Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр блогер Гөлнара Габдуллина ирен кабат махсус хәрби операциягә озаткан – видео

news_top_970_100
Популяр блогер Гөлнара Габдуллина ирен кабат махсус хәрби операциягә озаткан – видео
Фото социаль челтәрдән

Аш-су остасы, социаль челтәрләрдә популяр блогер Гөлнара Габдуллинаның ире Самат кабат махсус хәрби операциягә киткән. Ул – һөнәре буенча хәрби фельдшер һәм хәрби операция башланганнан бирле хезмәттә. Бу юлы аны көтмәгәндә чакырып алганнар.

Габдуллиннарның балалар бакчасына йөрүче 2 кечкенә кызлары бар. 2014 елда гаилә корган яшь пар икесе дә Башкортстан якларыннан. Хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсендә яшиләр. Үзе дә медицина белгече булган Гөлнара бүгенге көндә кечкенә балаларын тәрбияләү белән мәшгуль.

Блогер кызларының әтисен озатуы турындагы күңелне айкарлык видеоны күрсәтте. Ул видеога Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар башкаруындагы «Яраткан ярларсыз калмагыз» җырын куеп, видеоны тагын да «йөрәккә тия» торган иткән.

Видеода күренгәнчә, олы кызлары, елап, баскычта басып тора. Әтиләре кечкенә кызларын күтәргән, аннары олы кызын да күтәрә, кысып кочаклый һәм үбеп ала.

«Матурымны озаттык, көтмәгәндә… Бу атнада авылга кайтырга тиеш иде, шулай килеп чыкты инде. Исән-имин урап кайт, матурым! Сугышлар бетсен, булмасын иде, яраббым», – дип язган инде ничәнче тапкыр ирен махсус хәрби операциягә озатучы Гөлнара Габдуллина.

Бу видео блогерның язылучыларының «йөрәгенә тигән». Алар балаларны кызганып үзләре дә «балавыз сыккан». Комментарийларда Гөлнарага сабырлык, ә ире Саматка хәерле юл, исән-сау әйләнеп кайтуын теләгәннәр.

Блогер Гөлнара Габдуллинаның ире – хәрби фельдшер – махсус операциядән кайткан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100