Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиягә алган улын ир иткән Айсылу гамәленә карата фикерләр:«Төрле яклап бәяләп карадым»

news_top_970_100
Тәрбиягә алган улын ир иткән Айсылу гамәленә карата фикерләр:«Төрле яклап бәяләп карадым»

«Интертат» сайтында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы, 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалимнең тәрбиягә алган улы – 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыгуы хакында язма дөнья күргән иде.

«Татар халкы өчен бу – гадәти хәл түгел бит инде. Төрле фикерләр булыр. Сез әзерме?» – дигән сорауга Айсылу Чижевская-Мингалим:

Әзер, без барысына да әзер. Мин төрле фикерләр булачагын аңлыйм. Без – нык кешеләр, – дип җавап биргән иде.

Әлеге язмага карата укучыларыбыздан бик күп кайтавазлар килде. Татар өчен бөтенләй ят күренеш булган, ананың тәрбиягә алган улын ир итүе дә, пар арасындагы бик зур яшь аермасы да халыкны хәйран калдырды. «Интертат» төрле чыганаклардагы кайбер фикерләрне бергә туплады.

«Аллаһым, сакла Җир йөзен бозык хатыннардан»

Фикер белдерүчеләрнең төп өлеше – Айсылу ханымны бозыклыкта, баланың язмышын челпәрәмә китерүдә гаепли.

Алар «Интертат»ның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә мондый эчтәлектәге комментарийлар язалар:

«Сүгенергә ярыймы бу пост астында? Бер сүз белән әйткәндә пи…»;

Журналист Рушания Алтай: «Динебез буенча аларга никах төшми. Динне бер якка куеп уйлаганда да, әхлаклы мөнәсәбәт саналмый. Җәмгыятьнең гомумтәрбия нәтиҗәсе бу»;

«Динне катнаштырмагыз. Пәйгамбәребезнең беренче хатыны аңардан шактый өлкән булган»;

Рушания Алтай: «Монда өлкәнлек түгел, ана белән бала мөнәсәбәте. Дингә дә, гомумәхлакка да туры килми. Тәрбиягә алган кеше ул балага ана була инде. Ана белән балага никах төшмәгәне ап-ачык аңлатылган динебездә. Пәйгамбәребез үзеннән олы хатынга өйләнсә дә, ул аңа ана булмаган. «Тиң яр» дигән төшенчә бар татарда»;

«Педофилия дип атала бу»;

«Педофилия ул 18 яшькә кадәр булса гына педофилия дип санала»;

«Бәлки, 18 яшькә кадәр дә булгандыр, кем белә»;

«Аллаһым, сакла Җир йөзен бозык хатыннардан. Әле матур сүзләр белән аңлатмакчы булып ята бит»;

«Аның бу баланы ничек тәрбияләгәне хәзер билгеле инде. Оялмыйча, шуны бөтен кешегә фаш итә, күзен дә йоммыйча»;

«Ахырзаман җитте, җәмәгать»;

«Үзенә ир үстергән инде. Хәзер ничек җәелеп ята малае белән»;

«Аллам, кичер без гөнаһлы бәндәләреңне»;

«Бу егет мөстәкыйль түгел, шуңа да аңа әни кирәк. Ләкин нигә бу хәлне интернетта күрсәтергә? Моннан оялырга кирәк. Кемне тәрбияләгән ул? Бу мөнәсәбәтләр ятакка барып җиткән бит инде. Кая бара бу дөнья»;

«Элек урыс, чит ил артистларына шакката идек, инде үзебезнең татарда шул хәл»;

«Педофилияне рекламалыйлар түгелме? Әйдәгез, үзебезгә яшүсмерләр сайлап алып, картлык көнебезгә сөяркәләр әзерләп куйыйк. Гыйбрәт! Хәшәрәтлек! Нинди көнгә төштек бит»;

«Бәлки, ул – зәңгәрсу малайдыр? Миндә, никтер, шундый уй туды. Бер-берсен яраткан парга охшамаган болар»;

«Оятсызлыгын матур сүзләр белән каплый белә инде апаң»;

«Улы таянычы була алмыймы? Нәкъ менә ир итәргә кирәк булдымы икән аны?»;

«Нишләп бу бозык хатынга тәрбиягә балалар биргәннәр?»;

