Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» үксеп елый: «Үз республикамда мине күралмыйлар, монда яшисем килми»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» үксеп елый: «Үз республикамда мине күралмыйлар, монда яшисем килми»
видеодан скриншот

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр итте.

Миләүшә сүзләре буенча, барысы да бер «Курай» музыкаль каналы җитәкчесе, журналист Рита Өметбаеваның блогер турында үз фикерен белдерүеннән башланган. Журналистның постын бик күп газета-журнал, телевидениеләр үзләренә күчереп куйган. Шуның нәтиҗәсендә, хәзер блогер һәм аның гаиләсенә таныш түгел кешеләр яный икән. Алар блогерны башкорт халкын мыскыллауда гаепләп, нигыннан тиз арада «башкорт» сүзен алып ташлавын таләп итәләр.

Миләүшә Шәйхисламовага бу хәлләр бик авыр тәэсир иткән. Гел уен-көлке төшереп, үзеннән-үзе көлеп йөрүче блогерны язылучыларының берәр кайчан мондый халәттә күргәннәре булдымы икән әле? Ул әлеге вакыйгалар турында, үксеп елый-елый, сторисларында сөйләгән.

«Имеш, мин ул видеолар аша башкорт хатын-кызларын мыскыл итәм икән»

«Башкорт массакүләм мәгълүмат чаралары мине батыра. Бер кеше минем видеоларым, вайннарымны тәнкыйтьләп пост куйды. Имеш, мин ул видеолар аша башкорт хатын-кызларын мыскыл итәм икән. Бу постны бөтенесе күчереп куя башлады. «БСТ» телеканалы да алды (ул кеше үзе дә телевидениедә эшли). Кешеләр пост янында нинди генә комментарийлар язмыйлар. «Битенә төкерергә кирәк», «Башына тибәргә кирәк» диләр, мине үтерергә әзерләр. Әле моның белән генә бетсә икән! Хәзер миңа һәм гаиләмә әллә нинди ир-атлар шалтыратып яный башлады.

Бу нәрсә белән бәйле? Мин нәрсә эшләдем? Үземнең сәхифәмдә беркайчан да начар әйберләр күрсәткәнем булмады. Миңа беркайчан да бу кадәр авыр булганы юк иде әле. Башка берни дә төшерергә теләмим.

Кемгәдер минем юмор ошамый, әйе, ләкин шуның аркасында шундый «травля» ясарга кирәк идеме? Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары да бер үк вакытта язды бит әле бу турыда, әйтерсең ниндидер акция. Халык алдында җәза бирергә булдылар миңа. Мин башкорт халкын мыскыл итәм икән!

Алга таба берни төшерәсем дә, күрсәтәсем дә, үземне «Башкорт хуҗабикәсе» дип атыйсым да килми.

Кешеләрнең миңа һәм гаиләмә ташлануына шаккаттым. Бу постны язучылар моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген уйладылармы икән? Кешеләр бигрәк мәрхәмәтсез! Үз республикамда мине күралмыйлар, минем башка монда яшисем килми», – дип сөйли блогер.

«Мәгънәсезлек сагайта мине. Хәтта, куркыта»

Миләүшәгә карата янаулар башланганын ишеткәч, музыкаль проектлар җитәкчесе, журналист Рита Өметбаева үзенең постын алып ташларга мәҗбүр булган. Аның Миләүшәнең вайны турындагы фикере «Башкортстан» газетасында сакланып калган.

