Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга турлар саткан блогерлар хәзер җенси тормышлары турында сөйләп баемакчы

news_top_970_100
Дубайга турлар саткан блогерлар хәзер җенси тормышлары турында сөйләп баемакчы
Социаль челтәрләр

Дубайга турлар сатып, кешеләрне алдауда гаепләнүче блогерлар Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева һәм аның ире Раушан акча эшләүнең яңа ысулын тапкан. Хәзер блогерлар җенси тормышларының нечкәлекләре турында сөйләп баемакчы. Бу хакта «Новости Казани» сәхифәсендә язалар.

Илүсә башта барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлаган һәм алга таба үз тормышларындагы нечкәлекләр хакында бушка сөйләмәячәләрен әйткән.

«Минем корнишонмы, баклажанмы? Ничә сөяркәм бар? Илүсә аларга ничек карады? Барлык сорауларга җаваплар да «Телеграм» каналыбызда булачак. Тик анда керү өчен сезгә 10 мең сум түләргә туры киләчәк», – дип язган Рушан үзенең сторисларында.

«Аллакаем, бу – кемгә кызык соң?»;

«Тиздән Аяз Шабутдинов артыннан китәчәкләр»;

«Миңа сезнең әти-әниегезне кызганыч. Үстергәннәр, тәрбияләгәннәр…»;

«Җиңел акча ярату боларны берничек тә җибәрми»;

«Безнең халыкны пычраталар. Акча турында гына кайгырталар»;

«Нәрсә булды соң аларга? «4 туй» проектында гадел, ачык күңелле, ихлас кешеләр булып тоелганнар иде. Дубайга күченделәр, аннан мошенниклык, судлар китте. Аерылыштылар да бугай. Ә бала белән нәрсә булачак? Хәзер инде интим фото тәкъдим итәләрме?»;

«Сезнең тормыш хәзер кемгә кызык, шулхәтле ялганнардан соң»;

«Андый мәгълүмат бушка да кирәк түгел»;

«Татарстанны, Россияне оятка калдырдылар. Татарстанның Диния Нәзарәте мөселманнарның шундый отясызлыклар эшләвенә ничек карый икән? Алар бит, ял иттерәм дип, инвалид балалар, пенсионерлардан акча җыйдылар»;

«Кыланып та карыйлар», – дигән фикерләр калдырганнар бу пост янында интернет кулланучылар.

Искә төшерәбез, Илүсә белән Раушан, эстрада йолдызларын да рекламада кулланып, Дубайга арзанга турлар сатты. Баштагы мәлдә Дубайга бара алучылар булса да, соңыннан алар турларның вакытын күчерә башлады. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыкка килде. Аларны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм блогерлар бизнесларын ябарга мәҗбүр булуларын хәбәр итте.

Соңрак Илүсә Фәләховага карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. Җинаять эше «мошенниклык» маддәсе буенча алып барыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100