«Кем икәнлеген аңлагач, кире тартып алганнар бит инде»;

«Кеше ышанмаслык хәл. Баланың тормышын җимергән»;

«Нишләп торсын инде ул әби янында, барыбер китәчәк, әзрәк хушка килгәч»;

«Акылыңа кил, кортка. Сабыйның язмышы белән уйнама. Сез чикне узгансыз»;

«Ата – улны, ана кызны белми, менә шундый вакытта яшибез. Аллаһы Тәгаләбез ничек түзә икән кешеләрнең начарлыгына»;

«Ул башка балаларны да шундый максат белән алган булгандыр. Тора-бара үзенеке итәр өчен»;

«Даниил үзе дә ояла булса кирәк, дусларым янында «әни» дип әйтәм, ди бит. Даниил да берәр максат белән өйләнгәндер әле, тиккә түгелдер»;

«Извращенка инде бу чын-чынлап»;

«Алла Пугачеваны да уздырган, җирбит»;

«Ахырзаман… Хатыннар балалары астына кереп ята»;

«Бу азгынлык кызганыч та, куркыныч та»;

«Ничек рөхсәт иткәннәр соң аларга? Ана белән балага! Бу бит – җинаять»;

«Танылган татар шагыйренең кызы бул да, шундый әхлаксыз адымга бар...»

Сайттагы язма янында калдырылган фикерләр:

«Ул хатын үзенә ир үстергән (любовник, прислуга, уф, сүзләр тапмыйм). Иң башта никах укытырга иде инде. Мин «улымка», «әни» дип эндәшүләрен аңламадым. Кеше янында – әни, ятакта әби микән?»;

«Татар халкы өчен әйтеп бетермәслек оят гамәл. Танылган татар шагыйренең кызы бул да, шундый әхлаксыз адымга бар... Ни оят юк, ни иман... Танылган татар шагыйренең кызы чегән биюләренә калган... Үз халкының милли моңын, биюләрен дә ни признает... Төрле яклап бәяләп карадым, акларлык бернәрсә дә тапмадым»;

«Бу – мәхәббәт дип атала»

Укучыларның икенче төркеме башкаларны кеше тикшермәскә чакыра, «яшьләр»гә бәхет тели. Айсылу ханымның балачагын искә алып, тормышы катлаулы булу, бәлки, шундый нәтиҗәләргә китергәндер, дип фаразлаучы да бар.

Җырчы Салават Миңнеханов: «Бәхетле булсыннар»;

«Кошмар. Егетләр шушындый хатыннардан ераграк торсыннар иде», – дигән комментарийга җавап: «Нигә, үзләренә ошагач, тора инде. Яшь кызларга өйләнеп тә аерылышучылар бик күп. Кемнең кем белән бәхетле буласын белеп булмый»;

«Мин ул кызның бәләкәй чагын хәтерлим. Әнисе белән әтисе аерылышканнар иде. Тормышы җиңел булмагандыр, күрәсең. Безгә мондый хәлне кабул итәргә авыр, әлбәттә»;

«80 яшьлек бабай 30 яшьлеккә өйләнә яки очрашып йөргәндә, беркем дә тәнкыйтьләми»;

«Бу – мәхәббәт дип атала».

Әлеге темага язган «Интертат»ны сүгүчеләр дә табылган:

«Нигә мондый әйберләрне безнең матбугат чаралары рекламалый икән? Пиар артыннан куу өчен, билгеле. Ләкин шуны онытмаска кирәк: кеше яхшы үрнәккә дә, начарына да күнегә. Ә бездә соңгы унъеллыкларда кешене гайре гадәти булмаган хәлләрне «дөрес» дип кабул итүгә өйрәтү бара»;

«Мин дә шулай уйлыйм. Бу баланын яшьлеген, тормышын жимергән. Моны язып чыкмасалар да булгандыр инде».

«Әле горурланып язалар бит! Бик мөһим яңалык».

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 октябрь 2023
    Исемсез
    Бэлки теге егет байлыкка кызыккандыр Ул бит инде барлыкта ускэн Ничек кенэ булсада дорес тугелдер дип уйлым Алла сакласын
  • 24 октябрь 2023
    Исемсез
    Ужас😱
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100