Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат булган: «Ике баласы калды, кызы беренче сыйныфка бара»

news_top_970_100
Блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат булган: «Ике баласы калды, кызы беренче сыйныфка бара»
Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Әтиләре мобилизацияләнгәч, балачаклары бетте оныкларымның, куллары калтырый башлады...» – дип язган иде аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева. Аның кияве махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтты. Шул арада 2 атна вакыт узып та китте. Блогер оныкларының әтиләрен кабат озату видеолары белән дә бүлеште.

Хәзер Рәмзия Вәлиеваның икенче оныклары ятим калган. Блогерның гаиләсенә күтәрә алмаслык кайгы килгән. «2 көннән кайтам, әти белән мунча керербез», – дигән улы вафат булган. Үзәге өзелгән, нишләргә белмәгән ана куйган видеоларны тыныч кына карау мөмкин түгел. Үлем сәбәбе әйтелмәгән

«Ике баласы калды, 7 һәм 12 яшь. Йокламыйча сорадым. Ни сорасам, шуны бирә идең бит, Аллаһым. Йокламыйча сорадым бит, ишетмәдең бит. Улым бит, балакаем. Мәңгегә ташлап киттең бит, балам минем. Йөрәгемне алып китәсең үзең белән. Улым, соңгы тапкыр озата киттем бит, бәгырь кисәгем. Соңгы тапкыр кочаклап барам бит. Мәңгелек ярам булдың бит, балакаем», – дип өзгәләнә ана.

Блогер улының балаларын да күрсәтте, аның аларга карап та йөрәге авырта. Мәрхүмнең улы кабер туфрагыннан кулларын алмый елап утыра. «Әле беренче сыйныфка гына бара бит», – ди ул, улының кызына карап.

Кайгыга баткан ана теплицага кыярлар янына да чыгып, мунчага да кереп елый. «Әтиең яңа себерке әзерләде. Кайткач рәхәтләнеп чабынырсың дип, фотога да төшереп җибәрдем бит», – дип өзгәләнә улын югалткан ана.

«Бер 3 көн алдан кызыма «бакчадагы петуния яфракларын да өзә алмыйм, кулларым эшкә бармый, кемдер үлә», дидем. Интуициям көчле минем, алдан сиземләвем бар, кем икәнен генә әйтә алмадым. Аллаһым, кисәттең, әмма белдертмәдең кем икәнен, саклап та калган булыр идем. Болай булмаган булыр иде. «Кайткач, дәваланып алырга кирәк», – диде. Казанга кил, танышларым бар, монда хастаханәгә салам, дидем. «Юк, мин монда ияләнгән инде», – дидең. «Анда кайтсаң, синең белән анда нәрсәдер була», – дидем.

Һәр көнне иртәнге 4тә «әни-әти, хәлләрегез ничек» дип яза иде. «Улым, ник иртә торасың» дигәч, «2 атна йоклаган юк инде, төннәр буе йөреп чыгам» ди иде. Кан басымың да уйный, алай эшләмә, тынычланырга кирәк, ник алай, дидем. Видеодан сөйләштек, күзләреңнең дә нуры юк, нәрсә булды, моңсу бит, дим. «Юк инде, телефон гына шулай күрсәтә. Дәваланып алгач, барысы да әйбәт була», – дигән иде.

Рәмзия Вәлиева шул ук вакытта кайгы уртаклашу сүзләре язган виртуаль дусларына да рәхмәтләрен җиткерә. «Интертат» редакциясе дә Рәмзия ханымның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша, күркәм сабырлык тели.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100