Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогерлары Дубайга күченергә җыена: чынлап та китәләрме, әллә коткы таратумы?

Татар блогерлары шушы көннәрдә мәшәкатькә батты: илдән мөһәҗирлеккә җыенган блогерлар «төенчекләрен төйни», калганнары – алардан көлә, ә кайберәүләре хәерле юл теләп, кулъяулык болгый. «Интертат» блогерларның кая җыенганын ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Татар блогерлары Дубайга күченергә җыена: чынлап та китәләрме, әллә коткы таратумы?

Блогерлар «Дубайга китәбез» дигәч, меңләгән аудитория җыючыларның язылучылары да пошаманга төште: ни ышанырга, ни сөенергә, ни хурларга, ни мактарга белми.

23 гыйнвар көнне блогер Илүсә Фәләхова ире белән бергә Дубайга күченеп китәргә җыенуы турында хәбәр итте. «Казанда озак тоткарландык. Хәзер мин үзем генә түгел, янәшәмдә ирем бар. Утка-суга керерлек дусларым бар. Шуңа күрә минем бер тамчы шигем дә юк, борчылмыйм да. Дубайга безнең белән 20 кеше күченә, әлегә алар бу хакта сөйләми», –  дип хәбәр иткән иде ул көнне.

Фото: © Илүзә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

Азнакай районындагы авылда яшәүче блогер Альбинуш та Дубайга күченмәкче. Әле тәпи дә китмәгән кызы, 1нче сыйныфка җыенучы улы, абзар тутырып мал-туар асраучы ирен дә ияртмәкче ул.

Альбина гаиләсе белән авылда, әбиләреннән калган йортта яши, яшь гаилә яңа йорт төзеп, шунда күченергә җыенган көннәре. Блогерның язылучылары йорт хуҗасы Наилнең Дубайга җыенуна ышанып бетми. «Наилне ничек күндердегез?» – кебек сорауларны еш язалар.

«Ул күптән Дубайга барырга теләде. Мин аның бөтен нәрсәдән дә ничек аруын күрдем, анда көч-кодрәт бар. Ул бик акыллы. Боларның барысын да үстерергә кирәк. Ул аны ничек икәнен генә белми. Анда Наил кебекләрне яраталар. Анда башка дөнья. Һәр ир-ат та үсеш тели, кайберәүләр ничек моңа ирешергә икәнен генә белми. Мин тәкъдим иттем, һәм ул баш тартмады, чөнки миңа ышана һәм кадерли», –  дип аңлата Альбина.

Блогерның язылучыларын төп борчыган сорау – «Сыерларыгызны кайда калдырасыз?». Моңа җавап итеп, Альбина кызык кына фотоколлаж урнаштырган. Фотода: бер сыер самолет канатына ябышмакчы булып бара – «сыерлар инде Дубайда» дип язган блогер.

Блогерлар илдәге вазгыять болай да кискен торган көннәрдә шундый коткы таратканнан соң, халык башка блогерларга да сораулар юллый башлаган. «Дневник татарина» исеме астында танылган Рәмис Гыйльметдинов: «Икенче атнага бөтенләйгә күченәбез», – дип җавап биргән.


Кем сата торгандыр. Кемнән ишетә торгансыздыр аның ише әйберләрне, әмма сездән бер әйбер дә яшереп булмый, чынлыкта да шулай. Аллаһы боерса, күчәбез, өйне уже саттык, әйберләребезне чыгарабыз да шул өйдән, Дубайга семья белән күченеп китәбез. Бөтенләйгәме – белмим, әмма нык озакка. Минем өчен сөенгәннәргә рәхмәт, сөенмәгәннәргә ... Минем турыда начар сөйли, начар уйлый торган кешеләргә сразу әйтеп куясым килә. Мин нәрсә, не имею право Дубайга кученергә? Шуны да әйтеп бетерәсем килә, өйне саттык дигәч, менә бу өйне саттык (уенчык өйне күрсәтә). Дубай, дигәч тә, авыл инде ул. Авылга кайтабыз, малларны кемдер карарга тиеш бит анда. Дубай – безнең өчен авыл ул, –  ди блогер.

Рәфис Атаказ исеме астында танылган блогер «Дубай-мубайга киткән блогерлар ике көннән соң» дигән видео эшләгән. Әлеге вакыйгаларга аның мөнәсәбәте бу видеосыннан ук аңлашыла.

Блогерлар белән 20 кеше китәргә җыена, дисәләр дә, Альбинуш битендә күрсәтелгән 7 кеше арасында 3 кеше генә – күп язылучылары булган блогер. Калган 13 кешенең кем булуы әлегә әйтелмәде.

Бүген иртән «Татар малай» – Ринат Галиәхмәтов та «яңалыгым бар» дип халыкны кыздыра башлады.

Без Ринат белән элемтәгә кердек, Татарстан блогерларының соңгы яңалыкларын сораштык. Ринат Дубайга түгел, авылга җыена икән. «Минем хыялым бар – авылга күченү. Видеода, шаяртып, шуны әйтәчәкбез», – дип аңлатты соңгы хәбәрен Ринат. Ул блогерларның китәме-юкмы икәнен төгәл әйтмәде.

«Башка блогерларга килгәндә, без сөйләшеп торабыз бит инде блогерлар белән, үзебез дә шок хәлендә. Ничек авыл җиреннән шулай күченә алырлар микән, дигән сораулар туа. Үзебез дә әлегә нәрсә булып бетәчәген көтәбез. Аннары бер момент бар: Илүсәләр, Альбиналар, тагын кемнәрдер «Дубайга күченәбез» диләр. Без былтыр үзебез ял итеп кайттык анда, анда яшәүнең кыйбат булуын күрдек. Болар, кеше сүзе тыңлапмы, җыелыпмы, анда киткәч, ничә айдан кайтырлар микән инде, дип уйлыйбыз үзебез», – диде ул.

Бу хәбәрләрне сәясәт белән бәйләп карарга кирәкми, дигән фикерен җиткерде Ринат Галиәхмәтов. Нәкъ менә Дубай сүзенең каян чыгуын да аңлап бетерми. «Моннан подтекст, яшерен мәгънә эзләргә кирәкми, мин иң соңгы итеп кенә сәяси яктан уйлап карадым. Иң беренче итеп, нәрсә белән шөгыльләнерләр микән, дип уйлыйсың. Блогерлар алар барыбер җиңелчә уйлый – безгә бит контент та эзләргә кирәк, анда контент инде әзер», – дип сөйләде «Интертат»ка Татарстанның иң беренче блогерларының берсе.

Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллина да әлеге яңалыклардан хәбәрдар. Аңа да Дубайга китүчеләр турында сораулар яза башлаганнар. «Тиздән Башкортстанда, Татарстанда блогерлар калмый», – дип язып куйган ул, үзенең фотосын куеп.

«Бу инде – аларның намусында... алар карары. Качулары аңлашыла. Сугыш беткәч кайталар алар. Читтән караганда бу – бик көлке… Моңа хәтле беркемнең дә чит илгә дә барасы килми иде, рәхәтләнеп яшәп яттылар -яттылар да, исләренә төште. Кемнеңдер тегендә яшисе килә, монда яшисе килә башлады, кем кая качты инде. Минем өчен шулай... һәр кешенең үз башы үзендә, кешегә кысылмыйм, үзләре беләләрдер», – дип сөйләде ул.

Шунысы кызык, бу дулкынга Гөлназ Сәфәрова да эләкте. Ул да Дубайга җыенып, документлар эшләтеп йөрүен хәбәр итте. 

Язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон:

«Хакыйкать, чынлык гел артта йөри, ялган, алдаулар алда. Хәзер инде 1 апрель көн саен кебек тоела башлады. СССР вакытында 1 апрель көнне генә бер-беребезне алдашып, көлеп яши идек, ләкин тора-бара шундый рәвеш алынды, көн дә ялганлыйлар кебек. Шуңа күрә күп әйбергә ышанмыйбыз да. Кемдер оптом китәме, берәмләп китәме, китүләр гел булган, кем ничек тели – аларның үз ихтыярында. Әгәр дә инде, бу очракта, «20ләп блогер китә» дигән сүз чыккан икән, аңа ышаныргамы-ышанмаскамы, анысы – башка мәсьәлә, һәркемнең үз ихтыяры. Мин мондый яңалыкларны исем китеп, йөрәгем янып кабул итмим. Шакката торган замана түгел, без – язучы халкы, милләт өчен, тел өчен кайгыра торган халык. Блогерларның китүе кысыксындырмый, ләкин кайда гына булсаң да, кеше булып калырга кирәк».

«Че гуглит татар кызы» блогы авторы Динара Зиннәтова:

«Соңгы арада күп кеше китәргә тырыша бит чит илләргә, шуңа булырга да мөмкин, бәлки, хайп түгелдер. Блогерлар аудитория ярдәмендә акча эшли, бәлки, алар чит илгә китеп тә акча эшли аладыр.

Икенчесе – ни өчен алар моны шулай эшли? Бу – кешеләрнең әдәплелегеннән, оялмау сәләтеннән дә торадыр. Кемдер моны артык мактанып күрсәтә, хайпка да охшап китә. «Менә бүген сер сөйлим» дип кат-кат сторислар кую –шундый алымнар матур да түгел кебек. Чит илгә китәргә җыенасың икән, нигә тагын да кешеләрне котыртырга? Бу – махсус кызыктыру уятуга омтылуга охшаган. Кемнең мөмкинлеге юк, аларда көнләшү уянырга мөмкин, негатив комментарий калдырырга тырышачаклар, кемдер, үз тормышын чагыштырып, депрессиягә китәргә мөмкин. Бу – аудитория турында кайгыртмауга охшап китә. Блогерлар тарафыннан аудиториягә сакчыл караш сорала. Минемчә, алар бу юнәлешне файдалы якка борса, яхшы булыр иде. Чит илгә барырга җыенасың икән, нәрсәләр сорала, күпме акча кирәк – шундыйрак контент бирсәләр, файдалырак булыр иде».

«ТНВ» каналыннан баручы «Юлчы» һәм «Таяну ноктасы» тапшыруларын алып баручы Альберт Шакиров:

«Нәрсә булса да – китсәләр дә, китмәсәләр дә, бу – хайп. Китәсең икән – җыен да кит инде, аны нәрсәгә шулай язарга? «6 кеше җыелды, менә китәбез, җыенабыз» дип язып утыру – үзе үк хайп тудыруның бер шарты. Минем бер дә исем китми – китәләрдерме, китмиләрдерме… Мин моны түбән нәрсә дип саныйм. «Кеше шуңа котыра-котыра яза» дигәнгә аптырыйм. Әгәр шушының белән дә мавыгып яшәп яталар икән – аларның  үз тормышлары кызык түгелдерме, үз дәрәҗәләре шундыйдырмы... Бер «кыргый» әйбер күрсәткән саен, шау итәргә генә торалар. Андый чакта хайп күрсәтүчесе булмый калмас инде аның. Хайпка акыл кирәкми – я к...т күрсәтергә, яки кеше эшләмәгәнне эшләргә.

Менә «Татар-малай»ны карадым әле. Ул «авылга кайтам җәен» дигән. Хайп була икән, шундый кирәк. Ул егетнең грамотный әйберләре бар. Дубай дип шаккатырабыз, дигәннәрдер инде. Аңа караганда «авылга кайтты» дигәнгә соклану да, хөрмәт тә күбрәк. Үзем дә авыл ягына карап торам. Эшне шул якка таба үстерергә кирәк».

Ә сез ничек уйлыйсыз: блогерларның бергәләшеп күченүе – хайпмы, юк сүзме?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кемдер мугышка, ил сакларга, кемдер качып чит илгә китә. Ни флага ни Родины бу яшьләрннң
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Киткэн кешелэрен Кире Россияне кертмэскэ кирэк. Сугыштан куркып качулары. Илебез нинди хэлдэ булмасын,ташлап киту матур булмас. Матур,рэхэт вакытта илебез,язучылары возможность бирде усэргэ. Яисэ барсына да отписа ться итэргэ китучелэрлэн. Яшэп карасыннар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100