news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дубайга турлар саткан Илүсәгә карата җинаять эшләре ачылган

news_top
Дубайга турлар саткан Илүсәгә карата җинаять эшләре ачылган
Миннегалиевлар аккаунтыннан

Дубайга арзан турлар сатып, аннары аларның вакытын күчергән һәм тур алган кешеләргә 2024 елга кадәр акчаларын кире кайтарырга ышандырган Илүсә Миннегалиевага (Фәләхова) карата җинаять эшләре ачканнар. Бу турыда телеграмда «Маш Ипташ» каналы яза.

Искәртеп үтик, Дүбайга ире белән күченеп киткән блогер Илүсә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итү өчен турлар сатты. Күптән түгел аны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм ул бизнесын ябарга мәҗбүр булуын игълан итте.

Телеграм-каналда язуларынча, җинаять эшен аңа Чаллыда, Әгерҗедә, Чистайда, Йошкар-Олада ачканнар. Җинаять эше «мошенниклык» маддәсе буенча алып барыла.

«Интертат» блогерның вакыйгага карашын «Дубайга турлар саткан Илүсә: «Ашарга алыр өчен алтыннарыбызны саттык» дигән язмада язып чыккан иде. Анда ул: «Утырырга язган икән, димәк, утырачакмын. Баламны да шунда табармын», – диде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 октябрь 2023
    Сирень
    Иремени ул япь - яшь малай
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар