Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер кызларны акча түләтеп абзарда эшләтүче Равил Закиров Хәния Фәрхи җырын башкарган

news_top_970_100
Блогер кызларны акча түләтеп абзарда эшләтүче Равил Закиров Хәния Фәрхи җырын башкарган
Фото: социаль челтәр

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров соңгы арада нык активлашты. Әле ул, акча түләтеп, блогерларны абзарда эшләргә кайтарта, әле ул Казанга килеп, татар эстрадасының танылган җырчылары концертларында буталып йөри, шулай ук җырчыларның кибетләренә барып, реклама да ясап кайта.

Блогер үзе әйтмешли, танылган җырчыларның өйләренә кунакка да бара. Үзе әйтмешли «напросится итә» һәм «бу – безнең эштә нормаль күренеш» дип белдерә ул.

Шул рәвешле егет эзләнүдә, үзен таныта, социаль челтәрдә утыручыларның мәхәббәтен яулый.

Шулай итеп, җырчылар янында йөрү тикмәгә булмаган, блогер үзе дә җырлый башлаган. Равил Закиров блогер Альбина Исмаеваның хәйрия фонды ачылу уңаеннан оештырылган «Ихлас йөрәк» концертында катнашкан. Анда ул «йолдыз» булып балкыган. Бу хакта «бер казанда кайнаучылары» хәбәр итә.

Равил татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең «Кунак егет» җырын башкара. Егетнең сөйкемле сөяге бар. Гадәттә олуг җырчыларның җырларын кабатлап җырлаучыларны тәнкыйтьлиләр, ә Равилне халык җылы кабул иткән.

«Җырга тиң «Исәнме!» диюең.
Бер бәйрәм елмаеп көлүең.
Шул яктан алалмыйм күзем мин,
Йә Ходам, бирче бер түземлек…»

«УНИКСта концерт куячагына шигем юк», «Равил, сез «йолдыз», «Молодец. «Зона комфорта»да озак тормыйсың. Үсәсең», «Бары тик алга», «Булдырасың, кыю», «Текә», молодец», «Үз улым өчен сөенгән кебек сокланып карыйм» кебек комментарийлар белән блогерны канатландырганнар.

Чирмешән егете авылга тур оештырган: туристлар бакчада чүп утаячак, сыерлар савачак

Чаллының танылган блогеры, 40 мең сум түләп, авылга сыер саварга кайтырга җыенган

Блогер Равил Закиров Иркәгә: «Синең аяклар – татар эстрадасында иң сексуаль аяклар»

Блогер Равил Закиров Алия – Ришат Төхвәтуллиннарның фатирын күрсәтте, ремонт бәясен әйтте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100