Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева оныкларының хәрби операциядән әтиләрен көтүен әрнеп сөйләде

news_top_970_100
Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева оныкларының хәрби операциядән әтиләрен көтүен әрнеп сөйләде
Видеодан скриншот

Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева махсус хәрби операциядә хезмәт итүче киявенең ялга кайтып китүен, әмма озатуның бик тә авыр булуын социаль челтәрдә күрсәтте. Күптән түгел генә үзенең улын югалткан (авырудан кинәт вафат булды) Рәмзия ханым оныклары өчен бик тә борчылуын яза.

«Оныкларымның әтиләре махсус хәрби операциядә 1 ел да 1 ай булды. Вакытлыча ялга 23 көнгә кайтып китте. Шундый сөенечле көннәрне түземсезлек белән көттеләр инде. Иртә-кичен, дөньялар тынычлансын иде, дип теләкләр теләделәр, телиләр.

Балачаклары онытылды – шуңа йөрәгем авырта. 21 көн әтиләре өйдә булды, бер кайгылары калмады ул көннәрне. Санаулы көннәр бик тиз үтеп тә китте. Кабат шул теләкләр, иртә-кичен – стресс. Балаларның куллары калтырый, тик беркемгә кирәк түгел шул: гаилә нәрсә кичергәнен беркем сорамый.

Мәчеткә укырга йөреп тынычлык алалар, укытучылары аңлый. Аллага шөкер, тынычландыралар.

Үз аяклары белән исән-сау кайтсыннар барысы да», – дип уртаклашкан ул социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100