Фото: © социаль челтәрләр

«Социаль челтәрләрне карап утырам. Кемдер кунакка барган, кемдер яңа ризык пешергән. Бөтенесен дә күрсәтеп баралар. «Башкорт хуҗабикәсе» килеп чыкты. Күкрәкләрен касә эченә тыга, күршесе белән ярыша. Имеш, кайсыныкы зуррак? Һуштан язам. Аптыраудан... Алар куйган видеороликтан түгел! Киресенчә, шул блогерны мактап, бишкуллап, куәтләп утырган, 7 мең лайк куйган кешеләргә гаҗәпләнеп. Бу нәрсә ул, дуслар? Зинһар, аңлатыгыз әле. Үзегезне имезеп үстергән әниләрегезне күкрәгеннән көлүме? Хатын-кызның гәүдә төзелешен мәсхәрә итүме? Шул сезгә ошыймы??? Мине, юморны аңламыйсыгыз, диярсез, бәлки. Юмор бит кинаяле, мәгънәле булырга тиеш. Хатын-кызлар зур яки кече күкрәкләрне үзләре сайламый бит! Кешенең күңелендә ниндидер тәртип булырга тиеш бит инде, тыелганны тыя торган чикләүләр кая югалып бетте? Әгәр җәмгыятьтә күп кешегә шушындый ирекле темалар ошый икән, ник без бүген мәктәпләрдә балаларда тырышып-тырышып гүзәллек, әдәп тәрбияләргә тырышабыз? Адым саен чәч буяп, заманча киенгән яшьләрне тәнкыйтьлибез?

Бу очракта мин «Башкорт хуҗабикәсе»нә бер сүз әйтә алмыйм! Маладис хатын! Табигате белән актриса, кешеләрне җәлеп итәрлек роликлар эшли! Һәрхәлдә ул үзенең дәрәҗәсе, зәвыгына карап кылана ... Ә шуның зәвыгына 7 мең кеше булып сез иярәсегез. Эһ, кайчандыр җәмгыятьтә булган югары мәдәнилек, намус яшәгән заманнар сагындыра. Ул заман бик кыска булды шул. Бүгенге мәгънәсезлек сагайта мине. Хәтта куркыта», – дип язган булган ул анда.

«Минем пост аркасында Миләүшәгә куркыныч яный икән, гафу үтенәм»

Блогерның елап утырган видеоларын күргәннән соң, журналист Миләүшәдән үзенең сәхифәсе аша гафу сораган.

«Дуслар! «Башкорт хуҗабикәсе» турындагы минем посттан соң, бик күпләр Миләүшәгә, миңа, куркытып, кимсетеп яза башлады. Мине нидә генә гаепләмиләр. Янәсе, мин аңа каршы бөтенесен котыртканмын. Мин үз сүземне генә яздым. «Башкорт хуҗабикәсе»н бетерик, дигән бер генә фикер дә әйтмәдем. Аңа шалтыратып, куркытып, әрләп ятучылар кемнәр? Ярый, миңа махсус рәвештә хейтерлар ябырыла, аңлашыла. Димәк, бу тормышта беркемгә дә бер сүз әйтергә ярамый. Миләүшәне дә нык кимсетеп, илдән куыйк, дигән сүзләр коточкыч бит.

Нәтиҗә: һәркем үз эшен дәвам итә. «Башкорт хуҗабикәсе» эчтәлекле контент әзерли. Но, әгәр дә минем пост аркасында Миләүшәгә куркыныч яный икән, аны шуның хәтле елар дәрәҗәгә җиткергәннәр икән, гафу үтенәм. Имин, сау булыйк, дуслар», – дигән ул.

Рита Өметбаева киләчәктә Миләүшә белән уртак вайн төшерү теләге булуын да әйтә. «Мин аны кимсетмәдем, бер вайны буенча фикер генә белдердем. «Башкорт» сүзе турында каян алып язганнардыр? Мин үз сүзләрем өчен җавап бирәм, аның шәхесен кимсетмәдем. Хәтта мактадым да әле. Хәзер миңа да яныйлар. Коточкыч. Ярар, берәр ничек үткәреп җибәрербез. Мин бит кешеләрне аңа шалтыратырга мәҗбүр итмәдем. Әйтерсең, минем фикер белдергәнне көтеп утырганнар. Соңрак аның белән уртак ролик яздырырбыз», – дигән ул «Уфа1» сайтына.

Бу хакта социаль челтәрләрдә дә фикер алышу башланган. Берәүләр блогерны хуплый, ә кайберәүләр – Ританы. Миләүшәнең эчкечелек турындагы роликларын да мисал итеп куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100