Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова Кореяда авыр хәлдә ятучы Венера Сапуринага акча җыюны туктаткан

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова Кореяда авыр хәлдә ятучы Венера Сапуринага акча җыюны туктаткан

Татарстан блогеры Гөлия Вәлиәхмәтова Корея хастаханәсендә авыр хәлдә ятучы Мамадыш районы кызы Венера Сапурина өчен акча җыюны туктаткан. Ул кызны Россиягә алып кайту өчен самолет ялларга дип акча җыя иде. Аның картасына хәзерге вакытта 2 362 404 сум акча җыелган.

«Минем картага акча җыюны туктатып торам, чөнки яхшы гына суммада акча җыелды. Әмма, постны кичә үк бетерсәм дә, һаман да 100 сум, күпмедер акча килеп тора. Акча җыю турында хәбәр язасыз икән, зинһар, Марина номеры белән куегыз.

Без бит акчаны самолет белән кайтару өчен җыйдык. Аңлавымча, аңа хөкүмәт тә очкыч җибәрергә әзер. Әгәр дә очкычны хөкүмәт җибәрсә, транпортировкага акча кирәкми булып чыга. Ләкин алар Венераны Кореяда дәвалаган өчен кирәк булырга мөмкин. Сез җибәргән бу акчалар тиешле урынына китсен өчен, банкта вклад ачарга булдым. Бу акчаларны шул кертемгә күчерәм һәм, бергәләп, бу вакыйганың хәл ителүен көтәчәкбез. Акча кирәк булуга, Марина миңа язачак, һәм без клиникадан счет алып, аны вкладтан түлиячәкбез», – дип, планнары белән уртаклашты Гөлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100