Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Азрак тыйнаграк бул инде» – Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмова яңа видео күрсәтте

news_top_970_100
«Азрак тыйнаграк бул инде» –  Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмова яңа видео күрсәтте
Фото Эльвира Әхтәмова социаль челтәрдәге

«ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының элекке хәбәрчесе һәм «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруының элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова-Мадиярова яңа видеосы белән язылучыларын шаккатырган.

Эльвираның ярымшәрә арт шәрифен болгаган видеода кемдер матурлык та күргән. Алар күпсанлы «ут» билгеләре тезгән, «супер бомба», «ничек шулай искиткеч булып була ул» дип тә язганнар.

«Тәбризовна, бу – бигрәк инде, азрак тыйнаграк бул»;

«Ничек мондый видео куеп була ул?»

«Бу бигрәк ачык инде», – дип комментарий калдырган башкалар.

Элекке журналист шул видеодан фотолар куеп, үз гәүдәсенә үзе гашыйк булуы турында да язган.

«Бу фотоларга карыйм да, «мин нинди искитмәле» дип уйлыйм. Хәзер үз тәнемне, буй-сынымны яратам! Ул миңа «святой дух»тан бирелмәгән. Ул – хезмәт һәм эчке  ихтыяр көче, үзең өчен матур  булу мотивациясе!» – дип язган Эльвира Әхтәмова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмованың Төркиядә яшәве, «Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова (Мадиярова) пирамида эше буенча федераль эзләүдә булуы турында язган идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 декабрь 2022
    Исемсез
    Бөтен дөньяга арт шәрифен чыгарып болгагач булган инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100