Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары тормышында «бум»: кияү, бәби, сыер

«Интертат» чит илгә күченеп киткән блогерларга күзәтү ясый.

news_top_970_100
Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары тормышында «бум»: кияү, бәби, сыер
Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гыйнвар азагында Татарстан блогерлары бер төркем булып Дубайга күченеп киткән иде. Араларында машиналарын, фатирларын сатучылар, көнкүреш техникаларын һәм кием-салымнарын арзанга яки бушка өләшүчеләр дә булды. Аларны «бер казанда кайнаучы» дуслары булган малларын сатмаска, кире кайтырга туры килүе турында да кисәткән иде. Әмма сәфәргә җыенучыларга бу киңәшләр ошамады, алар барысын да «чиста бит»тән башларга булды.

Татарстан күченеп киткән 3 пар, 3 бала һәм 3 туташ  (Рушан – Илүсә, Наил – Альбина һәм аларның 2 балалары, Гөлназ туташ, аның энесе һәм әти-әнисе, Ләйсән, Лариса) барысы бергә бер өйдә яшәде. Андый зур «гаилә»дә хатын-кызлар күп булуга карамастан, аларга өй җыештыручы, йорт мәшәкатьләре буенча ярдәмче кирәк булды. Алар аның белән «ике куян койрыгын берьюлы тотмакчы» була, өй җыештыручыдан инглиз телен дә өйрәнергә чамалыйлар.

Элек блогерлар гаиләсе хатын-кызлары чиратлап ашарга пешереп маташты, әмма чиратка салынса да, дистәдән артык кешегә ашарга пешерү «эш түгел» диделәр бугай, пешекче алдылар. Пешекче 1 көн ялда булганда, инде рәхәткә ияләшүләре һәм пешерәсе килмәүләре турында хәбәр итте блогер Илүсә Фәләхова. Алар язылучыларын Сәет пешергән ризыкларны күрсәтеп кызыктырды. Әмма Сәет берара югалды, аларны яңа пешекче сыйлады.

Дубайга әйдәүче блогерлар – ирле-хатынлы Рушан белән Илүсә – арзан бәядән турлар тәкъдим итү һәм килгән кунакларның күңелен күрү, алар өчен махсус программа әзерләү белән шөгыльләнә. 8 көнлек тур башта 50 мең сум торса, көнендә алып өлгерсәгез, 37 мең сум гына була. Блогерлар үзләре белән бергә күңелле яшәү һәм үз пешекчеләре әзерләгән сый тәкъдим итәләр. Юк-юкта килеп китүчеләр бар. Яңа гына бер туташ ял итеп китте, аннары социаль челтәрләрдә «Ананас» дип танылган блогер кыз белән аның егете килде. Аларны мөселманча киендереп, мәчеткә экскурсиягә дә алып бардылар. Гел кочаклашып-үбешеп торган парга биредә болай кыланырга ярамавы турында аңлаттылар. Бу «ярамый» алар өчен бик авыр булды инде.

Ирле-хатынлы Татарстан блогерлары Рушан белән Илүсәнең әти-әни булачагы турында язган идек. Хәзер Илүсәнең контенты күбрәк йөклелек чоры үзгәрешләре белән бәйле. Бу хакта ул үзе белүгә, бар дөньяга хәбәр итте. Блогер 9 ай шул хакта сөйләячәк, аның сәхифәсен күзәтеп баручыларга карыйсы, тыңлыйсы була. Тиздән алар 4 көнгә Татарстанга кайтырга һәм туганнары белән күрешергә җыена. Блогерлар бар һәм юк сәбәп табып, зурдан кубып бәйрәм ясарга ярата. Бу гади генә очрашу булырмы, әллә Казанның бер ресторанында шау-шулы мәҗлес үткәрүгә кайтып калырмы? Ул хакта әле хәбәр юк.

Шушы көннәрдә генә бу зур гаиләдә пешекче булып эшләгән Сәет табылды! Бу юлы ул әлеге йортка кияү буларак килде. Ул кәләше итеп Татарстаннан килгән төркемдәге Ләйсәнне сайлаган. Сәет белән Ләйсәнгә никахны Азнакай егете, блогер Илүсәнең ире Рушан укыды. «Ничек Ләйсән белән Сәет арасында бик тиз җитди мәхәббәт кабынды?» – дип кызыксынучыларга: «Үзебез дә аптырадык. Әгәр хисләр чын икән, нигә сузарга», – дип җавап биргән Илүсә. Халык хәзер Татарстаннан Дубайга күченгән Лариса туташ турында кайгыра. Блогерлар аңа кияү эзләүгә ныклап тотынган инде.

Бу төркемгә иң соңгы булып Азнакайдан бер блогер гаиләсе килеп кушылган иде. Әле тәпи дә китмәгән кызы, беренче сыйныфка җыенучы улы, абзар тутырып мал-туар асраучы ире белән Дубайга җыенган блогер Альбинушкага башта халык ышанмады. Блогерның язылучыларын төп борчыган сорау – «Сыерларыгызны кайда калдырасыз?» Моңа җавап итеп, Альбина кызык кына фотоколлаж урнаштырган иде. Фотода: бер сыер самолет канатына ябышмакчы булып бара – «сыерлар инде Дубайда» дип язган блогер.

Дубайда Альбина ире һәм ике кечкенә баласы белән башта фатир яллап яшәде, аларга бала карарга ярдәм итүче дә бар иде. Аннары Татарстан блогерлары, ике фатирга түләгәнче дип, берләштеләр, һәм балаларны «бушка караучылар» да табылды. Илүсә белән Рушан аларның балаларын карап торгалады, яшь гаилә романтик очрашуларга йөрде. Тик Дубайга соңгы булып килгән гаилә калганнардан беренче булып авылларына кайтып та китте. Сүз уңаеннан, Альбина ирен Дубайга күченергә бик авырдан күндергән иде, калганнар соңга кадәр ире Наилнең Дубайга киләчәгенә ышанмады. 

Хәзер Альбина авылдан видеолар төшерә. Мал-туар асрап яшәгән Наилне рәхәт тормыш «бозып» өлгермәгән, ул кайтуга, хатынына сыер алырга тәкъдим иткән. Күрәсең, Дубайга «очкан сыерлар» кире авылга кайтмаган. Әмма рәхәт тормыш күреп кайткан хатынның «кул-аягын сыер белән бәйләп куеп» булырмы? Блогер шул хакта видео тәкъдим итте.

«Наил яныма килде дә, «әйдә, сыер алабыз» ди. «Син акылдан яздыңмы?» – дидем. Башта кул-аяклары белән тыпырчынды, аннары килеште. Хәзер сүз дә әйтә алмый. Аллаһка шөкер. Бик каты курыккан идем», – дип сөйли Альбина яңа төшергән видеосында. Ә арткы планда кул-аяклары скотч белән чорналган ире тыпырчынып ята.

«Кеше кебек яши генә башлагач» дип тә язган Альбина видео астына.

Шулай итеп, зурдан кубып Дубайга күчкән блогерлар Татарстанга кайта башлады. Хәерлегә!

Татар блогерлары Дубайга күченергә җыена: чынлап та китәләрме, әллә коткы таратумы?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 май 2023
    Исемсез
    Кукэй илэп йорилэр инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100