Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинованың баласын мөселман кызлары кыйнаган

news_top_970_100
Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинованың баласын мөселман кызлары кыйнаган
Фото социаль челтәрдән

«Женщина оххонь» сәхифәсен алып баручы блогер Гүзәл Хөснетдинованың кызы Ранияне Чистай үзәгендә мөселман кызлары кыйнаган. Бу хакта блогер үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Кыз баланың яулыгын салдырып, чәченнән сөйрәп йөргәннәр. 

«Мин бөтенесен дә аңлыйм. Әйе, мин дә балачакта сугыша идем, «бандитка» булдым. Рания дә фәрештә түгел, ул үзен яклый ала. Ул да минем кызлар белән сугышкалый, мин аңа игътибар да итмим. Кем белән булмаган… Әмма бер кызга каршы бишәү чыкканнар. Аны типкәләгәннәр һәм чәченнән өстерәп йөргәннәр. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый. Ранияне «миллионерша кызы укырга килгән» дип үртәгәннәр.

Кызлар сугышкан вакытта, алар янына мәрхүмә сеңлемнең кызы Ләтифә килгән. Аңа: «Бар кит моннан! Синең әниең бөтенләй юк!» - дип әйткәннәр. Бу «ерткыч»ларның ата-аналары! Үз балаларыгызны тәрбияләгез. Тормышның бумеранг булуын онытмагыз!

Аллаһ барысын да күрә. Үз балаларымны рәнҗеттермим. Алар минем баламның намусына кагылды. Кеше алдында яулыгын салдырганнар. Дуслар, мин «шок»та. Ирем Рушан нык ярсыды.

Ирем кызымны травматологиядә тикшертте, тукмау эзләрен теркәделәр. Эчке органнарына зыян килмәгән. Без полициягә гариза язабыз. Камералардан видеоларны алабыз. Миңа ТНВ журналистлары чыкты. Бу хәлне бөтен җиргә таратам. Хәзер ничек дөрес эш итәргә кирәклеген уйлыйбыз», – дип язган күңеле әрнеп блогер.

«Миңа аларның гафу үтенүләре кирәкми. Мораль зыян өчен түләсеннәр. Алар безнең баланы түбәнсетергә теләгән», – ди ирем.

Блогер барысына да шалтыратып чыккач, кызлар Раниягә түбәндәгеләрне язган:

«Мин башка алай эшләмим. Мин дус кызларымны яклап кына. Гафу ит мине, мин сине башка кыйнамыйм»;

«Рания, мин сине үртәмәдем дә, кыйнамадым да. Әйдә, барысын да дус булып тәмамлыйк. Ярыймы? Гафу ит»; 

«Мин китеп барганда синең муеныңда кызыл таплар күрдем. Син тагын кем беләндер сугыштыңмы әллә?»;

«Мин сиңа типтем генә генә, сине кем буганын белмим, мин беркемнең дә чәченнән тартканым юк». 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100