Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Мадиярова «заочно» кулга алынуга арт ягын туңкайтып җавап биргән

Телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган Эльвира Мадиярова, мошенниклыкта гаепләнеп, «заочно» кулга алынды. Тикшерүчеләр фаразынча, ул – Frendex пирамидасында халыкны алдаучыларның берсе. Суд 28 февральдә аның ирен дә «заочно» кулга алу карары чыгарган иде.

news_top_970_100
Эльвира Мадиярова «заочно» кулга алынуга арт ягын туңкайтып җавап биргән
Фото, видео Эльвира Мадиярованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ире Айдар Мадияровны «заочно» кулга алу турында суд карары чыккач, кичә, 1 мартта, Эльвира Мадиярова арт ягын күрсәтеп төшкән видео урнаштырган иде. Аңа хәтле, берничә көн алдан Мадиярова эчке киемнәрдән төшкән фотосессиясен мактады. «Самая откровенная фотосессия», – дип, горурланып яза ул. Искәртеп үтик, Эльвира Мадиярова элегрәк «ТНВ» каналында эшләгән һәм «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдә булды.

Айдар Мадияровны Казанның Вахитов районы суды 28 февраль көнне читтән торып (заочно) кулга алды. Ике балалы Мадияровлар гаиләсе һәм Эльвираның әти-әнисе хәзер Төркиядә яши.

Җинаять эше фигурантын читтән торып кулга алу турындагы үтенеч белән судка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе тикшерүчесе Гатиятуллин мөрәҗәгать итте. Суд үтенечне канәгатьләндерде. Мадияров моңа кадәр федераль эзләүдә иде. Төркия Айдар Мадияровны Россия территориясенә экстрадицияләгәннән (җинаятьтә гаепләнүчене тапшыру процедурасы) соң, ул кулга алыначак. Пирамиданың башында торган Эльвира Мадиярова белән аның әтисе Тәбриз Әхтәмов бергә эшләгән.  Әхтәмовны кулга алу турында үтенеч әлегә юк, дип белдергәннәр судта.

Тикшерүчеләр фаразынча, пирамидада кертемчеләрдән килгән 200 миллион сум үзләштерелгән, 300ләп кеше алданган. Пирамидага нигез салган Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулин, Эльвира Мадиярова, аның ире Айдар һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүгә бирелгән иде. Аларның барысы да чит илләрдә.

Пичугинның кайда булуы билгеле түгел. Аңа карата җинаять эше 2021 елның 18 октябрендә кузгатылган.

Чечулин пирамидага бәйле ачылган җинаять эшендә 2022 елның 14 февраленнән гаепләнүче буларак карала. «Бизнес Онлайн» Чечулинны Италиядә тоткарлаулары турында язган иде, әмма суд аны Россиягә экстрадицияләүдән баш тарткан.

Бу темага: 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100