Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өзеп киттең үзәкләрне» – Рүзәл Минһаҗев вафат булган авылдашына шигырь багышлаган

news_top_970_100
«Өзеп киттең үзәкләрне» – Рүзәл Минһаҗев вафат булган авылдашына шигырь багышлаган
социаль челтәрләр

Шагыйрь, Украинадагы солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗевның авылдашы вафат булган. Рүзәл «Интертат»ка хәбәр иткәнчә, аның авылдашы йөрәк чиреннән китеп барган. Мәрхүмнең тормыш иптәше һәм баласы калган.

«Син яшь идең, ачык идең, гади идең… Оҗмах түрләрендә булсын урының… Илүзә сеңлем, нык бул! Бу юллар синең исемеңнән дога булып барып ирешсен», – дип язган ул социаль челтәрләрдә Рүзәл, мәрхүм дустының хатынының кайгысын уртаклашып.

«Үзең киттең, өзеп киттең үзәкләрне,

Яраладың, телгәләдең йөрәкләрне.

Күңелләрдә калды бары утлы күмер,

Яшәлмәгән кебек калды яшьли гомер...

Син булмагач, туры юлда абынамын,

Өзгәләнеп бары сине сагынамын.

Мәңгелеккә калдырдың да, ятим иттең,

«Китмә» җырын җырладың да үзең киттең.

Яшим диеп, яшьним диеп син тырыштың,

Уты булдың, нуры булдың син тормышның.

Син идең бит бар өметем, ышанычым!

Хаклыгым да, шатлыгым да, куанычым...

«Янәшәңнән гел барырмын, иркәм», – дидең,

Тормыштан да артык күреп сине сөйдем.

Күңел түнгән, өмет сүнгән инде күптән,

Зәңгәр күктән «китмә» дигән хәбәр көтәм».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 октябрь 2023
    Исемсез
    Кайггызныуртаклашам авыртуфрагыжинелбулсы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100