Блогер Эльвира Әхмәтшина: «Иремне көчләүдә гаепләделәр»
Көчләүдә гаепләнеп төрмәгә утыртылган Инсаф Галимҗановка кияүгә чыккан Эльвира нәрсә өчен ирен рәшәткә артына утыртулары турында сөйләде.
«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Эльвира Әхмәтшина ни сәбәпле ире төрмәдә утырганы турында ачыктан-ачык сөйләп бирде.
«Инсафны һәм аның дустын 131нче һәм 132нче маддәләр буенча биш ел ярымга төрмәгә утырттылар, кыскасы, көчләүдә гаепләделәр. Әлеге вакыйга 2019 елның февраль аенда булды. Мине Инсаф ул көнне кич утырырга чакырган иде, шулай итеп машинада сөйләшеп утырган вакытта аңа дусты шалтыратты, машинасы ватылган булып чыкты һәм ул Инсафны ярдәмгә чакырды. Башта Инсаф: «Юк, Эльвираны калдырып килә алмыйм», – дип җавап бирде, ләкин мин Инсафны барырга күндердем. Шулай итеп, мин Инсафны үз кулларым белән шушында төртеп керттем.
Нәтиҗәдә, дустының машинасын кабыза алмаганнар, һәм Инсаф ахирәтендә йокларга кала, ләкин ул кичне дусты янына сөйгән яры һәм аның апасы киләләр. Башта үзара сөйләшеп утыралар, соңрак кызлар бәдрәфкә чыгып китеп кем беләндер телефоннан сөйләшәләр, аннары кызларның берсе: «Сез безне көчләдегез!» – дип кычкыра башлый, иртәгә гариза язачакларын белдерәләр һәм, тиз генә киенеп, фатирдан чыгып китәләр. Инсаф һәм аның дусты кызларны куып җитмәкче була, ләкин алар таксига утырып китә. «Иртәгә үзебез сезгә шалтыратырбыз», – дип хәбәр бирәләр.
Эльвира Әхмәтшина һәм Инсаф Галимҗановның әти-әнисе катнашында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруын «Татар-информ»ның YouTube каналында карый аласыз.