news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ашказанын кечерәйтү буенча операция кичергән

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ашказанын кечерәйтү буенча операция кичергән
Фото: видеодан скриншот

Танылган Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ябыгу максатыннан ашказанын кечерәйтү буенча операция кичергән. Ул аны Мәскәүдә 350 мең сумга ясаткан. Бу хакта блогер «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйләде.

«Мин шундый мөмкинлек барын белә идем. Үзем дә ясатырмын, дигән уйлар юк иде. Социаль челтәрдә, шаярып, «әллә ашказанын кечерәйтергә инде» дип яздым. Безнең нәселдә зур әни дә, әнием дә гәүдәле. Кешедән артык ашамыйбыз да кебек, әмма тазарабыз. «Ясаттым да, хәзер рәхәт» дип, күп кеше язды. Шулкадәр күп кеше ясаткан икән аны, сөйләмиләр генә. «Минем әни, туганнар, хәтта ирем дә белми» дип язучылар бар. Ульяновск, Самара, Казанда бу операция 250 мең сум тора икән. Бу операцияне ябыгу һәм башка тазармау өчен ясаттым. 2 айда 12 кг га ябыктым. Тагын 10 кг ябыксам, бик яхшы булыр иде», – дип сөйләде Гөлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар