Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев йөзләгән кешене Торатау башына алып менгән

news_top_970_100
Ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев йөзләгән кешене Торатау башына алып менгән
Фото социаль челтәрдән

Казарма ишелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев соңгы елларда кулларында иң биек тауларга менү белән мавыга. Соңгысыннан соң ул, тауларга менүне 1-3 елга туктатып торырга уйлавы, бу елны үзенең сәламәтлегенә багышларга теләве турында әйткән иде. Әмма яшим дип яшьнәгән Уфа блогеры Торатау башына менгән, үзе белән йөзләгән кешене дә иярткән.

Видеода күренгәнчә, алар арасында блогерның хатыны Индира Нәбиева, олылар, яшьләр, кечкенә балалы гаиләләр дә бар. «Монда әле бер кешенең дә кулы басмаган», – дип шаярта Рөстәм Нәбиев.

«Үзем белән 100 меңләгән кешене ияртү – минем бурыч. Мин тарафдарларым белән Башкортстан Республикасы шиханнарының берсе – Торатауга мендек.

Эчке хис-кичерешләремне әйтеп бетергесез, барыбызны да бер хәрәкәт, бер максат берләштерде, без бербөтен булдык. Ял көнендә минем компаниямдә булган һәркемгә рәхмәт. Мин сезнең белән уңай энергетикам, юмор һәм мотивация белән бүлешергә шат идем. Актив сәламәт тормыш алып бару мотивациясе...» – дип язган блогер.

Аның белән тауга менүчеләр комментарийлар калдырган. Кемдер төнлә эшләгәннән соң, кемдер иренең бердәнбер ялында кумирлары белән очрашуга килгән, хәтта дус кызлары белән Мәскәүдән, ире белән Оренбургтан һ.б. шәһәрләрдән дә кайтучылар да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100