Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев аяксыз Фаяз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев аяксыз Фаяз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән
социаль челтәрләр

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев инвалид коляскасында йөрүче аяксыз Фаяз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән. Рөстәм бабайга бүләген Түбән Камага килеп шәхсән тапшырган, коляска белән ничек йөрергә кирәклеген дә күрсәткән.

«Татарстан 24» каналы хәбәр итүенчә, Фаяз бабай коронавирус белән авыру сәбәпле аяксыз калган.

Фаяз бабайны беренче тапкыр үзенең сторисларында Түбән Кама блогеры Альбина Исмаева таныткан иде. 85 яшьлек Фаяз абый шәһәр урамнары буйлап инвалид коляскасында бара. Блогер аннан тормыштан кәнәгать булу серләрен сораша. «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк», – дип җавап бирә аңа төшенкелекнең ни икәнен дә белмәүче, инвалид коляскасында утырган килеш кибеткә барып, азык-төлеккә кадәр алып кайтучы Фаяз бабай.

Альбина Фаяз бабайга уңайлырак коляска алу нияте белән акча җыю оештырмакчы иде, тик аның сторисларына блогер Рөстәм Нәбиев игътибар итте һәм Фаяз бабайга заманча колясканы үзе бүләк итәчәген әйтте.

Рөстәм сүзендә торган. Блогер белән Фаяз бабайның очрашуы зур залда, тамашачылар каршында узган. Соңыннан ул бабайны өенә кадәр озата барган, аңа пультлы коляска белән йөрүнең ничек җайлы булуын күрсәткән. 

«Фаяз абый якты, изге күңелле, тормышны яратучы кеше. Әлеге коляска аның тормышын тагын да җиңеләйтәчәк. Фаяз бабайны шатландырдык. Түбән Кама халкына рәхмәт. Сездән тулыланып кайтып киләм. Шуундый матур шәһәрдә минем фикердәшләрем бик күп икән. Шәһәр дә бик ошады, мин сезгә күпмедер дәрәҗәдә көнләшеп карыйм», – дип язган Рөстәм сторисларына.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100