Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алдауда гаепләнүче Илүсә Миңнегалива: «Горурланып әйтәм – яңадан турлар сата башлыйбыз»

news_top_970_100
Алдауда гаепләнүче Илүсә Миңнегалива: «Горурланып әйтәм – яңадан турлар сата башлыйбыз»
Фото: Илүсә Миңнегалиеваның (Фәләхова) социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ире Раушан белән Дубайга турлар сатып, халыкны алдауда гаепләнүче блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) яңадан туризм белән шөгыльләнә башлаячакларын хәбәр итте.

«Без туризмга кире кайтабыз. Элек минем блогым безгә аена 500 мең тирәсе керем китерә иде. Ә Дубайга күченгәч, бу акчалар гына җитми башлады. Шуңа да без турлар сату белән шөгыльләнә башладык. Безнең төп максатыбыз – үзебезне ашату иде. Ә без, үзебез турында онытып диярлек, барысын да ашаттык. Бәхәсләшмим, үзебезгә дә кала иде, әмма без башкаларга сарыф иткән акчаларны санаганда, бу – диңгездәге тамчы сыман.

Барлык ялгышларыбыздан соң, башкача иганәчелек белән шөгыльләнмәячәкбез, без «бизнес»ны торгызырга булдык.

Ләкин хәзер инде элекке кебек булмаячак. Түбән бәяләр, ташламалар көтмәгез!

Горурланып әйтәм – без яңадан турлар сата башлыйбыз. Моны хәтта турлар дип тә әйтеп булмый. Без, ял итәргә килгәндә, сезнең ярдәмчеләрегез булачакбыз.

Бездән турлар алып ял итеп кайтканнар, сезнең яңадан Гарәп Әмирлекләренә ялга килү мөмкинлегегез бар. Без сезгә иң түбән бәядән билетлар табарга, кунакханә сайларга ярдәм итәчәкбез. Каршы алабыз һәм сезнең ялны оештырабыз.

Элекке турлар өчен акчаларын көткән кешеләр барысы да вәгъдә ителгән вакытта үз акчаларын алачак», – дип ышандыра блогер.

Дубайга турлар саткан Илүсә: «Ашарга алыр өчен алтыннарыбызны саттык»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100