сумма. Миңа әлегә бу турыда сөйләргә ярамый, тикшерү бара. Бүген аны өенә җибәрделәр. Аңа браслет кидерттеләр. Ул өй арестында. Аңа өеннән чыгарга ярамый», – дип сторислар яздырды ул.
Блогерның кызы Ранияне Чистай үзәгендә мөселман кызлары кыйнау да шау-шу тудырды.
Дубайга турлар сатып, мошенниклыкта гаелпәнүче блогерлар ни хәлдә?
Ел башында блогер Илүсә Миннегалиева (Фәләхова) ире Рушан белән бергә Дубайга күченеп китәргә җыенуы турында хәбәр итте. Алар үзләре артыннан тагын берничә блогерны иярттеләр, ләкин аларның кайберләре, мәсәлән Албина Харисова, Дубайда озак тормыйча, кире кайтты.
Илүсә Фәләхова ире Рушан белән Дубайга арзанлы турлар оештыра иде. Халыкның күпчелеге блогерларның бу тәкъдименә шикләнеп караса, икенчеләре ял да итеп кайтты. Шулай ук алар тәкъдим иткән тур буенча татар эстрадасының танылган җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем дә Дубайда булды.
Баштагы мәлдә Дубайга бара алучылар булса да, соңыннан Илүсәнең турларның вакытын күчерә башлавы мәгълүм булды. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыкка килде.
Илүсә Фәләховага карата, мошенниклыкта гаепләнеп, җинаять эше ачылды. Блогер акчасыз калулары, ире белән бик начар шартларда көн күрергә мәҗбүр булулары, соңгы алтыннарын сатып, ашарга алулары турында сөйләде.
Хәзер исә Илүсә белән Рушанның эшләре җайланып килгәнгә охшаган. Алар башка юллар белән керем кертү юлларын эзлиләр. Дубайга турлар саткан блогерлар хәзер җенси тормышлары турында сөйләп баемакчы һәм туризм өлкәсендә яңа бизнес башламакчы дип язган идек.
Шулай ук соңгы яңалыклардан Илүсә Фәләхова менә-менә әни булырга әзерләнә. Ул, баламны Аргентинада табачакмын, дип хәбәр иткән иде.
Гөлия Вәлиәхмәтова үзгәрде
Аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова да узып баручы елда иң күп телгә алынган блогерларның берсе булды. Ул быел гаиләсе һәм туганнары белән кече хаҗ кылып кайтты, намаз укый башлавы турында әйтте.
Шулай ук Гөлия Вәлиәхмәтова ашказанын кечерәйтү буенча операция ясатты. «Бу операцияне ябыгу һәм башка тазармау өчен ясаттым. 2 айда 12 кг га ябыктым. Тагын 10 кг ябыксам, бик яхшы булыр иде», – дип сөйләде Гөлия.
Гөлия Вәлиәхмәтова авыру балалар, кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм җыю белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Кореяда дәваланган Венера Сапуринага берничә көн эчендә зур күләмдә акча җыя алды. Тик, кызганыч, Венера арабыздан китеп барды. Гөлия җыелган сумманың бер өлешен Венераның җәсәден туган ягына алып кайту һәм җирләү чыгымнары өчен аның әнисенә, бер өлешен икенче авыру балага күчерде.
Равил Закиров, акча түләттереп, абзарда эшләтте, җырчыларга кунакка йөрде
Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров соңгы арада нык активлашты. Ул блогер кызларны 2 көнлек турга үз авылына кунакка чакырды.
Равил татар эстрадасының танылган җырчылары концертларына да килә, өйләренә кунакка бара. Мәсәлән, Равил Алия – Ришат Төхвәтуллиннар, Иркә кебек җырчылар белән тапшырулар эшләде.
Күптән түгел Равил Закиров Хәния Фәрхи репертуарыннан бик популяр җырны зур сәхнәдән башкарганын күрсәтеп, халык тарафынннан хейтка юлыкты.
«Башкорт хуҗабикә»се гауга чыгарды, «сугышты», интим темаларга сөйләде
«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр итеп, гауга чыгарды.
Әлеге блогер шулай ук артистлар янына кунакка барып, яки аларны үзенә чакырып, «Йолдыз белән бер көн» рубрикасын тулыландырды. Үзе дә шаян стильдәге ике җыр яздырып, клип төшерде.
Аларның берсен төшергәндә ул җырчы Гөлназ Асаева белән «сугышып», халыкны куркуга салды.
«Башкорт хуҗабикәсе» интим сорауларга җавап биреп тә танылды. Ул үзенең иң зур үкенече беренче баламны саклап калмавы икәнен әйтте. «Йөклелегемә җаваплы карамыйча, сикереп, авыр әйберләр күтәреп, ат кебек чабулап йөрүем, баламны тиешенчә җирләмәвем өчен үкенәм», – диде ул.
Айсылу – Даниил мәхәббәте
Блогерлар тарафыннан татар халкын шаккатырган тагын бер вакыйга булды. 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим үзенең тәрбиягә алган улы – 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыкты. Бу хактагы фикерләрне биредә укырга мөмкин. Аларның әти-әни булу нияте бар, дип тә язган идек.
Рәфис Атаказдан фәлсәфә
Рәфис Атаказ әледән-әле фәлсәфи фикерләрен белдереп торды. Мәсәлән, иртә бала табарга киңәш итүче түрәне: «Таҗик хатыннары кебек...» – дип тәнкыйтьләп чыкты.
Рәмзия Вәлиева хәсрәте...
Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева махсус хәрби операциядә хезмәт итүче киявенең ялга кайтып китүен, әмма озатуның бик тә авыр булуын социаль челтәрдә күрсәтте. Бу көннәрдә генә махсус операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм булмавын тәнкыйтьләп чыкты.
Аңа кадәр Рәмзия Вәлиева улын югалтуы, оныкларының әтисез калуы турында да сөйләгән иде.
Рүзәл Минһаҗев үзен гаепләүчеләргә җавап бирде
Шагыйрь, блогер, Украинадагы солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗев бик күп постлар куйды. Ул егетләр янында шәхсән 13 тапкыр булды. Аның турында массакүләм мәгълүмат чаралары да бик күп язды.
Рүзәл үзен гаепләүчеләргә дә җавап бирде.
Эльвира Әхмәтшинаның ире нигә төрмәдә?
«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Эльвира Әхмәтшина ни сәбәпле ире төрмәдә утырганы турында ачыктан-ачык сөйләп бирде.
Гөлнара Габдуллинаның ире махсус операциядән ялга кайтты
Социаль челтәрләрдә ашарга пешерү турында сәхифә алып баручы популяр блогер Гөлнара Габдуллинаның ире чираттагы ялга кайтты. Самат – хәрби фельдшер, ул махсус операция башлану белән үк хезмәткә киткән иде.
Гөлнара үзе дә хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә.
Блогерларны салым түләмәүдә гаепләделәр.
Блогерларны зур күләмдә салымнарын түләми килүдә гаепләделәр. «Интертат» блогерларны тикшерү шаукымын өйрәнде һәм аның Татарстанга килеп җитү-җитмәү ихтималы турында сораштырды.
«Дневник татарина» әти булды!
«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдинов икенче тапкыр әти булды. Аңа кадәр ул «хатын китәргә җыена» дип видео тәкъдим итте. Аның шаян вайнын чын дип кабул итүчеләр дә булды. Аның хатыны Гүзәл дә хатын-кызлар өчен файдалы контент төшереп, блогын актив үстерә.
«Татар Малай» проблемасын хәл итте!
Беренче татар блогеры, «Татар Малай» сәхифәсен алып баручы Ренат Галиәхмәтовның яңа фатирга күченде, әмма гаиләсе белән фатирында туңып яшәргә мәҗбүр булды. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә дә хәбәр салып, әлеге проблемадан чыгу юлын эзләп, «ТНВ» телеканалына мөрәҗәгать итте. Соңрак блогер проблеманың чишелүен хәбәр итте.