«Башкорт хуҗабикәсе» җырчы Гөлназ Асаева белән «сугышып», халыкны куркуга салган. Әлеге тукмашу блогер Миләүшә Шәйхисламованың «Матур бичә» дигән яңа клибындагы бер эпизод кына булуына карамастан, чынбарлыктагы кебек килеп чыккан. Кадрларны «Башкорт хуҗабикәсе» үзенең сторисларында күрсәтә.
«Матур бичә» клибының сценарие буенча, Миләүшәнең ире Альберт, аны ташлап, Гөлназ Асаева уйнаган күршесенә китә. Бер-берсенә төрле начарлыклар эшләп арыгач, авыл кибетендә очрашкан ике көндәш, тыелып кала алмыйча, сугыша ук башлый. Бу эпизодны Гөлназ белән Миләүшә шул дәрәҗәдә оста уйнаганнар ки, клипны төшерүчеләр берара сугышның уенмы-чынмы икәнлеген дә аңламый башлаган. Хәтта Гөлназ белән Миләүшәне аермакчы да булганнар.
Миләүшә Шәйхисламова үзе дә Асаеваның чын профессоналларча сугышуын билгеләп үткән. «Дөресен әйткәндә, мин курыктым да. Мин Асаева белән конфликтларга кермәс идем. Чүт колагымны өзеп алмады. Мин шокта. Кулларымны тырнап бетерде. Әллә нинди сугыш чукмары, ә үзе нинди миниатюр», – дип сөйләгән сторисларында блогер һәм башкаларга да җырчының ачуын чыгармаска киңәш иткән.
Искәртеп үтик, «Матур бичә» – Миләүшә Шәйхисламованың икенче клибы. Моңа кадәр ул Су кызы турындагы бер клибын тәкъдим иткән иде инде.